«Кеше төсле үлә дә белмәде»: Гөлнур Фәрхетдинова бабасы тарихын барлый

Гөлнур ханым Фәрхетдинова-Идрисова инде менә ничә еллар Азнакай районының Әсәй авылында туып үскән, Калуга өлкәсенең Железница авылы янында батырларча һәлак булган бабасы Сәлах Фәрхетдиновка күңеленнән генә хат яза.

Быел бу хисләр бигрәк тә көчәеп киткән. Республикадагы бер зур оешма вәкиле Николай Трифонов аңа атап хат җибәргән. Анда: «Калуга өлкәсенә барырга планлаштырам. Оешма исеменнән батырларча һәлак булган якташларыбыз каберләренә канәфер чәчәкләре, рамга беркетелгән балалар рәсемнәрен куябыз. Әгәр сезнең тагын нинди дә булса теләкләрегез булса, хәбәр итегез», – диелгән. Шушы игелекле эшләр Гөлнур ханымны искиткеч сокландыра, тагын да уйланырга, изге күңелле кешеләргә рәхмәтләрен әйтә-әйтә, бабасына язган хатларын кабат-кабат укырга мәҗбүр итә.

Эзтабарлар тапты

«Соңгы елларда синең язмышың белән кызыксынуым арта төште, бабай. Нилектән бу? Күңел һаман тынычлана алмый, нигәдер борчыла, һаман эзләнә... Ичмасам, бер генә хатың да, фотосурәтең дә сакланып калмаган. Бәлки син исәндер кебек тоела, бабай. Хәбәрсез югалган бар кеше дә үлеп бетмәгән бит. Бәлки әсирлеккә эләккәннән соң чит илдә яшәп калгансыңдыр. Яңа гаиләң булу да мөмкин бит. Бәлки алар безне эзли торганнардыр? Башка нинди генә уйлар килми...

Әмма хәбәр бөтенләй көтелмәгән яктан килеп төште. 2015 елда эзтабарлар элемтәгә чыктылар. Синең эзеңне тапканнар, бабай. Медальоныңдагы язу бик таушалган булса да, исем-фамилияңне, авыл исемен, әбинең исемен танырлык булган. Шундагы мәгълүматлар аша безне эзләп таптылар. Эзтабар Сергей Асташов синең батырларча һәлак булуың турында хәбәр итте. «Махсус үлчәп карадык, дошман окопларына сигез метр гына барып җитмәгән иде. Бер обойманы атып бетергән, ә икенчесеннән биш патрон атылган, шуннан соң егылган...» – диде. Эзтабарлар синең күкрәктән ике ярчык тапканнар, әнә шулар үлемеңә сәбәпче дә, ахры. Бу хәл 1942 елның 25 июлендә була.

Синең янга бардык

Безгә синең җәсәдеңне алып кайтып, үзебезнең Әсәй авылында җирләргә тәкъдим ясадылар. Инде барып алырга җыенып та беткән идек. Тик төрле киңәш-әмерләр бу ниятебездән баш тартырга мәҗбүр итте. Һәлак булуыңа 75 ел тулганда, 2017 елның 3 маенда Калуга өлкәсенең Заречье бистәсендәге 513 нче хәрби каберлектә җирләндең син, бабам. Хушлашырга сеңлем Гөлшат белән без дә бардык. Туганнарыма рәхмәт, бик ярдәм иттеләр. Үзебез белән алып килгән туган җир туфрагын, Заречье бистәсе башлыгы киңәше белән, кабер төбенә салып калдырдык. Туган җиреңдә җирләнгәндәй тоелсын, бабай. Табутны кабергә төшергәндә, автоматтан бирелгән салютлар күкләрне яңгыратты, хәрби оркестр уйнаган көйләр күңелләрне тетрәтте. Каберләр чәчәккә күмелде.

Соңыннан урман аланында искә алу табыны да көйләнде. Учакта пешкән солдат боткасы янына Азнакай осталары пешергән бавырсак та урын алды. Калуга халкы гаҗәеп кунакчыл булып чыкты. Синең җәсәдеңне тапкан эзтабарлар да, район-бистә җитәкчеләре дә туганнарыбыздай якын тоела башлады. Алар белән гел элемтәдә торабыз. Безне хәтта мөселман бәйрәмнәре белән дә котлыйлар. Шунда яшәүче чал чәчле бер картның сүзләре хәтергә уелып калды: «Алар үз тормышлары хакына дошманны туктаттылар». Мине догасыз җирләделәр, дип бер дә борчылма, бабай. Шул җирлектә яшәүче мөселман карты да табылды, бөтен шартын китереп, дога кылды. Без, оныклар да, догалар укып, бабабызның гүре нурлы булсын, дип теләдек. Теләкләребез тормышка ашадыр дип уйлыйм. Җирле хакимият тә каберлекләрне бик карый, тәртиптә тота бит. «Җәй буе печәнен генә дә 7–8 тапкыр чабабыз», – дип әйткәннәре бар.

Хәтерләрне яңарттык

Сугышка кадәр ничек яшәгәнеңне дә белеп бетерми идек, бабай. Кешеләрдән сорашып, хатирәләрне дә барладык. 1921 елда синең әти-әниең, бөтен туганнарың да үлеп бетә. Күпме сорашсак та, ничәү булганыгызны белә алмадык. Әбиебез Минкамал 1891 елгы, синнән 12 яшькә зуррак булган. Аны бик тә чибәр булган дип сөйлиләр. Чибәрлек серләрен миңа да сөйли иде: «Күзгә сөрмә тарта идек. Кына гөле чәчәген ачыташ белән төеп, ике тәүлеккә таш астына бастырып куябыз да тырнакка чүпрәк белән төнгелеккә бәйләп калдырабыз. Матур буласы килә бит».

Әбиемнең беренче ире Минзакир бабай Беренче Бөтендөнья сугышыннан исән-сау кайта, 1918 елда вафат була. Әби ике улы белән кала, өченчесенә йөкле була. 1921 елгы ачлык әбинең ике улын алып китә. Төпчек улы Вагыйзе генә исән кала. Менә шул 1921 елда кавышкансыз инде сез, бабай. Икегез дә ярлы гаиләдән. «Монда бер келәт кенә алып килде», – дип сөйләгән Минкамал әби синең турында. Бер-бер артлы малайларың тугач, бәхетле минутлар кичергәнсеңдер, бабай. Син бит әбинең улы Вагыйз абыйны да үз улыңдай якын күргәнсең. «Минем дүрт улым бар», – дип, сәкедә җырлап ятканыңны хәтерлисеңме, бабай? Әбием гел искә төшерә иде шул чакларны. Сугышка киткәндә әбигә: «Ислахны сакла, Мисбах үз көнен үзе күрер ул», – дигәнсең. Әтием Мисбах, чыннан да, зимагуррак булган, ач-ялангач йөрмәгән. Ислах абый да сугыш һәм армия юлларында 7 ел йөреп, контузия алса да, исән-сау әйләнеп кайткан. Хәзерге көндә син сугышка чыгып киткән нигездә фамилияңне дәвам итүче оныкларың яши.

Их, бабай, бабай! «Хәбәрсез югалды» дигән хат килгәч, әбиемнең ниләр кичергәнен белмисең бит син. Минкамал әбине авыл советына чакыртып алалар. Ире дезертир түгелме икән дип, сорау алып йөдәтәләр. Башка солдат хатыннарына салым буенча ташламалар булганда, әбигә икеләтә салым салалар. Ул салымны ничек түләмәк кирәк? Әнә шул чагында әбием: «Кеше төсле үлә дә белмәдең бит», – дип ачынып елаган да инде.

Йөрәк түрендә калган һәм җавап табылмаган тагын бер вакыйга бар бит әле, бабай. Ленинград фронтында яраланганнан соң, син Уфа якларында госпитальдә яткансың икән. Кабат фронтка киткәндә, эшелонның Ютазы станциясе аша (ул безнең авылдан 30 гына чакрым ераклыкта) узасын белеп алгансың. Шул хакта бервакыт өйгә телеграмма килеп төшә. Әллә хәбәрең соңлаган, әллә инде эшелон алданрак киткән, Вагыйз абый ат җигеп станциягә килеп җиткәндә, поезд кузгалган була инде. Шлагбаум янында басып торган Вагыйз абыйга солдатлар кул болгаганнар, нидер кычкырганнар, ә берсе башындагы бүреген алып ыргыткан. Ул солдат син идеңме, бабай? Авылың яныннан диярлек узып, туганнарың белән дә күрешә алмыйча үлем кочагына кергәндә, син нинди хисләр кичердең икән?»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре