Казанда алдынгы компанияләр идарәчеләре һәм белгечләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хакында фикер алыштылар. 20–21 июльдә башкалада «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы уза. Анда Россиянең 64 төбәгеннән 500дән артык эре һәм урта компанияләр җитәкчеләре катнаша.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты республикада инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ә быел Татарстан әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча лидер төбәк дип танылды. Бездә илкүләм проектта 200дән артык предприятие катнаша.
«Татарстан – сакчыл технологияләр куллану буенча лидер төбәкләрнең берсе». Федераль компетенцияләр үзәге (ФЦК) генераль директоры Николай Соломон сүзләре бу.
– Илкүләм проектта катнашучыларның гомуми табышы 11 трлн сумнан артып китте. Бу – безнең икътисадның шактый өлеше. Сакчыл җитештерү елдан-ел икътисадның киңрәк өлешен колачлый. Бүген безнең сафта 5 меңнән артык компания бар. 2,3 мең компания Россиянең тулай эчке продуктына 400 млрд сумга якын өлеш кертте. Әлеге компанияләр үзләре 61 миллиард сумнан артык табыш алды. Хәзерге шартларда бу бик мөһим һәм үз вакытында дип саныйм, – диде Николай Соломон.
Ел саен форумда актуаль трендлар карала. Быелгысында булган ресурсларны кулланып, нәтиҗәлелекне арттыру, үзгәреп торган шартларны исәпкә алып, предприятие үсешенә юнәлтү турында фикерләштеләр. Машина төзелешенең киләчәге, икътисадның төрле тармаклары өчен цифрлы чишелешләр, кадрлар әзерләү кебек темаларга панель сессияләр узды.
Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Морат Керефов республикада илкүләм проектны тормышка ашырудан канәгать калуын әйтте.
– Төбәктә уңай динамика күзәтелә. Берничә предприятиедә булдык, заманча производстволары бар, аларда үсеш темплары, предприятие табышы, хезмәт өчен түләү фондлары күренә. Республиканың җитди бурычларны гамәлгә ашыра торган профессиональ командасы бар. Төбәк компетенцияләр үзәге инде биш ел рәттән илнең иң көчле үзәкләре рәтенә керә. Бу үсеш республика икътисады өчен генә түгел, ә тулаем ил икътисады өчен мөһим, – диде министр урынбасары.
2024 елга илкүләм проект җитештерүчәнлек үсеше темпларын елына 5 проценттан да ким түгел, ә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 20 проценттан артык тәшкил итәчәк, дип планлаштырыла.
Ләйсән Сафина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез