29 яшьлек кыз Казанга автобус белән барганда аны үрмәкүч тешләгән. Башта ул моны бал корты чаккан дип уйлаган, әмма соңрак сары сак үрмәкүче булуын аңлаган.
Башта тешләү җитди тоелмаса да, берничә сәгатьтән соң бармагы нык шешкән, ә авырту көчәя башлаган. Шуңа күрә кыз табибларга мөрәҗәгать иткән.
Хастаханәдә аңа тиешле дару кадаганнар һәм антигистамин препаратлары билгеләгәннәр. Табиблар Татарстанда кеше гомеренә аеруча куркыныч тудыручы үрмәкүчләр юклыгын әйткән.
Белгечләр аңлатуынча, сары сак үрмәкүченең агуы үлемгә китермәсә дә, аның тешләве көчле авырту һәм шеш китерергә мөмкин. Җәй уртасында, үрчү чорында, бигрәк тә ана үрмәкүчләр агрессиврак була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез