15–23 июль көннәрендә Казанда өченче мәртәбә «Тормыш рәвеше – мәдәни код» этно-fashion фестивале узачак. Шушы чара кысасында «Миллиард.татар» интернет-проекты милли киемнәр парады уздырырга ниятли. Әлеге чара нидән гыйбарәт?
Ел саен Республика көнендә башкалада «Милли кием» фестивале узуын беләбез инде. Олысын да, кечесен дә калфак-түбәтәйләр киеп, шәһәр урамына чыгаручы, ялгышмасак, бердәнбер чара ул. Быел менә тагын берсе узачак.
– Милли кием парады «Тормыш рәвеше – мәдәни код» этно-fashion фестивале кысасында узачак. Без аны халык парады дип атадык, чөнки әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, – дип аңлатты Татар мәдәни ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова.
Инде әйтелгәнчә, милли кием парадында, милләтенә, яшенә, җенесенә карамыйча, һәркем катнаша ала. Хәтта Татарстанда яшәү дә мәҗбүри түгел. Гаиләләре белән катнашучылар аерым игътибарга лаек булачак. Ә катнашу өчен:
– 15 июльдән алып 18 июльгә кадәр Казан Кремленең Кабул итү урыннарына (Присутственные места) яисә Болгарга (фестивальнең кайбер чаралары шунда узачак) милли киемнән килеп, фотога төшәргә, соңыннан шул фотоны социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк;
– #модныйпарадмт хештегын куярга һәм «Миллиард.Татар» аккаунтын билгеләргә онытмагыз.
19 июль кичендә жюри иң яхшы образларны игълан итеп, махсус бүләкләр тапшырачак. Иң яхшы образга «Сәхтиян» брендыннан 20 мең сумлык күн эшләнмә, призлы урыннарга Мәдәният министрлыгыннан махсус милли эшләнмәләр әзерләнгән. Алар шулай ук Казан Кремлендә узачак тантанада да катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
– Ләкин шуңа игътибар итәргә кирәк: милли кием дигәч, сәхнәләрдән күреп ияләнгән костюм күз алдына килмәсен. Милли эшләнмәләрне заманча образга яраклаштырырга була. Акция нәкъ менә шуңа басым ясый. Гомумән, без Татарстаныбызда милли дә, заманча да, модалы да киенеп йөрүчеләрнең күбрәк булуын телибез, – диде бу җәһәттән «Buro Banu» брендына нигез салучы һәм аның баш дизайнеры Элара Шәйхи.
ФОТО: Таңсылу Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез