Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Киләчәгебез – балалар кулында. Ни кызганыч, бүген әлеге буын аксый. Тирә-юнебездәге бозыклык, азгынлыкка иярүчеләр күп чөнки. Интернет һәм социаль челтәрләр дә баланы ялгыш юлга кертүдә булышлык итми калмый. Шулай булгач, бүген әдәпле, иманлы, инсафлы бала тәрбияләү мөмкин хәлме соң?
Киләсе елдан шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары арттырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарда йөргәндә әнә шундый карар кабул ителде. Республика җитәкчесе белән очрашуларда терлек санын саклап калу, азык әзерләү һәм сөт бәясе турында еш сөйләштеләр.
Быел Габдулла Тукай һәйкәле куелуга 15 ел тулды. Монумент Мәскәүдә 2011 елның апрелендә, Тукайның 125 еллыгы уңаеннан ачылган. Тантанада шулай ук һәйкәлнең авторы, Россиянең халык рәссамы Салават Щербаков та бар иде.
КАМАЗдан алып мәктәпкә кадәр. Татарстанга Мәскәү мэры Сергей Собянин килде. Чаллыга сәфәре барышында ул автозаводның төп конвейерын барып күрде, «Адымнар» гимназиясендә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Һәрберсендә уртак эш бар.
20-26 август көннәрендә Татарстан башкаласы яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашындагы музыкаль фестиваль белән гөрләп торачак. Быел ул бездә икенче тапкыр оештырыла.
2026 елның беренче кварталында илдә 197 миллионнан артык төргәк БАД җитештерелгән. «Честный знак» маркировка системасы мәгълүматлары бу. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, әлеге күрсәткеч 9,5 процентка күбрәк. Учлап ашыйбыз диярсең...
Сентябрьнең беренче ял көннәрендә балалар-оныклар төп йортка җыелабыз. Авыл халкының тынычлыгы беткән – бәрәңге алыр вакыт. Каралты-курадагы бөтен эш кичектерелеп, бөтен көчләр, бөтен вакыт шунда, тузанланып торган балчык арасына юнәлтелә.
Казанда “Волга” Экспертлар клубы “Татарстан – Дәүләт Думасына сайлау алдыннан: җәмәгатьчелекнең кәефе һәм фаразлары” дигән темага утырыш уздырды.
Аның тавышы челтерәп аккан чишмә кебек. Әйтерсең халкыбыз моңнарын җиткерер өчен яратылган. Татарстанның атказанган артисты, күп кенә дәрәҗәле премияләр лауреаты Айгөл Хәйрине без берничә сезон Камал театрындагы «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролендә күрдек.
Фикер өстәү
Фикерегез