Кеше хакын... төлке дә белә

Авылыбызда кибет ябылганнан соң күмәк хуҗалык пекарнясыннан атнага өч тапкыр ипи-булка, төрле камыр ризыклары алып чыгып сатуларын язган идем инде. Тәртип шундый: башта кемгә нәрсә кирәк – шуны алабыз, аннан чираттан акчасын түлибез. Бер көнне Фәйрүзә нәрсә алганнарын санаганда сатучы кыз: «Бүген андый камыр ризыгы алып чыкмадык бит», – ди. Фәйрүзә исә: «Бар иде, алдым», – ди. Берничә тапкыр шулай әйткәләшкәч:

– Әйтәсең калмаган, беләсе дә булмаганнар, – дип шаяртыштык.

– Юк, миңа кеше хакы килешми, – дип, моннан берничә ел элек булган гыйбрәтле хәлне сөйләде Фәйрүзә.

– Түләүләрне почта бүлекчәсенә чыгып түләгән идем. Сдачаны шактый арттырып бирделәр. Әйтеп, яңадан исәпләтеп, әлеге акчаны кире бирдем. Шул төндә инде зур булып үскән чебиләр оясына, җирне казып, төлке кергән иде. Ник бер чебигә зыян салсын! Берәр нәрсә куркытканмы, кергән җирдән ничек шулай зыян салмый чыгып киткән... Аптырый торган. Менә, мин әйтәм, әгәр шул артык акчаны кире бирмәгән булсам, төлке бер чебиемне дә калдырмый буып чыга иде, дим... Икенче айда түләргә чыккач, үзләренә дә сөйләп көлдердем әле.

– Төмәннән кайтышлый заправкада туктагач, юлда бер ручка күрдем. Гап-гади ручка. Алдым бит шуны! Гомер юлда яткан әйберне алганым юк иде... Заправкадан чыгып, аз гына бардык, ГАИ туктатып, штраф салды... Юлда аунап яткан ручканы алу да килешмәде, – дип сөйләгән иде җизни мәрхүм.

Килешмәгән кешегә бушка кергән тары бөртеге дә килешми. Мондый хәлләр күбебезнең үзе белән булгандыр яки танышлары, туганнары башыннан үткәндер. Шөкер, кеше хакыннан уттан курыккандай куркып яшәүчеләр бик күп. Андыйлар белән беррәттән икенче төрлеләре дә очрый тормышта. Аларга бәйле кызык-кызганыч хәлләр дә булып тора.

– Өйгә кайтып керсәм, ишегалдыбыздан ике чиләк он күтәреп, күршебез чыгып килә. Исәнләште дә, берни булмагандай, күтәреп чыгып китте. Мин дә бер сүз әйтә алмый калдым. Оныбыз бик тиз бетә, дип аптырый идек, күршеләр белән уртакка тотканбыз икән, – дип көлеп сөйләгән иде танышым. Аннан соң абзар-кура ишекләренә йозак элделәр дип беләм.

Бер елны арканлаган бозавыбыз, чабулап-шаярыпмы, куркыпмы, бавын өзеп ычкынган иде. Үзебез ишеп үргән бавы белән казыгы җирдә калган. Шулкадәр җиңел, җайлы казыгын жәлләдем, арканлаган тирәләрдән күпмеләр эзләсәк тә таба алмадык. Аның каравы икенче елны бозау арканлап кайтам, аяк астында казыгы белән таныш аркан ята. Үзебезнеке икәнен танысам да, кирәк бит, очраган кешеләргә, гадәт буенча: «Кемнең малы ычкынды икән?» – дидем. Озак та үтмәде, бер күршебез «очып» кергән. «Аркан тапкансың икән!» – ди төксе генә. Күренеп тора: бу аркан-казык безнеке иде бит дигәнне көтә. Тавыш чыгарырга әзер. Ә минберни булмагандай биреп чыгардым. Рәхмәт әйтеп алды.

– Менә үз кулларым белән үз арканыбызны биреп чыгардым бит, – дип көлештек. Ул да сөенгәндер. Танымады, дигәндер. Андый гадәте бар иде шул мәрхүмнең. Каршы як күршеләре, шул гадәтләре ешайгач, ишегалларына видеокамера куйдырып хәл алганнар иде...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре