Керемне арттыру ысулларын аңлатканнар

Керемне өстәмә керем чыганаклары яки инвестиция хисабына арттырырга мөмкин. Икътисадчы Александр Разуваев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиядә яшәүчеләр чынбарлыктагыдан 1,5 тапкыр күбрәк хезмәт хакына ия булырга тели. Сораштыруда катнашучылар 146 мең сум күләмендәге айлык хезмәт хакы турында хыялланса, Росстат мәгълүматлары буенча, быел апрельдә уртача хезмәт хакы нибары 97,3 мең сум тәшкил иткән

“Акчасы мулрак булсын өчен күбрәк эшләргә, әлбәттә... Шулай ук инвестиция җәлеп итәргә мөмкин, мәсәлән, биржада” дип сөйләп үткән белгеч.

Шул ук вакытта ул ташлама һәм кэшбеклардан файдаланырга, эшләп тапкан акчаны дөрес тотарга киңәш иткән.

“Акчаны һәрвакыт санап торырга, тупланма счетта тотарга кирәк. Ашыгыч төстә нәрсәдер сатып аласы итсәгез, акчаны тупланма счеттан картадагы төп счетка тиз генә күчереп куярга мөмкин. Барысы да ниндидер керем китерергә тиеш”, –дип билгеләп үткән Разуваев.

Моннан тыш ул карьера баскычыннан югарырак күтәрелү нәтиҗәсендә дә керемеңне арттырырга мөмкин булуын искәрткән.

“Әлбәттә инде, карьера баскычыннан никадәр югарырак күтәрелсәгез, шуның кадәр күбрәк алып эшләячәксез” – дип билгеләп үткән икътисадчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре