Газетага язылу

Казанда Омбудсменнарның Азия ассоциациясе Генераль Ассамблеясының 17 нче утырышы һәм Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

11-12 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында Омбудсманнарның Азия ассоциациясе Генераль Ассамблеясының 17 нче утырышы һәм Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чараның үзенчәлекләре хакында журналистларга республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде.

Казанда йөздән артык кунакны көтәләр. Болар Омбудсменнарның Азия Ассоциациясе Директорлар советы әгъзалары, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Омбудсменнарның Азия Ассоциациясе әгъзалары һәм башкалар.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, әлеге чараны оештыру урыны итеп Казанны сайлаулары очраклы түгел. Хәзерге көндә Татарстан, чыннан да, башкалар өчен кызыклы һәм тәҗрибәгә бай төбәк. Халыклар дуслыгы, динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуы да әһәмияткә ия. Бу җәһәттән дә Татарстанның һәм Казанның күрсәтерлеге, башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе зур.
Халыкара фәнни-гамәли конференциядә исә актуаль мәсьәләләр каралачак. «Илдә, республикада тормыш ничек корылган – чит ил дусларыбызга әнә шул да кызык булыр дип уйлыйбыз. Чит илдә безнең хакта әллә нинди сүзләр йөри, боларның барысы да дөреслеккә туры килми. Безне ишетсеннәр иде», – диде Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская үзе дә бу чараны дулкынланып көтәм, ди. «Безгә килгән коллегалар нинди тыныч республикада яшәвебезне, милләт һәм диннәрара мөнәсәбәтләрнең ничек корылганын күрсен иде. Омбудсменнар беренче урынга кеше хокукларын куя. Бу безнең эшчәнлекнең нигезе. Бар кешеләр дә, сәяси амбицияләренә карамастан, хокуклар буенча тигез», – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре