Газетага язылу

Киләсе елда хезмәткәрләргә мәҗбүри диспансеризация кертелә

2024 елда эшләүчеләргә үзләренең эш урыннарында мәҗбүри диспансеризация кертелә. Эш бирүчеләр моның өчен медицина оешмалары белән килешүләр төзиячәк. Бу хакта “Интерфакс” Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә таянып хәбәр итә.

“Эш бирүчеләргә медицина ярдәмен якынайту өчен киләсе елдан мәҗбүри медицина иминияләштерүе системасына аерым тариф белән эшләүчеләргә диспансеризация үткәрүне кертәчәкбез”, – дип белдергән Хөкүмәт рәисе урынбасары “Сәламәтлек саклау-2023” конгрессы ачылышында.

Татьяна Голикова, 2024 елның Гаилә елы буларак игълан ителүен искә төшереп, диспансеризация программасына хатын-кызлар һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерүнең кертеләчәген билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре