2026 елда Казанда узачак “Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” XVII халыкара икътисадый форумында татар теленнән синхрон тәрҗемә ясаучы ясалма фәһем системасы тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов хәбәр итте.
“Киләсе форумга синхрон тәрҗемә әзер булырмы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм, әмма без бу юнәлештә эшләячәкбез”, – диде Айрат Хәсьянов.
Ул билгеләп үткәнчә, гамәли семиотика институтындагы Казан галимнәре Tatsoft системасы нигезендә рус-татар телләрендә тавышлы онлайн-тәрҗемәче булдыру юнәлешендә актив эшли. Проект татар һәм рус телләрендәге сөйләмне аңлау, аны тәрҗемә итү һәм тавышландыруны үз эченә ала.
«Бүгенге көндә безнең телләр, аерым алганда татар теле кулланылган ясалма фәһем системаларын бездән яхшырак белүче юк», – дип белдерде ул.
“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез