КФУ студенты татарларның милли эчемлеген уйлап тапкан

КФУ студенты Дарика Арыкулова чәкчәк һәм гөбәдия тәме килә торган милли эчемлек уйлап тапкан. Проектны «Студентлар стартабы – 2024» бәйгесенә тәкъдим итеп, җиңү яулаган ул. Әлеге эчемлек сатуга чыгармы?

Дарика – Сургут кызы. Моннан берничә ел элек Казанга, әтисенең туган ягына күченеп кайткан алар. Әтисе – татар, әнисе – кыргыз милләтеннән. Татарча белмәсә дә, татар мәдәнияте, тормышы белән кызыксыну көчле Дарикада. Милли ризыклардан бигрәк тә чәкчәк белән гөбәдия ярата икән. Яшьләрнең татар культурасы белән кызыксынуына да игътибар итә ул. Хәзерге вакытта коммуникатив дизайнер белгечлегенә укый. Киләчәктә Мәскәүгә китү теләге дә бар.

– Исемем моңсу дигәнне аңлатса да, тормышта андый түгел мин. Дарика исемле җырчы бар. Әбием шуның хөрмәтенә куштырган, – ди ул, исеменең килеп чыгышы турында.

Моңа кадәр конкурсларда катнашканы булмаган аның. Барысы да укытучысының Татарстанның йөзен күрсәтә торган ризык уйлап табарга тәкъдим итүеннән башланган.

– Барысы да чәй күтәреп килер дип уйладым. Минем ниндидер яңалык уйлап табасым килде. Кабатланган әйберләр күңелсез тоела миңа. Без бит – булачак дизайнерлар. Традицияләрне заманчалык белән бәйләргә булдым. Татарстан культурасын яңа тәмле эчемлек аша күрсәтәсем килде. Чәкчәк, гөбәдия тәме килә торган «татар-дринк» килеп чыкты. Лимонад кебек ул. Чәкчәкнекеннән кыздырылган камыр һәм бал, ә гөбәдиянекеннән йөзем, каймак тәме килә. Укытучыма да, курсташларыма да ошады. Шуннан соң «Студентлар стратабы»нда катнашырга тәкъдим иттеләр. Бер нәрсәгә дә өмет итмичә, тәҗрибә туплар өчен, осталыгымны сынарга булдым. Проектны якладым һәм җиңдем. «Технологияләр» федераль проекты кысасында уза торган әлеге бәйгедә сигез меңгә якын кеше катнашты. Шуның ике меңе җиңүче дип табылды. Татарстан яшьләре арасында мин дә бар, – ди 21 яшьлек Дарика.

Проект өчен күпме вакыт киткән? Өч ай дәвамында башта уйлап йөргән ул. Аннан җитештерә торган оешма, технологлар эзләгән. Аларга үз проектының әһәмиятен аңлатырга туры килгән. Нәтиҗәгә ирешү өчен бер ел вакыт киткән. Хәзер яңа эчемлекне кибет киштәләренә чыгару турында хыяллана Дарика. Өлгеләре әзер, патент алынган. Әмма кыенлыклар да бар. «Ароматизаторлар табу кыен. Аны җитештерә торган зур предприятиеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аларга шактый акча кирәк. Кечкенә оешмалар исә зур күләмдә тәм бирә торган ингредиентларны без теләгәнчә җитештерә алмый, – ди студент. – Татып караучыларга эчемлек ошады. Бер калай банкасы 150 сум торачак».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре