«Татар сүзе» бәйгесендәге мохитне бөтен татар дөньясына, һәр татар күңеленә күчерәсем килә». Бу – Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Марат Әхмәтовның сүзләре. Эчкерсез, ихластан яңгыраган фикер.
Туган тел ул бер генә
25 сентябрьдә башкаланың Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булган һәр кеше ул мохитне сизгәндер. Биредә «Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Сәхнәдә җиңүчеләрнең чыгышлары яңгырады. Сабыйлар да, әби-бабайлар да, гаиләләре белән катнашучылар да, шулай ук профессионаллар да халыкка татар шигъриятенең, татар прозасының матурлыгын, тәмен җиткерде. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Жюри рәисе, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизовның бәйгегә багышланган матбугат очрашуында әйткән сүзләре искә төште. «Татар сүзен халыкка җиткерергә телисең икән, сәхнәгә чыккач, шигырьнең нәрсә турында икәнен аңлап сөйләргә кирәк», – дигән иде ул.
Югары дәрәҗәдәге чыгышлар 4 мең 500 катнашучы арасыннан 38 җиңүченең дөрес сайланып алынуына ышанычлы дәлил булды, дип уйлыйм. «Шигърият» номинациясендә икенче урын алган нәни Динә Закированың Лилия Гыйбадуллина иҗат иткән «Телсез калма» шигырен сөйләве генә дә нинди хисле һәм шул ук вакытта кисәтүле яңгырады. Туган тел ул бер генә...
«Җиңү минем хыялым иде»
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәхнәдә чыгыш ясаганда һәркем өчен мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләде.
– Туган тел ул – һәр милләтнең рухи кыйммәте. Туган теленнән бизгән халык мәгърифәтле була алмый. Бүген сәхнәдән яңгыраган туган тел, туган җир турындагы чыгышлар – барысы да рухи кыйммәтләр. Алар икесе бербөтен булырга тиеш. Туган җирең булып, туган телең булмаса, яисә туган телең булып, туган җиреңнән башка гына ялгыз яшәсәң, ул ятимлек булыр иде. Шушы бербөтенлек безне беркайчан да ташламасын иде, – диде ул.
Марат Әхмәтов конкурска килгән һәр хезмәт артында гаҗәеп зур тырышлык, иҗади эшчәнлек ятуын да билгеләп үтте. Әлбәттә, һәр катнашучы җиңүче булырга, шушы сәхнәдә басып тору бәхетен татырга тели. Марат Әхмәтов исә 4500 катнашучының барысын да бүген үз дөньясында, үз төбәгендә инде җиңүче дип бәяли. Бу чынлап та шулай бит. «Татар сүзе»ндә нәкъ менә үз туган теленә, халкына, аның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр катнаша. Шигырьләрне ятлый, видеолар төшерә. Конкурста артистларның катнашуы да бик мөһим. Бу чыгышлар татар әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкару өчен бер мисал, тәҗрибә булып тора.
«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов мондый чыгышлардан соң үзе дә хискә бирелде.
– Татар теле бетә, татар теле кирәкми, татарча сөйләшмиләр, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әлеге бәйгегә биш ел эчендә 20 меңнән артык гариза килде. Димәк, татар телендә җанын-тәнен биреп иҗат итүче кешеләр бар. Горурланып карадым. Татар теле яшәячәк, балалар, оныклар туган телебездә сөйләшәчәк. Минем моңа шигем юк, – дип белдерде ул.
«Татар сүзе»ндә бик үҗәт, булдырам дип катнашучылар шактый. Телнең киләчәге – әнә шундыйлар кулында. Казаннан 11 яшьлек Сәйдә Гарифуллина да тиз генә бирешә торган кыз түгел икән. Конкурста инде берничә ел катнашкан. Моңа кадәр җиңүгә ирешмәгән. Ләкин кул селтәп китеп бармаган ул. Быел Әмирхан Еникиның «Кем җырлады?» әсәрен сайлап, кабат катнашкан. Сәхнәдән аны «Проза» номинациясендә өченче урынга лаек булуы белән тәбрикләделәр. Аның шатланганын, күзләрендәге бәхет очкыннарын күрсәгез... – «Татар сүзе» конкурсында җиңү минем зур хыялым иде. Мин татар телемне бик яратам», – диде Сәйдә, кулларын күкрәгенә кысып. Телебезне, гореф-гадәтләребезне әнә шундый балалар дәвам иттерәчәк тә инде. Һәм менә мондый бәйгеләр, тырышып ирешелгән җиңүләр бу сабыйлар күңелендә ышаныч уята, алга атларга этәргеч бирә.
«Үзебезне кирәкле итеп тойдык»
Татарстаныбызда бер матур традиция бар. Күп кенә туристлар да безгә төрле милләт вәкилләренең ничек дус-тату яшәвен күрергә килә. «Татар сүзе» бәйгесендә дә башка милләт вәкилләренә катнашу, үз туган телләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырыла. «Туган тел» махсус номинациясендә Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан да катнашучылар бар.
София Никитина – Мари Эл республикасыннан. Ул быел конкурста оныгы Аксар Мамаев белән катнашкан. Мари телендә егерменче еллардагы корылык, ачлык, үз халкының газаплы тормышы турында шигырь сөйләп, беренче урынга лаек булдылар.
– Конкурста ничек катнашырга булдыгыз? – дип сорыйм.
– Мин үз телемне бик яратам. Оныгымның да онытмавын телим. Аның күңеленә сеңдерәм. Безнең милләттә дә телен белмәүчеләр, инде үзен мари түгел дип әйтүчеләр бар. Ә без өйдә дә сөйләшергә тырышабыз. Шуңа күрә конкурста да катнаштык. Үз халкыңның патриоты булырга кирәк, – ди София ханым. Мондый бәйгене оештырган өчен Татарстанга рәхмәтле ул. – Без, «Татар сүзе»ндә катнашып, үзебезне кирәкле итеп тойдык. Башка милләт вәкилләренә дә үз телендә чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган өчен рәхмәт. Бу бит – халыкара дәрәҗәдәге конкурс.
Дәвамлы башлангыч
«Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион конкурсын биш ел элек Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе башлап җибәргән иде. Ул уңышлы һәм дәвамлы башлангыч булды. Хәзер инде «Татар сүзе» республикадагы мөһим вакыйгаларның берсенә әверелде. Соңгы өч елда проектны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Татарстан – Яңа гасыр» каналы оештыра. Быелгы чараның премиаль фонды да саллы: 2 000 000 сум. Моннан тыш, җиңүчеләр катнашында телевизон тапшырулар да әзерләнә. Алар ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналларында ел дәвамында күрсәтеләчәк.
«Татар сүзе»ндә җиңүчеләр барысы да диплом һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Марат Әхмәтов, бүләкләрне һәр җиңүчегә уңышлар теләп, үзе тапшырды.
Гала-концертның тагын бер күркәм мизгеленә игътибар итми булмый. Җиңүчеләрнең чыгышлары җырлар белән үрелеп барды. «Татар сүзе» конкурсының үзенең Гимны да бар. Аны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова башкарды. Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәеновның чыгышын тамашачы озак алкышлады. Ул, залда утыручыларга Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач» җырын җырлап, татар профессиональ җыр сәнгатенең дә киләчәге булуга өмет уятты. Ике сәгать дәвамында сәхнәдәге чыгышлардан хисләнгән тамашачы ахырдан «Туган тел» җырын аягүрә басып башкарды. Шунысы сөендерде: җыр тәмамланганчы беркем дә гардеробка чыгып чапмады. «Татар сүзе» әнә шулай күңелләргә үтеп керде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез