Өчесе бергә булачак. Казан дәүләт аграр университетына ветеринария медицинасы академиясе белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты кушылу яңалык түгел. Берләшү инде башланды, ул 1 апрельдә тәмамланыр дип көтелә. Үзгәрешләрнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Студентлар кайсы вуз дипломын алып чыгачак? Югары уку йорты хезмәткәрләренә кыскарту янамыймы? Казан дәүләт аграр университеты ректоры, техник фәннәр докторы Айрат Вәлиев белән шул хакта сөйләштек.
– Айрат Рәсимович, әйдәгез, саннардан башлыйк. Барысын бергә кушкач, ничә килеп чыга?
– Казан дәүләт аграр университетында хәзерге вакытта 5200 студент белем ала. 370 тән артык хезмәткәр бар, шуның 151 е – мөгаллимнәр. Без агроном, инженер, икътисадчы, урман эше, экология, җир төзелеше буенча һәм башка белгечләр, шулай ук аграр юнәлештәге урта һөнәри уку йортларына укытучылар әзерлибез.
Ветеринария академиясендә бүген 2300 студент укый. Анда 300 хезмәткәр исәпләнсә, шуның 109 ы – укытучылар. Академиядә ветеринария медицинасы, зоотехния, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, ветеринар-санитар экспертиза, кинология юнәлешләре буенча белем алырга мөмкин.
Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты исә инженер, агроном, икътисадчыларның белемен күтәрергә ярдәм итә. Штаттагы 50 хезмәткәрнең 10 ысы – мөгаллимнәр. Хәзер болар барысы бер уку йортында булачак.
– Аграр уку йортларын кушу турындагы фикер, дөресен әйткәндә, яңалык түгел. Бу хакта берничә ел сөйләделәр. Шулай да, эреләндерү карары нәрсәгә бәйле?
– Әйе, Ветеринария академиясе белән Аграр университетны кушу мәсьәләсе ел саен диярлек күтәрелеп килде һәм менә чынга ашты. Мондый берләштерү эре аграр уку йортын көндәшлеккә сәләтле итү, дөнья күләменә чыгаруны күздә тота. Инженер, агроном, мал табибы, зоотехникларны бердәм фәнни-белем бирү үзәгенә берләштерү авыл хуҗалыгы өлкәсендә югарырак дәрәҗәдә тикшеренүләр үткәрү, эшләнмәләр булдыру өчен шартлар тудырачак. Киләчәктә югары уку йорты Евразиянең алдынгы аграр белем бирү һәм фән үзәкләренең берсенә әверелергә тиеш. Илкүләм федераль программаларны тормышка ашыру мөмкинлеге дә бу. Әйтик, билгеле күрсәткечләргә туры килмәү сәбәпле, моңа кадәр без «Приоритет – 2030», «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» һәм башка программаларда катнаша алмадык. Ни өчен дигәндә, вузның зурлыгы, әзерлек юнәлешләре, фәнни потенциалы да зур әһәмияткә ия. Ә инде вузларның кушылуы мондый мөмкинлек бирә. 2025 елда Татарстан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керде. Шуның кысасында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырылачак. Төп бурычы – матди базаны яңарту, фәнни хезмәткәрләр өчен торак төзү, кызыксындыру чаралары, агрокласслар булдыру. Шулай ук фәнни проектлар да мөһим. Без предприятиеләр үсеше өчен яңа технологияләр тәкъдим итәргә тиеш.
– Һәр вузның үз тарихы бар. Аны ничек саклыйсы?
– Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе – 150, аграр университет 100 елдан артык тарихка ия. Шуңа күрә аларның исемнәрен саклау безгә бик мөһим. Ветеринария академиясе яңа вузга үз исеме белән керәчәк, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты өстәмә белем бирү институтына үзгәрәчәк. Бер вузда төрле институтлар булдырылачак.
– Студентлар, мөгаллимнәр мәсьәләсенә дә ачыклык кертегезче... Кыскартулар янамыймы? Быелгы студентлар нинди диплом алып чыгачак? Укуга түләү бәяләре үзгәрмиме?
– Үзгәртү студентларның белем алу хокукларын бозмаячак. Белем, тәрбия бирүгә, студентлар үсешенә тискәре йогынты ясамаячак. Безнең алда мөгаллимнәрне, хезмәт хакын кыскарту бурычы да тормый. Әзерлек юнәлешләре саклана. Моңа кадәр хезмәт куйган мөгаллимнәр үз эшен дәвам иттерәчәк. Быел вузны тәмамлаучы студентлар Казан дәүләт аграр университеты дипломы алып чыгачак. Уку бәяләре шул килеш кала, киләсе елларда исә инфляциягә карап үзгәрергә мөмкин.
– Вузны кем җитәкләячәк?
– Анысы әлегә билгеле түгел. Ректорны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләячәк. 1 апрельгә кадәр оештыручылар анысын да әйтерләр.
– Ничек кенә булмасын, бурычлар үзгәрми. Әйтик, авылны кадрлар белән тәэмин итү. Әмма, кызганыч, бүген яшьләр авылга кайтырга атлыгып тормый. Аларны ничек салага җәлеп итәргә?
– Күп очракта бу хезмәт хакына бәйле. Соңгы вакытта республика җитәкчелеге, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да әлеге мәсьәләгә аеруча игътибар бирә. Министрлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яшь белгечләрне кайтару өчен, төрле программаларны тормышка ашыра. Болар – бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум «подъемный» акчасы, яшь белгечкә яшәү урыны, торак программаларында катнашу мөмкинлеге... Моннан тыш, иң яхшы тракторчы, комбайнчы, белгеч исеменә төрле бәйгеләр үткәрелә. Бүләкләре дә саллы. Мондый мөмкинлекләр бар төбәкләрдә дә юк.
Марат Җәббаров, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
– Мәгариф оешмалары структурасын камилләштерү, аграр белем бирүнең сыйфатын яхшырту, Татарстанның фәнни куәтен ныгытуны күздә тотып, заманча агротехнология университетын булдыру планлаштырыла. Анда 7 меңнән артык студент укып, ел саен 1,2 меңгә якын белгеч тәмамлаячак. Күреләчәк чаралар университетка федераль, төбәк ярдәм программаларында катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Алар көндәшлеккә сәләтен арттыруга, рейтингларны яхшыртуга, талантлы абитуриентларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Ахыр чиктә, бу илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә университетның позициясен ныгытырга булышачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез