Газетага язылу

Казанда туып-үскән хатын-кыз 55 елдан соң беренче тапкыр туу турындагы таныклыгын алган

Пермьдә яшәүче бер хатын Пермь крае буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Игорь Сапкога мөрәҗәгать итеп, 55 ел буе туу турында таныклыксыз яшәве турында сөйләгән.

Әлеге тарих белән Сапко үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә уртаклашкан.

Хатын балигъ булганчы Казанда яшәгән, аның балачагы һәм үсмер еллары шунда узган. Әнисе туганнан соң ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итмәгәнгә, аңа документлар рәсмиләштерелмәгән.

Туу турында таныклыгы булмау сәбәпле, хатын балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, паспорт ала алмаган, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, медицина оешмаларына мөрәҗәгать итә алмаган һәм социаль ярдәм чараларыннан файдаланмаган. Сапко күрсәткәнчә, ул чынлыкта яшәгән, әмма юридик яктан ул «күренмәс» булып калган. Соңрак ул хәтта төзәтү учреждениесендә җәза да үткән.

Юридик статусын торгызу өчен, хатынга миграция мәсьәләләре буенча органнар һәм суд аша озын процедура узарга туры килгән. Бөтен процессны Пермь крае буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил командасы башкарган, документлар белән ярдәм итеп, аның мәнфәгатьләрен судка тәкъдим иткән.

Күптән түгел суд аның гаризасын канәгатьләндергән һәм аның тууының юридик фактын таныган. Залда хатын елап җибәргән – 55 елдан соң ул беренче тапкыр туу турында таныклыгын алачак, дип яза Татар-информ.

«Ата-аналар баланың туу турында таныклыгын һәм паспортын рәсмиләштерү формальлек кенә түгел, ә аның киләчәк тормышы һәм иминлеге өчен нигез булуын истә тотарга тиеш. Ваҡытында эшләп бетерелмәгән адым, еллар узгач, бала өчен җитди сынауларга әйләнергә мөмкин!» – дип өстәгән Сапко.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре