Газетага язылу

Казанда Россиянең атказанган рәссамы вафат булды

Кичә 84 яшендә Россиянең атказанган рәссамы, Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Госманов вафат булган. Бу турыда «Татар-информ»га берлектән хәбәр иттеләр.

Рәшит Госманов 1937 елда Казанда туган. Ул бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә, «Зур Идел» зона күргәзмәләрендә катнашты.

Рәшит Госмановның эшләре Мари туган якны өйрәнү музеенда (Йошкар-Ола), Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасының дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М. Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда (Казан), Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей комплексында, Болгар тарих-архитектура тыюлыгында саклана. Әлмәт картиналар галереясында, шулай ук АКШ, Япониядә шәхси коллекцияләрдә, Австрия, Греция һәм башка илләрдә дә бар.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре