Газетага язылу

Казанда ир-ат поезд вагоны түбәсендә тереләй янып үлгән

Бүген төнге сәгать берләр тирәсендә Казанда тимер юл станциясендә үлемгә китергән фаҗига булган.

Билгесез кеше вагон түбәсенә менгән һәм югары вольтлы контакт челтәре тәэсиренә эләккән.

Көчле разрядтан ир-ат урында ук һәлак булган. Социаль челтәрләрдә вагон түбәсендә һәлак булучының шәхси әйберләре генә калды дип язалар - өс һәм аяк киеме.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре