1 гыйнвардан алар, бөтен Россиядәге кебек, 1,7 процентка күтәреләчәк, ә 1 октябрьдән күтәрелеш дифференциаль булачак. Бу турыдагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Төбәкнең күпчелек торак пунктларында тарифлар октябрьдә 13,4 процентка артачак. Шәһәрләрдә, шулай ук берничә шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм авыл җирлекләрендә түләү 18,2 процентка артачак.
Киләсе елның октябрендә Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Болгар, Тәтеш һәм Чистай кебек шәһәрләрдә тарифлар 18,2 процентка артачак.
Шәһәр тибындагы Актүбә, Аксубай, Түбән Мактама, Апас, Балтач, Карабаш, Васильево, Кама Тамагы, Куйбышев Затоны, Кама Аланы, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил һәм Урыссу бистәләрендә шундый ук үсеш көтелә.
Шулай ук Осиново, Александровка, Габишево, Столбище, Шөгер, Афанасово, Красный Ключ, Макаровка, Иске Чәшмә, Шереметьевка, Шыңарчы, Яңа Чишмә, Кощак, Кулай, Ленино-Кокушкино, Пановка, Питрәч, Шигали, Шәмәрдән, Әҗмәкәй, Бәтке, Князево, Комсомолка, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Яңа Троицк, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Шилнәбаш һәм Әбсәләм авыл җирлекләренә тарифларның югары чиккә кадәр артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез