Халык телендә “сөлгеләр музее” дип йөртәләр аны. Музейны укытучы, туган як тарихын өйрәнүче Мидхәт Газыймов оештырган. Авыл тарихын, аның легенда-риваятьләрен, географик атамаларын, бәетләрен бөртекләп җыйган ул. Үлгәннән соң музейга аның исеме биргәннәр.
– Татарстанда кызыл башлы суккан иң күп сөлгеләр бездә саклана. Аларны әле дә китерәләр, – ди музей директоры Лидия Лотфуллина. – Авыл тарихы мәгълүматларыннан чыгып, шуны әйтә алабыз: авылда 70 тән артык һөнәр булган. Зирекле хатын-кызлары XIX гасыр ахырында сөлге сугу белән нык шөгыльләнгән. Аларны көнкүрештә кулланганнар, бәйрәмнәрдә бүләккә биргәннәр. Сөлгеләрдәге бизәкләр бер-берсен кабатламый. Кул эшләрендә туган җир, гаилә образлары чагыла. Авылда матурлык яраткан, зәвыклы хатын-кызлар яшәгән, хәзер дә шулай.
Сөлгеләр, алъяпкыч, намазлык, кашага, милли күлмәкләр, эскәтерт, паласлар – барысында да күңел җылысы. Яңа Чишмә районының чигелгән картасы күзгә ташлана. Монысы – Гөлшат Әхмәтшинаның хезмәте. Чиккән сөлгеләргә карап туя алмаслык. Ә туку станогын 1930 елда Хәйбулла Мөхтәсыйпов, кызы Мәхмүзә кияүгә чыкканда, бүләк итеп ясап биргән. Ә инде 1965 елларда туку эшләре туктала. Мәхмүзә апа станогын җепләре белән музейга китергән. Боларга карагач, Зирекле хатын-кызлары бигрәк булган, дигән фикер туа.
– Авылда һәркем чиккәндер дә, суккандыр да, һәрберсе өйрәнгәндер. 12–16 яшеннән үк кызлар кияүгә чыгарга бирнә әзерләгән. Һәр килен сандыгына 12 кызыл башлы сөлге сугып куярга тиеш булган. Сабан туена бүләккә тамбур чигеше белән чиккән затлысын биргән. Мондагы 4 мең экспонатның ике меңен халык үзе китерде. Шуннан да авыл хатын-кызларының уңганлыгына бәя биреп була. Авылда бу эшне нәселләре белән дәвам итүчеләр дә бар. Әйтик, Розалия Гатиятуллина кул эшләренең барысын да булдыра. Әбисе бик матур челтәрләр бәйләгән аның, – ди Лидия Лотфуллина.
Музейда гасыр кичкән намазлык, сөлгеләрнең барысын да кадерле ядкарь итеп саклыйлар. 26 сандыкта туплаган әлеге байлык. Аларны саклау өчен архив та, махсус урын да юк. Шуңа да карамастан, барысын да тәртиптә тотарга кирәк. Хезмәткәрләр әйберләрне ел саен урамга алып чыгып, җилләтеп, кире салып куялар икән.
– Бизәкләр күңелдә генә калмый. Яшь буын үткәннәрне онытмасын, дип тырышабыз. Кышкы озын кичләрдә Аулак өйләр үткәрәбез. Кулъяулыклар чигү буенча мастер-класслар уздырабыз. Тамбурлы чигүне белүче Гөлшат, Тәнзилә апа кызларга серләрен өйрәтә. Йон эрләүче апалар да килде. Бергәләп СВОга оекбашлар бәйләдек, – ди музей директоры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез