Киров өлкәсенең татар авылы Йөректә кунакта

Киров өлкәсенең Малмыж районындагы татар авылы ул Йөрек. Бер төркем журналистлар белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган матбугат сәфәрендә йөреп кайттык. Бездә инде онытыла язган «колхоз» сүзен ишетү үзенә күрә бер рәхәт тоелса, бу авылда аның тулы вәкаләттә яшәп ятуы гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та булды. «Зерновой» дип атала ул. Рәисе – авылдашлары Рәшит Хәлиуллин.  «Колхоз рәисебез шундый кеше: һәр эшебезне хуплап, этәргеч биреп тора. Безгә генә түгел, башкаларга да ярдәм кулы суза. Татар булган һәр җирдә аның эше бар»,  – дип, зур канәгатьләнү хисе белән сөйләште халык.   

Тирес исе дә юк

Әйтүләренчә, авылны ашлы да, эшле дә иткән урын ул – терлек комплексы. Ферма ягыннан искән җилдән тирес исе килгәнгә без ияләшкән бит инде. Һәрхәлдә, балачакта шулай иде. Йөректәге 970 сыер асрала торган фермага килеп керүгә: «Карагыз әле, бернинди ис тә юк», – диеште журналист халкы. Өстәвенә тагын 2600 бозау да бар бит әле. Дөрес, алар өч торакта урнашкан. Чисталык шул дәрәҗәдә: терлек комплексы мәйданына безне дә махсус халат һәм бахил кигәч кенә керттеләр. Мал-туарны бик кадерләп тоталар. Шулай булмый хәл дә юк. Бу кадәр байлык юктан бар булмаган. Аны туплау өчен, кредит ала-ала күпме көч куелган. Әле 2008 елда гына биредә нибары 190 баш сыер булган. Хәзер инде хайваннарга азык-төлекне дә үзләре әзерлиләр. Җирләре дә үзләренеке. Шул ук территориядә балык үрчетергә күлләре бар. Хезмәт хаклары да саллы гына – уртача 40 мең сум. Эшче кулларга кытлык юк. Эшләүчеләр – барысы да диярлек авылныкылар. Араларында Үзбәкстаннан килгән берничә кеше бар.

Ике мәчетле авыл

Йөректә сугышка кадәр дә, аннан соңгы авыр елларда да азан тавышы тынмаган. Күп җирләрдәге кебек мәчетләр манарасыз да калмаган. Кисәргә килүчеләр булса да, халык каршы тора алган. Заманында монда таш йортлар булмаса да, мәчетне таштан салырга тырышканнар. Икенче мәчет гает көннәрендә генә ачыла, диделәр. Гыйбадәтханәләрне ел саен яңартып торалар. Ял көннәрендә иман йортына, дин серләрен өйрәнергә дип, балалар килә. Укыйлар, вәгазьләр тыңлыйлар. Хатын-кызлар да дин сабагы ала.  Бәйрәмнәрдә сый-хөрмәт әзерлиләр. «Бу үзенә күрә бер гаилә атмосферасы тудыра», – ди Нияз хәзрәт Кашапов. Авыл имамы, файда китерерлек булса, һәр яңалыкны кулланырга тырыша.

Айсинәнең милли бизәкләре

Йөректә рәхәтләнеп ял итә, сәламәтлекләре турында да кайгырта беләләр. Колхоз спорт залында безне Айсинә Хәлиуллина каршы алды. «Бик уңган-булган. Шигырьләр дә яза. Ике бала тәрбияли. Эшләмәгән эше, өлгермәгән җире юк», – дип таныштырдылар безне. Үзенең дә әйтәсе сүзләре күп булып чыкты.

– Сигез ел элек Теләче районыннан килен булып төштем. Үз-үземә «Ни өчен Аллаһы Тәгалә язмышымны шушы авыл белән бәйләде?» дигән  сорауны еш бирә идем. Һәр кеше үзенең яшәгән җиренә файда китерергә тиеш, дип уйладым. Хыялым тормышка ашты. Колхоз рәисе менә шундый спорт залы ясарга ярдәм итте. Мин башта Балтач районына йөреп шөгыльләнә идем. Бервакыт шулай: «Их, менә Йөректә дә шундый мөмкинлек булса икән! Рәхәтләнеп йөрер идек», – дип әйтеп ташладым. Колхоз рәисе шундук күтәреп алды. «Мин сезгә спорт залы белән ярдәм итәм. Калганын үзегез оештырыгыз», – диде. Джампинг-фитнес дигән спорт төре белән күптән кызыксына идем. Теләгемне тормышка ашырдым. Үзем тренер булып эшлим. Шөгыльләнергә 60лап кеше йөри. Күбесе – олы яшьтәге апалар. Әле бер ел гына йөрсәләр дә, теләсә нинди яшь кызларның борынына чиртерлек үзләре. Колхоз рәисе: «Финанс ягыннан бөтен кешенең дә йөрерлек мөмкинлеге булсын», – дигән иде. Шуңа күрә бәясен чамалап кына куябыз. Хәтта башка авыллардан да киләләр. Бик яраталар. Бу бит сикерү генә түгел, башка күнегүләрне дә эшләп була. Беренче чиратта бала тапкан хатын-кызлар өчен искиткеч файдалы. Музыка да уйнап тора. Ә менә көрәш залына мәктәп укучылары йөри. Аларның тренеры да үзебез авылныкы. Милли көрәш буенча ярышларда катнашалар. Призлы урыннар яулыйлар.

Ниһаять, Айсинә икенче якта эленеп торган, милли бизәкләр чигелгән киемнәр ягына борылып басты. Бик зәвыклы булулары белән күптән кызыктырып торалар иде инде. Монысы аның бала белән ялда утырганда нигез салынган «Асылъяр» проекты икән.

– Милли бизәкләрне спорт киемнәренә кертү мәктәптән килгән хыялым иде, – дип таныштырды ул эшләре белән. – Хәзер инде булышчыларым да бар. Күп җитештермибез. Әмма булганына канәгать булып, калган вакытымны шушы эшкә багышлыйм.

«Биш авыл» музее

Авыл музеена керер алдыннан, туктап, баш иярлек хәтер почмагы бар Йөректә. Анда өч почмаклы хатлар ясалган. Үзенә күрә сәбәбе дә бар. Элек  авыл советы урнашкан урын бу. Ир-атлар, повестка алырга дип, шушында килгән, гаиләсе, авылдашлары белән дә  саубуллашкан. Фронттан хатлар, кайгылы хәбәрләр дә монда килгән. Сүз уңаеннан, Йөректән барлыгы 759 кеше сугышка киткән. Шуңа да ил өчен кан койган авылдашларының эзләрен, хәтерен биредә сакларга булганнар.

Музей элеккеге колхоз конторында урнашкан. Монысы да – колхоз рәисе тәкъдиме, колхозчылар карары  белән эшләнгән. Бусагадан атлаганда ук, ирле-хатынлы Җәмилә апа белән Мансур абый исеме телгә алынды. Экспонатлар җыя башлаган көннән алып алар бу йортны үз иткәннәр. Әле бүген дә эшләп, кунакларны каршы алып торалар. Эче генә түгел, тыштагы тәртип, чисталык, күз явын алырлык чәчәкләр – барысы да аларныкы, диде безне музей белән таныштыручы, авылның Габдулла Тукай исемендәге китапханә җитәкчесе Елена Касыймова.

Елена сүзен бу якларда тарихка кереп калган, данлыклы «йомырка короле» белән таныштырудан башлады. Сүз Йөрек авылын Европа илләренә, Америкага таныткан Гыйззәтулла бай турында бара. Ничек дисәгез, ул, шундый ерак җирләргә барып, йомырка белән сату иткән. 1851 елда туган, 1916 елда вафат булган. 1940 нчы елларга кадәр аның эшен өлешчә дәвам иттерүчеләр була әле. Шуннан бу эшләр туктатыла. Олы йөрәкле иганәче булган ул. Авылны тарихка кертерлек бик күп игелекле эшләр эшләп калдырган. Мәчетләр, мәдрәсәләр салдырган. Дини бәйрәмнәрдә корбан чалдырып, Малмыж төрмәсендә утырган тоткыннарны сыйлаган. Үзе теләп, студентлар укыткан. Зират коймасы турында аеруча горурланып сөйли Йөрек халкы. Ул койманы таштан мәңгелек итеп Гыйззәтулла бай эшләткән. Үзе дә шунда җирләнгән, хәләл җефете дә, кызы да янәшәдә. Нәсел каберлеге аерып алынган, кабер ташындагы язулар аермачык күренеп тора. Койманың шушы көнгә кадәр нык торуының сере дә бар: төзелеш вакытында известька йомырка агы кушканнар. Ул инде бер гасырдан артык торган. Әле дә тора һәм торачак.

Журналистлар музейның исеме белән дә кызыксындылар. Елена безгә түбәндәгечә аңлатты: «Экспонатлар әйләнә-тирәдәге биш авылдан җыелды. Тарихка күз салсак, бүген аерым җирлек булып торучы авылыбыз Иске Йөрек бик зур булган. 1919 елда көчле янгын чыга. Бик күп хуҗалыклар, беррәттән мәчет, мәдрәсә яна. Шуннан соң янгында бер әйберсез калган авыл кешеләре дүрт-биш чакрым читтә урын алып төпләнәләр. Нәтиҗәдә дүрт авыл пәйда була: Үрнәк, Марс, Шәгабән, Яңа Йөрек. Йөрекнең яңасы булгач, безне Иске Йөрек дип йөртә башлаганнар. Бу авыллардан балалар безгә килеп укый. Үзебезне бер авыл кешесе кебек тоябыз. Тамырлар бер бит инде. Шуңа күрә тарихи истәлекләрне дә бергә барлыйбыз.

Авылда музей булу бик рәхәт ул. Балалар бакчасыннан ук төрле чаралар үткәрә башлыйбыз. Бик кызыксыналар: бөтен нәрсәне тотып, эшләп карыйлар. Монысы әбинеке, бабайныкы, күрше апаныкы дия-дия, үзара серләшәләр. Укытучылар белән сөйләшеп, мәктәп укучыларын да алып киләбез. Тапталган сүзләр кебек булса да, «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән гыйбарәгә без бик сак карыйбыз. Авылыбызның гөрләп торуы шуңа да бәйледер, мөгаен.

Иске Йөректә 240 хуҗалыкта 710 кеше яши. Мәктәптә 104 бала укый. 39 сабый балалар бакчасына йөри.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре