Газетага язылу

Кечкенә зур дөнья

Бик зур әйберләрнең учка сыярлык бәләкәй макетларын ясаучы оста ул – Чаллыда яшәүче Фоат Закиров. Бу эш белән күптән шөгыльләнә икән инде.

Кечкенә зур дөнья

Мин үзем күптән түгел генә, Тукай-Кырлайдагы Сәгъди абый йорты макетын күргәч гашыйк булдым аның сәнгатенә. Сөйләшә торгач, шундый фикергә килдем: Фоат абый үз байлыгына бәя биреп бетерми, ә башкалар, матурлык буларак сокланудан тыш, игътибар итүне кирәк дип санамыйлар.

Ничек башланды?

– Бу эш белән армиядә очраклы гына шөгыльләнә башладым. Мин хезмәт иткән частьта инструментлар тутырылган вагон бар иде. Шунда бер солдат төрле әйберләрне төзәтү-ремонтлау белән шөгыльләнгән. Хезмәт срогын тутырып килә иде инде. Аның эшен вагоны-ние белән бергә минем карамакка калдырдылар. Командир башта, часть урнашкан территориянең макетын ясап кара әле, дигән үтенеч белән чыкты. Солдатларга инструктаж уздыру өчен кирәк икән. Эшләгән эшем түгел, шулай да размерларын алып, ясап бирдем. Яхшы килеп чыкканына үзем дә шаккаттым. Башкалар да сокланды. Шуннан заказлар бирә башладылар. Плакатлар язарга да өйрәндем. Рәсемнәр дә ясый башладым. Мәктәптә география укытучысы төрле илләрнең контурларын сыздыра иде. Шуның бик файдасы тиде. Командир политинформация дәресләрендә сөйли, ә мин аның янына чыгып, үзем ясаган картадан күрсәтеп барам.

Саба районындагы Сабабаш авылында туып үстем. Армиягә кадәр Саба урман хуҗалыгында ботак чабучы булып эшләгән идем. Кайткач та шунда барырга булдым. Авыл клубына чыккалыйм. Бер дә тик тормыйм. Плакатлар язам. Шул ук вакытта, кызып китеп, пыялага картиналар төшерә башладым. Аннан ташларга туры килде. Урманда эш авыр: ардыра да, вакыт та тими. Бераздан Кукмара урман хуҗалыгына техник итеп күчерделәр, шунда өйләндем, кызыбыз туды. Әмма йортка тиенә алмадык, ә урман эчендә тору бик туйдырды, гаиләгә дә читен иде. Шуннан Чаллыга китәргә булдык. Кызыбызны бакчага урнаштырдык. Каян белеп алганнардыр, тәрбиячеләр әйберләр ясап бирүемне сорый башладылар. Узган гасырның туксанынчы елларында татар мохите бик зур үсеш алды бит. Мин дә татар кухнясы ясап куйдым. Чәнечке-кашык, шкафлар – барысы да агачтан. Самавыр, сепаратор, хәтта табагач белән бәлеш тә бар иде. Ниндидер бәйге булып, Чаллы буенча икенче урын да яулаганнар иде әле. Әкият геройларыннан төлке белән карганы да ясап биргән идем. Аннан, үземдә истәлек булып калсын дип, кире сорадым. Бирмәделәр. Андый югалтулар күп булды инде.

Хәзинәдә ниләр бар?

Инструмент заводына эшкә кергәч, мастер итеп куйдылар. Вак-төяк ясарга шунда бигрәк тә һәвәсләнеп киттем. Хәзер инде минем 1000 нән артык макетым бар. Чаналар ясадым. Хатын бер бәләкәй генә пәке бүләк иткән иде. Шуның белән каезлап, төрле формадагы чәркәләр ясый башладым. Бер 40 лап булган иде. Анда-монда биреп торып, югалып беттеләр. Бервакыт шулай тәгәрмәч ясап карарга булдым. Килеп чыкты бит. Ә инде тәгәрмәч булгач, самокаты да, мотоциклы да, арбасы да, машинасы да була дигән сүз. Аннан учка гына сыя торган сандыкларга күчтем. Аларны төрле зурлыкта ясап, матрешка кебек, бер-берсенең эченә куя торган идем.

Бервакыт тимер чүкеп ясарга да өйрәнеп киттем. Балта, чүкеч, тырма, чалгы кебек эш кораллары – берсе дә калмады. Күбесен бүләк иттем. Хатынымның туган көненә кучеры белән бергә карета ясап биргән идем. Аны күреп, башкалар да заказ бирә башладылар. Шунда мин, нәрсәгә тотынсам да, кулымнан эш килгәнен аңладым. Хәтта бер нәрсәне бозганым да, ике тапкыр ясаганым да булмады. Шулай бервакыт бик катлаулы макетны эшләп бетергәч, матур гына килеп чыккач, сөенечтән утырып еладым хәтта.

Бер заман шулай мәчет макетын ясап карау теләге уянды. Башлап үз авылыбызныкын ясадым. Үзләренә үк бүләк тә иттем. Чаллыдагы «Нур-ихлас» мәчетенә килдем дә аларга да ясап бирдем. Хәзер инде минем 25 макетым бар. Оренбург, Самара мәчетләре, Аксубай районындагы Яңа Ибрай авылыныкы, Яшел Үзәннән Кече Шырданныкы. Анда Каюм Насыйри музее бар. Шунда алып кайтып бирдем. Хәзер Олы Шырданныкын ясыйм. Габделфәт Сафин Чаллыга концерт куярга килгәч, «уфалла» арбасының макетын сәхнәгә менеп бүләк иттем. Эзләп табып, яңадан заказ бирде.

Мамадышта Питрау бәйрәменә чакырганнар иде. Шунда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә дигәч, әтисенең мотоциклы макетын ясап бардым. Номерларына кадәр бар иде. Рөстәм Нургалиевич шаккатып карап торды. Тукай-Кырлай мәчетенең макетын Тукай музеена бүләк иттем. Бөек шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан минем дә өлеш керсен, дидем. Күп инде алар. Санап кына бетерә торган түгел.

Кая урнашалар?

Бервакыт, ниндидер газетада эшләүче хәбәрче идеме икән ул, шалтыратты да: «Үз кулларыгыз белән ясаган әйберләрегез бар икән, күргәзмәгә куярга биреп торыгыз әле», – диде. Килеп алды, әмма кайтарып бирмәде. Шулай бик күп әйберләрем юкка чыкты. Ә болай үз күзләрем белән күргән күргәзмә беренче тапкыр заводта эшләгәндә булды. Мине дә чакырдылар. Шунда Чаллы телевидениесе күреп калды да, айга икешәр тапкыр килеп, эшләгән әйберләремне халык хозурына чыгарып бардылар. Бик күңелем булды.

Югалмасын, саклансын дип, әйберләремне музейларга бирергә тырышам. Күбесен Саба урман хуҗалыгы музеена бүләк иттем. Үзем дә шунда эшләгәч, бу гамәлем дөреслеккә туры килә, дип уйладым. Пилорамага кадәр ясап бирдем. Тик шуңа эч поша: бу музейда минем эшләремне күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Шкафның иң соңгы киштәсенә куеп, башка әйберләр белән каплаганнар. Музей директорыннан: «Ник халыкка күрсәтмисез?» – дип сораган идем: «Балалар ватып бетерә», – диде. Халык күрмәгәч, нинди экспонат булсын инде ул?! Эшләгән эшнең кадере булмагач, эч поша шул. Сер түгел: мондый хезмәтне халык хозурына чыгарасы килә. Чаллыда ел саен картиналар галереясында күргәзмә уздыралар. Элегрәк мине дә чакыралар иде. 2021 елда хәтта «Ел рәссамы» дигән  диплом да бирделәр. Хәзер игътибар итүче кеше юк. Баксаң, рәссамнар бик өнәп бетермиләр икән. Чөнки халык килеп, күбрәк минем әйберләрне карый. «Ул рәссам түгел бит», – дип әйткәннәр, ди. Югыйсә, мин бу әйберләрне кешеләр күрсен, сөенсеннәр, дип ясыйм бит инде. Шуннан үзем дә җан тынычлыгы табам. Остаханәм дә юк минем. Дөрес, бәләкәй әйберләр ясау өчен күп урын кирәкми, әмма чүбе күп чыга. Җәй көне шуңа да дачага китәм.

Хәзинәмне югалтасым килми. Ике кызым, оныкларым үз эшләре белән мәшгуль. Кулларыннан эш килә, шөкер. Әмма, ярдәм итсәләр дә, минем шөгыль белән чынлап торып кызыксынучылар юк. Хезмәтемнең кадере юк, шуңадыр дип уйлыйм. Күреп торалар бит. Бервакыт инвалид балаларны өйрәтергә дип чакырганнар иде. Барып чыкмады, чөнки гел пычак белән эш итәргә кирәк. Ә аларның кайберләре инструмент та тота белми. Теләсә кем булдыра да алмыйдыр аны. Теләүчеләр булса, өйрәтергә бик риза мин.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре