«KazanForum»да ислам илләренең милли аш-суларын татып карарга мөмкин булачак

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икъдисадый форумы кысасында теләге булган һәркем ислам илләренең милли аш-суларын татып карый алачак. Бу хакта «Казан Экспо»да урнашкан матбугат үзәгендә сөйләделәр.

Билгеле булганча, 15–17 майда ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры уза. Анда дөньяның 13 иленнән 100 дән артык аш-су остасы катнаша. Әхмәтҗанов исемендәге бәйге җиденче тапкыр уздырылса да, быел ул халыкара дәрәҗәдә оештырыла. «Быелгы турнирның тагын бер үзенчәлеге – теләге булган һәркем әлеге чарада катнашучы илләрнең милли аш-суларын татып карый алачак», – диде Татарстан рестораннары ассоциациясе рәисе Михаил Шәрипов.

Форумда катнашучылар аш-су мәйданына көн саен керә алса, гади халык өчен мондый мөмкинлек 18 майда иртәнге 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр, 19 майда 10:00нан 13:00 сәгатькә кадәр булачак.

Турнирда Россия, Сенегал, Тунис, Мисыр, Иран, Марокко, Малайзия, Алжир, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. илләр катнаша.

«Малайзиядән 12 сәгать очтык. Турнир кысасында милли ризык әзерләү өчен үз пролукциябезне алып килү дә җиңел булмады», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Малайзиянең Гастрономия ассоциациясе президенты, Ислам илләренең бөтендөнья пешекчелек җәмгыятьләре платформасы генераль секретаре Россам бин Русли.

Ул турнирны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Татар халкының милли ризыкларын, аерым алганда, өчпочмак ашап каравын әйтте. «Өчпочмак безнең милли ризыгыбыз карипапка охшаган. Ул да камыр ризыгы. Эчлеге бәрәңге һәм тавык итеннән гыйбарәт. Без тәмләткечләрне күп кулланабыз. Аерма шунда гына», – диде Россам бин Русли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре