Атнаның икенче яртысында Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай вакыйгалар сериясе узачак. Шәһәр халкы иҗади мастер-классларга, өстәл уеннары фестиваленә һәм башка активлыкларга кушыла алачак. Бу хакта «Яшүсмер» МБУ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген, 17 апрельдә Гаврилов ур., 22 адресы буенча урнашкан «Лада» клубында 16:00 сәгатьтә скрапбукинг буенча мастер-класс узачак. Шулай ук бүген «Кояш Нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) 18:00 сәгатьтә балалар энәсез һәм ыргаксыз шарф ясый алачак
18 апрельдә, «Алтын кул» клубында Пасха такыясын ясау дәресе узачак. Чара Гарифьянов ур., 34 адресы буенча 14:00 сәгатьтә башлана. Дәрескә язылу өчен телефон: +7 (904)769-40-20.
Шул ук көнне «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь шәһәрлеләрне һәм аларның әти-әниләрен 15:00 сәгатьтә рәсем сәнгате буенча мастер-класска көтәләр. Кичен, 18:00 дә яшьләр «Крылатый» клубында эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясый алачак. Кунакларны Побежимов ур., 17 адресы буенча көтәләр.
19 апрельдә бөтен гаилә өчен өстәл уеннары фестивале оештырыла. Чара 11:00 сәгатьтә «Арабеска» клубында (Сафиуллин ур., 50) башлана. Катнашу өчен +7(927)030-10-19 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Шул ук көнне балалар «Свои» клубында һава еланнары ясый алачак. Катнашырга теләүчеләрне 12:00 сәгатьтә Степан Халтурин ур., 11/10 адресы буенча көтәчәкләр.
Хәйруллин ур., 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» клубына 15:00 сәгатьтә актерлык осталыгы дәресенә чакыралар, диелгән әлеге хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез