Үз-үзебезне, әйләнә-тирәбезне аңларга, үткәннәрне күңелебездә сакларга, киләчәк турында өметләнергә ярдәм итә. Артка борылып карасак, сәнгатебезне, моңыбызны, телебезне, милләтебезне саклауда тирән эз калдырган, зур ачышлар ясаган шәхесләребез гаҗәеп күп. Аларның исемнәрен, башкарган эшләрен буыннан-буынга ничек җиткерергә? Хәтер сандыгын барлап торып кына. Вакыт-вакыт ачмасаң, тузанын какмасаң, бик күп нәрсәнең онытыласын көт тә тор, кире кайтарам димә.
Ниндидер билгеле бер шәхеснең арабыздан китеп баруы аның якыннары өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә авыр югалту. Без аны хөрмәтләп соңгы юлга озатабыз, башкарган эшләрен, иҗат иткән әсәрләрен, моңлы тавышын, җырларын мәңге хәтердән чыгармабыз дип вәгъдәләр бирәбез. Ләкин тормыш шулкадәр мәшәкатьле, мәгълүмат шул дәрәҗәдә күп, бик теләсәң дә, йомры башта барысын да истә тоту мөмкин түгел. Онытырга да ярамый. Искә алу кичәләре шул нисбәттән барлыкка килгән дә инде. Алар заманында олпат язучыларыбыз хөрмәтенә бик еш оештырылды. Һәм бу матур бер традиция иде. Шәхесләр яшәгән йортларга элмә такталар кую, музейларын булдыру, һәйкәл, бюстлар ачу, урам исемнәре бирү дә – хәтер сандыгындагы тузанны каккалап торуның бер юлы. Бөек Тукаебыз, каһарман шагыйребез Муса Җәлил, татар музыкасына нигез салган композиторларыбыз Заһидулла Яруллин, Салих Сәйдәшев, күренекле рәссамнарыбыз Бакый Урманче, Харис Якупов, без бик яратып йөргән татар театрыбызны үстергән Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, моңлы сандугачларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова бүген телдән төшми икән, яшьләргә дә әлеге исемнәр таныш икән, бу – әнә шул хәтерне яңартып тору нәтиҗәсе.
Ә аларга кадәр яшәгән, алар янәшәсендә булган тагын күпме исемнәр бар... Әйдәгез, бик еракка китмичә генә кайберләрен, мәсәлән, халыктан чыккан һәм халыкчан җырчыларны – Габдулла Рәхимкуловны, Зифа Басыйрованы, Сара Садыйкованы, Зиннур Нурмөхәммәтовны, Флера Сөләйманованы искә алыйк. Исемнәрен әйткәч үк искә төшә, радиодан җырларын да яңгыратсалар, йөрәккә май булып ята. Нинди моңлы җырчыларыбыз бар иде бит, дип куябыз. Хәтерне тагын да яңартып Азат Аббасов, Рәүф Аббасов. Рафаэль Сәхәбиев, Руслан Дәминовны, Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алыйк. Вакыт узу белән аларны үз күзләре белән күргән, иҗатларын яраткан тамашачы олыгая. Кызганыч, яшьләр инде аларны белми, радио, телевидениедән бик сирәк кенә җырлары яңгыраса да, кем икәнен абайламыйлар.
Буыннар алмашыну белән күпме шәхесләрнең исемнәре телдән төшеп калган. Бу – гадәти хәл, барысын да барыбер истә тотып булмый, дип бәхәсләшергә дә мөмкин. Гаҗәеп тавышлы җырчы Рәшит Ваһапов та инде онытыла язган иде. Исеме кире кайтты, җырлары да яңгырый. Драматик тенор тавышка ия Хәйдәр Бигичев та, исемен һәм җырларын яңартып тормасаң, хәтер сандыгының төбенә төшәргә мөмкин. Аның җырлары консерватория студентлары өчен генә түгел, бүген шоу-бизнеска килүче җырчыларга да үзе бер өлге югыйсә.
Күптән түгел Тинчурин театрында Мансур Гыйләҗев әсәре буенча «Казан егетләре» спектакленең премьерасы узды. Режиссер Айдар Җаббаров җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовның инде ничәмә-ничә ел ишетелмәгән «Дөньяда ул булгач» җырын кертеп җибәргән һәм Марсель Нуриев яшьләр белән шул җырга бик дәртле бию куйган. Премьерадан соң ук әлеге җырны кайбер радиолар архивларыннан эзләп алып җырлата да башлады. Халык хәтерендә җырчы да, җыр да яңарды.
Соңгы елларда шигърияткә булган кызыксыну кабат артты. Концертларда, радио дулкыннарында Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев шигырьләре яңгырый башлады. Шулар арасында Сибгат Хәким, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Харрас Әюп, Саҗидә Сөләйманова, Мөдәррис Әгъләмов, Нияз Акмал һәм башкаларның иҗатына да мөрәҗәгать итсәләр, халык хәтерендә аларның исемнәре дә яңарыр иде.
Соңгы елларда гына арабыздан киткән Хәния Фәрхи, Вәсилә Фәттахова, Эльмира Сөләйманова, Резедә Шәрәфиеваны искә алыйк. Бүген аларның иҗатташ дуслары халык мәхәббәтен яулаган җырчыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен тырыша, искә алу кичәләре оештыра. Болай да онытылмаслар кебек. Ләкин ачы тәҗрибә һәм котылгысыз чынбарлык күрсәткәнчә, вакыт узган саен, халык хәтере югала. Аны ничек сакларга? Әлеге катлаулы эшкә алынучыларның кайберләре белән аралаштык.

Кадим Нуруллин, Татар дәүләт филармониясе директоры:
– Бүген, бик теләсәң дә, күңел кушканны гына эшләп йөреп булмый. Авторлык хокуклары да, башка кануннар да бар. Туганнарының ризалыгыннан башка артистның иҗатын халыкка чыгару мөмкин түгел. Эшне закон кысасында һәм килешү төзеп башкарып чыгып була.
Мисал өчен, СССРның халык артисты, гаҗәеп романслары, музыкасы белән билгеле Рөстәм Яхин әсәрләрен, ике ел тырышып карасак та, сәхнәгә чыгара алмадык. Авторлык хокукларына бәйле рәвештә, без Хәния Фәрхи җырларын да җиде ел тамашачыга җиткерүдән мәхрүм булдык. 2024 елда мин катгый рәвештә: «Я без моны башкарып чыгабыз, я җырчы онытыла. Тагын ун елдан яшь буын аны белмәячәк», – дигәннән соң гына эш башланды. Һәм мин хаклы да булдым, ахры, залдагы тамашачы арасында яшьләр юк иде. Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә дә инде 9 ел була.
Хәтерне яңартып торырга кирәк. Минем бу сүзләремнән соң: «Син бит филармония директоры, нишләп шундый концертлар куймыйсың да халыкны нишләп ияләштермәдең?» – дип әйтүчеләр булыр. Ияләштерү өчен традиция кирәк. Аларны оныттырмау өчен бердәнбер юл – әледән-әле кабатлап тору. Хәзер яңа сүз барлыкка килде – «трибьют», ягъни искә төшереп җырлау. Быел без Илһам Шакировның туган көнендә Yummy Music Band музыкаль төркеме белән шундый концерт оештырдык. Менә анда зал тутырып шәһәр яшьләре килде. Аларның уртача яше 17–35 яшь иде. Онытылмасын өчен җырларны яшьләр күңеленә күчерергә кирәк, алар аны җырларга тиеш. Җырланмаса, ул язма рәвешендә генә кала. Алинә Кәримованың Хәния апа җырларын аның кебек җиткерә белүе зур табыш булды. Тик монда бер куркыныч нәрсә бар. Артист тиешле дәрәҗәдә җырламаса, Хәния апага яисә Хәмдүнә апага охшатам дип тырышып та, ул югарылыкка ирешмәсә, бу инде пародия булып, олуг җырчыны мыскыл итүгә кайтып калачак. Теләсә кем теләсә нинди җырны башкара алмый. Халык ясалмалылыкны бик тиз сизеп ала бит ул. Алинә Кәримова Хәния Фәрхи җырлары белән унлап концерт куйды. Заллар һәрвакыт тулы булды. Хәния апаның кызы Алия дә аңа: «Әнинең күп җырларын җырладылар, сезнең кебек җиренә җиткереп җырлый алучы булмады», – дип язды.
Шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүнең тагын бер юлы – урамнарга исемнәрен бирү. Хәзер Казанда гына да филармониядә эшләгән 20 дән артык иҗат кешесенең исемнәре шул рәвешле мәңгеләштерелде. Мәктәпләргә исем бирү, һәйкәлләр, сквер, бакчаларны шәхесләр исемнәре белән атау да үз нәтиҗәсен бирә. Шунда килгән кеше барыбер аны искә ала. Телевизион проектлар, тапшырулар да кирәк. Ләкин документаль фильмнар шәхес исән чагында төшерелсә, отышлырак. Аларны киләчәк буын да күрә ала һәм кадерле кадр булып тарихта да калачак.

Илһам Шәриф, җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның продюсеры:
– Хәмдүнә апа Тимергалиева – 70 яшендә дә сәхнәгә чыгып, үз тавышы белән 24 җыр башкарган артист. Ул тарихка шулай кереп калды. Ләкин бүген аның каберенә барып чәчәк салучы да юк. Үзем ел саен барам, догалар да укытам. Ул бит легендар шәхес. Аны да онытмасыннар, зурласыннар иде. Мондый чараларны үткәрү дәүләт оешмалары тарафыннан да булдырылырга тиеш.
Мин Хәмдүнә апаның исемен мәңгеләштерү өчен кулдан килгәнчә эшлим. Ике елга бер тапкыр туган ягы Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге «Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында» дип исемләнгән конкурс оештырабыз. Ул Россия күләмендә уза. Бу фестивальне оештыруда район булыша. Мин барысына да рәхмәтле. Шулай ук артистлар да ярдәмләшеп тора. Пандемиядән соң концертлар оештырдым, ул вакытта да җырчылар Хәмдүнә апаны хөрмәтләп килеп, чыгыш ясадылар, булыштылар. Борай районында аның исеме урамга биреләчәк, бюсты да куелачак. Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге аллеяда сәхнә дә булачак.
Хәмдүнә апа кебек легендар җырчыларның җырлары да онытылырга тиеш түгел дип саныйм. Хәмдүнә апа белән бергә эшләгән 24 җырны авторлары белән киңәшләшеп җырчыларга бирәбез. Күп җырларын Вадим Захаров сорап алды. «Хәмдүнә апа репертуарыннан дип әйтеп җырласагыз гына бирәм», – дигән шарт куям. Экранда фотосын да күрсәтеп алсалар, тамашачы аны күңелендә яңарта. Җырлаучының үзе өчен дә плюс. Әлегә шулай эшлиләр. Җырларны яшьләр башкаруында радиолардан да яңгыратырга кирәк. Тик «Тәртип», «Китап» радиоларында легендар җырчыларның үзләре башкарган вариант бирелергә тиеш дип саныйм. Ә инде заманча радиоларда яшьләр җырласын. Анда да кем репертуарыннан булуы әйтелсен иде.

Илгиз Габдерәкыйпов, Вәсилә Фәттахованың ире, концертларын оештыручы:
– Биш елга бер булса да халык яраткан җырчыларның искә алу кичәләрен ясап торырга кирәк. Шундый берничә җырчыны берләштереп уздырырга да була дигән уй килде әле. Анда артистлар шул ук Хәмдүнә Тимергалиеваның, Хәния Фәрхинең, Вәсилә Фәттахованың җырларын башкарсалар, ул бик матур чара булыр иде. Мин аларның җырларын башка артистларга бирүгә дә каршы түгел. Алар ничек кенә җырласа да, Хәния апаның «Әлдермешкә кайтам әле», Вәсиләнең «Туган як» җырларын шул югарылыкта башкара алмаячак. Халык күңелендә барыбер беренче җырлаган җырчы онытылмаячак. Ә җыр яшәргә тиеш. Ун ел дәвамында Вәсилә Фәттахованың искә алу концертларын уздырдым. Тулы залларда үтте. Башка оештырмыйм, чөнки инде яңа материал да, фотолар да юк. Барысын да күрсәтеп бетердек. Халык Вәсилә Фәттахованы онытмый. «Туган як» җыры кайда гына яңгырамый?! Туган җире – Белорецк шәһәрендә яңа микрорайондагы урамга аның исеме биреләчәк.

Раил Рамазанов, җырчы, режиссер, Резедә Шәрәфиеваның якын дусты:
– Һәр җырчының үз фанаты, якыннары, концерт оештыручысы була. Ләкин шәхесне оныттырмас өчен, аның исемен мәңгеләштерү белән бер кеше шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Резедә апа Шәрәфиева бик үзенчәлекле шәхес иде. Гайбәт сөйләмәде, башкаларныкын да тыңламады. Сәхнәдә үз-үзен тотышы да аерылып торды, шуңа күрә аны искә алу концертларын да «Кабатланмас» дип атадык. Без аның белән бик дуслар идек. Соңгы концертларының сценарий авторы, режиссеры да булдым. Юбилей концертларына да бергә әзерләндек. Аны югалтуны бик күп тамашачылар кебек мин дә авыр кичердем. Искә алу концертын оештыруга да теләп алындым. Артистлар да булышты. Тамашачы да җылы кабул итте. Мондый искә алу концертларының хәтерне яңартуда өлеше зур. Резедә апага багышланган концертны мин хәйрия чарасы дип тә атыйм. Чөнки аннан килгән табышны без студент кызына бирергә карар кылдык. Киләчәктә дә, ике елга бер булса да, ул эшләгән «Чулпан» мәдәни үзәгендә андый концертларны оештырырга кирәк дип саныйм. Һәм бу эшне дәвам итәргә телим. Чөнки Резедә Шәрәфиеваның җырлары бихисап һәм алар барысы да мәгънәле. Әле халыкка чыгып өлгермәгәннәре дә калды. Ул һәр җырны җиренә җиткереп, тоеп, һәр авазын туры китереп, күңеле аша үткәреп башкара иде. Резедә апаның исемен мәңгеләштерү өчен планнар да, хыяллар да бар. Әлегә алар хакында сөйләү иртәрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез