«Казань тысячелетняя» китабын эшләү 2025 елның гыйнвар аеннан ноябрьгә хәтле дәвам иткән. Төзүчеләр алдында аны Казанның 1020 еллыгына багышланган конференциягә өлгертү бурычы куелган.
«Казан шәһәре турында басма булдыру хыялым күптән бар иде. Энциклопедия төзү күп вакыт һәм көч таләп итә. Казан бүгенге көндә Россиянең өченче башкаласы, масштаблы фәнни, мәдәни чаралар үтә торган үзәк. Әлеге басманы киң аудитория өчен эшләдек, укучыга кызыклы булсын дип тырыштык. Мәсәлән, китапның эчтәлеге канатлы гыйбарәләр белән бирелгән, рәсемнәр бик күп. Казанга килгән һәркем шәһәр тарихын, мәдәни мирасын өйрәнсен иде», – ди ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.
Конференциядә катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган. Алар арасында Казан, Уфа, Чебоксар, Йошкар-Ола, Ульян, Мәскәү шәһәрләре бар. Чыгыш темалары Казан шәһәренең барлык яшәеш өлкәләрен колачлый: мәдәният, экология, матбугат, тарих һәм башкалар.
«Казанның меңьеллыгы бик мөһим дата, Казан – яңа дәүләтчелек үзәге ул. Казан дөньякүләм дәрәҗәдәге күпсанлы чаралар үткәрә, шәһәрдә моның өчен көчле инфраструктура булдырылган», – ди Мәскәү администрацияләү институтының тарих фәннәре докторы Виталий Орлов.
Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе, «КНПО ВТИ» АҖ генераль директоры Камил Исхаков үз чыгышында ислам дине кабул ителгән вакыт – Болгар чорының әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук ул сугыштан соңгы елларда шәһәрне төзекләндерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен күп хезмәт куелганын билгеләп үтте. Тарихны өйрәнүдә казу эшләренең мөһимлеген ассызыклады һәм Кирмән территориясендә казу эшләрен алып барырга рөхсәт иткәне өчен Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. Нәтиҗәдә 2000нән артык казылма, 10 өйрәнелмәгән кулъязма, 57 эзләнелмәгән карта табылды, һәм бу Казанның яшен билгеләүдә ярдәм итте, ди ул.
Конференциянең максаты – тәҗрибә уртаклашу, шәһәр тарихын өйрәнүдә заманча ысуллар куллану. Катнашучылар Казан шәһәре, анда яшәүчеләр, татар мәдәнияте турында үзләре өчен яңа мәгълүмат алалар, тарихны өйрәнү ысуллары белән танышалар, киләчәктә үсеш перспективаларын билгелиләр.

«Казанның 1020 еллыгы безнең бай тарихыбыз булуы турында сөйли. Казан кечкенә генә бер җирлектән мөһим мәдәни үзәк дәрәҗәсенә күтәрелде. Элек-электән ул ике мәдәниятне берләштергән шәһәр булган. Рус язучысы Александр Герцен да Казан турында «ул – ике дөнья очрашу урыны» дигән. Күп кенә күренекле шәхесләрнең исемнәре Казан шәһәре белән бәйле. Бүген дә Татарстанда төрле халыклар дус булып яшиләр. Казан илебездә мөһим урын алып торган шәһәр», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында.

Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та Казан шәһәренең күпьеллык тарихы булуын искәртте, аның фәнни үзенчәлекләрен билгеләп үтте. Ул да Казанның бүгенге көндә халыкара әһәмияткә ия алдынгы шәһәр булуын ассызыклады.
«Казанны игътибар үзәгенә алган өчен зур рәхмәт. Шундый саллы басма өчен аерым рәхмәт. Меңьеллык Казан татар дөньясының үзәгенә әверелде. Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарлар өчен ул зур терәк, бай мирасыбызны, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү һәм саклау эшендә Казан таяну ноктасы булып тора. Бу исә зур җаваплылык та. Бүгенге конференциядә яңгыраган фикерләр теориядә генә калмасын, аны чынбарлыкка әйләндерсәк иде», – ди Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез