Җиңүчеләр исемлегенә «21 мәктәп» тәкъдим иткән «Нейро-кар фест», Парклар һәм скверлар дирекциясеннән «Серовта – бергә», шулай ук Тимур Циунчук тарафыннан тәкъдим ителгән «Идел сукмагында кыш» проектлары кертелгән.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе «Кыш көннәрендәгечә, шәп!» проектын, Мәскәү базары «Районда кыш» программасын әзерләгән. Совет районы бу елгы кышта «Кыш. Ишегалды. Уен» проектын гамәлгә ашырачак. Моннан тыш, Руслан Риманасның «Әби сандыгы» моноспектакль-клоунадасы һәм Томирис Мантаеваның «БИЮ яшүсмерләр-гаилә кичәләренең кышкы сезоны» проекты җиңүчеләр исемлегендә.
Шул ук вакытта Казан халкы җиңүчеләрнең йомгаклау исемлегенә йогынты ясый ала – тагын ике проект өчен тавыш бирү дәвам итә. Казанның 12нче номерлы «Кышкы әкият. Яңа ел урманында Карсылу сәяхәте» проекты номинантлар арасында.
Тавышны «Курше» фестиваленең телеграм-каналында биреп була. Халык тарафыннан тавыш бирүне башлап җибәрү турындагы постка язылган аңлатмаларда әлеге тәкъдим хэштегы белән видеохәбәр калдырырга кирәк. Үз тавышыңны 11 декабрь көнне 23:59 сәгатькә кадәр бирергә була, диелә хәбәрдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез