Дипломнарны басалар, ә хезмәт базарына кирәкле белгечләр җитми. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков яшьләр белән яңача сөйләшергә һәм эшләргә өйрәнергә өнди. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаганнар отачак?
Саннарга күз салыйк әле. Илдә урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларның – 40, квалификацияле эшчеләрнең – 44, ә вуздан чыгучыларның 25 проценты үз белгечлеге буенча эшләми. Ә илгә, кайсы гына өлкәне алсаң да, белгечләр кирәк. Хезмәт министрлыгы фаразлары буенча 2030 елда эшчеләргә кытлык 3,1 миллионга җитәргә мөмкин. Яшьләр ни өчен башка юлдан китә? Белгечләр берничә сәбәпне телгә ала. Беренчедән, элек яшьләр мәктәпне тәмамлаганда, үзләренең кайсы уку йортына барасын төгәл белә иде. Ә хәзер: «Кая укырга барырга җыенасың?» – дип сорасаң, «БДИ баллары кая җитә, шунда барам», – дип җавап бирә. Икенчесе – акча мәсьәләсе. Яшьләрне хезмәт хакы күбрәк булган таксист, курьер, төзүче, тырнак ясаучы, бизәндерүче кебек эшләр кызыксындыра.
– Улым көллияттә механикка укыган иде. Тракторда бер ел эшләде дә дуслары белән Алабугадагы заводка китте. Анда акчаны да яхшырак түлиләр. Кысылмыйбыз, иң мөһиме – үзенә ошасын. Бүген яшьләргә акча хәзер үк һәм күп кирәк, – ди Балтач районында яшәүче өч бала әнисе Әнисә Хаҗиева.
Казанда яшәүче Илшат Газимов автотранспорт техникумын тәмамлаган. Әмма бер көн дә үз һөнәре буенча эшләмәгән.
– Башта курьер булып, кибеттән өйдән-өйгә ризык таратып йөрдем. Салкында җәяү йөрисе килми шул. Аннан машиналар юу салонына урнаштым. Хәзер йөк ташыйм. Диван, төрле җиһазлар илтәбез. Көнгә 5–6 мең сум акча керә. Эшемнән канәгать, җилкәбез нык булсын, – ди Илшат.
Курьер димәктән, министр Антон Котяков күптән түгел, вуз тәмамлап, курьер булып эшкә урнашуга нокта куярга кирәк, дип белдерде. «Кулга диплом алгач та кая барырга белмәгән кешегә курьер булып китү бик җиңел. Без вуз тәмамлаучыларны эш бирүчегә кадәр алып барып җиткерергә тиеш», – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, бүген эшкәртү сәнәгатенә, социаль, IT-тармакка, фән һәм туризм өлкәсендә эшләүчеләргә ихтыяҗ зур.
– Эшче һөнәрләренә, инженерларга кытлык барлыгын барыбыз да белә. Эчке туризм үсеш ала, бу өлкәдә эшләү өчен әзерлекле белгечләр кирәк. Фәндә сүз барыннан да бигрәк технологик лидерлык тармакларындагы тикшеренүләр турында бара. Социаль өлкә турында сөйләсәк, гомер озынлыгы арту белән социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә белгечләр күбрәк көтелә. Әлбәттә, медиклар, педагогларга да ихтыяҗ бар. Киләсе 10–15 елда квалификацияле эшчеләр, IT-белгечләр, табиб, педагоглар, инженер, галимнәргә сорау зур булачак, – ди Антон Котяков.
Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев фикеренчә, укып бетергәч, яшьләрне юллама белән биш елга эшкә җибәрергә кирәк.
– Институтны бетергәч, мине Балык Бистәсе районына баш агроном итеп җибәрделәр. Совхозга кайтуга фатир бирделәр. Ул чакта хезмәт хакы 180 сум иде. Бик әйбәт акча иде бу. Дәүләт акчасына укыган барлык белгечләрне дә эшкә юллама белән җибәрергә кирәк. Дәүләтнең яшьләргә булышуы да мөһим. Хезмәт хакы да кызыктырырлык булсын. Элек ул нәрсәгә игътибар зур иде. Матбугатта, телевидениедә хезмәт ияләре турында сөйләп, кешенең рухын күтәрүнең дә файдасы булыр, – ди Камил Нугаев.
Балтач районындагы «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинант Хәйруллин фикеренчә, яшьләргә көндәшлеккә сәләтле эш урыны кирәк.
– Мегаферма салгач, безгә яшьләр төрле җирләрдән килә башлады. Ике катлы өйләр салып, шунда яшәргә кертәбез. Ун елдан соң бушлай бирәбез. Тугыз йорт төзедек инде. 100 мең «подъемный» акчасы түлибез. Хезмәт хакларын арттыру буенча эшлибез. Әйбәт эшләгән белгечнең акчасы 90–100 мең сум чыга. Болар – агроном, мал табибы, хисапчы, электрик... Сыер савучыныкы исә 100 мең сумнан арта. Механизаторлар акчаны эшкә карап ала. Елга миллионнан артык алганнары да бар. Максатчан юнәлеш буенча укып, кире кайтсалар, яшьләрне авылда калдырып була. Шушы вакытта инде без үзебездән торганны эшләргә тиеш. Бу инде фатир бирү һәм башка ярдәм чаралары булдыру дигән сүз, – ди Фердинант Хәйруллин.
Казандагы Шнепп исемендәге турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институтының фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре бүлеге җитәкчесе Ильмир Хәбибуллин әйтүенчә, яшьләрне зур хезмәт хакы түләнә торган эшне сайлаганга гаепләп булмый.
– Ашарга, киенергә, яшәргә кирәк бит. Кичә бер яшь белгеч белән сөйләштем. 35 мең сумга фатир арендалый. Ә үзе 60 мең сум хезмәт хакы ала. «Калган акчага ничек яшәргә?» – дип сорау бирә. Предприятиедә ярый әле бер тапкыр бушлай ашаталар. Шуңа күрә алар акчалы урынга күчәләр дә инде. Хезмәттәшләрем арасында да өстәмә эштә хезмәт куючылар бар. Менә мин репетиторлык белән шөгыльләнәм, – ди Ильмир Хәбибуллин. – Студент вакытта нәрсәгә укыганын белмәүчеләр дә бар. Яшьләр план корып яшәми хәзер. Мәктәптә укыганда, киләчәктә вакытларын бушка уздырмас өчен, планлаштырырга өйрәтергә кирәк. Ул чакта алар һөнәр сайларга өйрәнәчәк. Әгәр ул, имтихан баллым кая җитә, шунда керәм, дип әйтә икән, ул бит әзерләнмәгән, дигән сүз. Яшь белгечләр, вузга килеп, үзләренең карьералары турында сөйләсә, яхшы булачак. Яшьләр үз һөнәрләре буенча китсен өчен, юллама буенча эшкә җибәрергә кирәк, дигән фикерләр еш ишетелә. Әмма мәҗбүриләүдән файда булмаска мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез