Шәһәр туристлары өчен бик уңайлы булачак ул.
Казанда “Недельный” проездное пәйда булган. Бу хакта “KazanFirst” “Метроэлектротранс” предприятиесенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Мондый юл йөрү билетының бәясе 350 сум тәшкил итә. Ул 10 тапкыр баруга исәпләнгән. Бер бару 35 сумга чыга. Билет акча салганнан соң бер атна эчендә гамәлдә булачак. Аннан теләсә кайсы җәмәгать транспортында – трамвай, троллейбус, метро һәм автобуста файдаланып булачак. Мондый тариф шәһәрдә яшәүчеләргә генә түгел, туристларга да бик уңайлы булачак.
Шулай ук җәмәгать транспортының барлык төре өчен бер айга 3100 сумнан барулар саны чикләнмәгән проездной да сатып алырга да мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез