Тик өлкән туган әйтмешли, «ещё не вечер», ел азагына кадәр ни булмас. Кием-салымга бәяләр ник арта? Шкафтагы күлмәк-чалбар, туфлиләрне саклабрак тотасымы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
«МойСклад» аналитика хезмәте мәгълүматларына караганда, 2022 елдан бирле илдә аяк киемнәре – 59, кием-салым 36 процентка кыйммәтләнгән. Аерым алганда, 2024 елда үсеш 17 һәм 15 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта соңгы арада бәяләр котырып үсүдән туктаган. Ел башыннан бирле аяк киемнәре – 6, ә өс-киемнәре – 9 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсендә кыйммәтләнгән, дип тә тынычландырган белгечләр.
Гөлфинә Шәрифуллина башкаладагы сәүдә үзәкләренең берсендә хатын-кыз киемнәре сата.
– Мин үземә-үзем хуҗа. Кием-салымны Төркиядән алып кайтам. Бәяләр 2022 елдан соң кыйммәтләнә башлады. Сәбәпләре билгеле: доллар үсте, логистика мәсьәләсе бик нык катлауланды. Моңа әле таможня түләүләрен, арадашчылар хезмәтен дә өстәргә кирәк. Болар товарның бәясенә генә түгел, сыйфатына да тәэсир итте. Үземнән генә чыгып әйтәм, моннан ике-өч ел элек 4–5 мең сумга саткан пиджакларны хәзер 10 мең сумга сатам. Элекке белән чагыштырганда, үземә табыш әзрәк керә. Бәяләрне тагын да күтәрер идем, әмма миннән 12–15 мең сумга пиджак алмаячаклар. Болай да яхшы сыйфатлы товар алып кайта алмыйбыз инде, чөнки артык кыйммәткә төшә, – ди эшкуар.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, бәяләр үсешен халыкның сатып алу сәләте кимүе тоткарлап тора.
– Кулланучылар ихтыяҗы дигән төшенчә бар. Ул теге яки бу товарны сатып алуга бәйле теләк һәм мөмкинлекләрне берләштерә. Ягъни аерым бер кеше билгеле бер вакыт аралыгында күпме товар һәм хезмәттән файдалана ала. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, халыкның сатып алу сәләте кимегән. Бу исә бәяләр үсешен дә тоткарлый. Арзанлы товарларны сату-алу арта, кыйммәте товарларны сату, киресенчә, кими, – ди белгеч.
Илдус Сафиуллин фикеренчә, бәяләргә рубльнең тотрыклылыгы да тәэсир итә. «Ел ахырына кадәр вазгыять әллә ни үзгәрмәячәк. Чөнки доллар шул ук дәрәҗәдә калачак, дип фаразлана», – ди ул.
«МойСклад» белгечләре шуны да искәрткән: 2022–2024 елларда кием-салым базарында бәяләр кискен кыйммәтләнүгә чит ил брендларының китүе дә тәэсир итте. Сүз шул ук Zara, Mango, H&M кебек кибетләр турында бара. Бушап калган киштәләрне үзебезнең җитештерүчеләр тутырырга тырышты, әлбәттә. Әмма аларда да бәяләр арзан түгел. Әлеге дә баягы шул ук сыйфатлы тукыма һәм фурнитураны чит илдән кайтарырга туры килә.
Сатучылар юлдагы тагын бер киртә турында искәртә. Чит илдән юл тагын да ерагайган.
– Дүрт елдан бирле Кытайдан товар кайтартам. Балаларга да, өлкәннәргә дә кием-салым сатам. Башта социаль челтәрдә аерым төркем булдырып, шунда заказлар җыя идем. Хәзер «шоу-рум»нар белән дә эшлим. Товарга күмәртәләп заказ бирәләр. Товарны Кытайдан туры кайтарту бик арзан. Кышкы куртка бәясе, мәсәлән, интернет-кибетләрдә ике-өч тапкыр кыйммәтрәк тора, – дип сөйләде ул. – Тик хәзер йөк бик озак кайта башлады. Чөнки чик аша кыенлык белән генә узалар. Бу атнада август ахырында җыйган заказларны алдым. Сатып алучылар көтә-көтә арып бетте инде. «Көзгә дип заказ биргән резин итекләр юлда калды», – диләр. Сатып алучыларның да хәлен аңлыйм. Тик бернишләтеп тә булмый. Йә көтәсе, йә логистиканың яңа юлларын эзлисе генә кала. Бу исә бәяләр тагын да артачак дигән сүз.
Сан
Алдан алынган фаразларга караганда, 2025 ел йомгаклары буенча Россиядә кием-салым сатып алу күләме 8 процентка артып, 4,4 триллион сум тәшкил итәчәк.
Сораштыру
Кием сайлаганда күбрәк нәрсәгә игътибар итәсез? (%)
Бәясенә 61
Өстә ничек күренүенә 60
Уңайлылыгына 58
Моделенә 49
Тегелешенә 45
«РБК базарларны тикшерү» мәгълүматлары
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез