Зур авыл булачак! Кайчандыр Балтач районының Югары Сәрдек авылына яшьләр әнә шул сүзгә кызыгып күченеп килгән. Бүген биредә алты йортта 15 кеше гомер итә. Өметләре акланмаганнар үпкәләми. «Бар җирдә хәзер шул хәл», – диләр.
Югары Сәрдектә җәйгә кайтып йөргәннәре белән бергә ун йорт бар. Кибет, клуб, мәктәп – барысы да беткән инде. Иң кечкенә сабыйга – 2 яшь тирәсе. Авылның иң өлкән кешесе Дарвиян абыйга – 85 яшь.
Җай чыкканда, без дә баргалап торабыз. Каенанамның туган нигезе монда. Төрле якка таралышсалар да, төп йортка эзләрен суытмыйлар. Елга берничә тапкыр бергәләп зираттагы каберләрне чистартып, тәртиптә тоталар. Бу яктан кечкенә авылда әрвахларга шундый мөнәсәбәт булуына сокланып куясың. Югыйсә сүнеп бара торган еракта урнашкан авылда чәчәк урынына чүп тә үсүе бик мөмкин.
Әле бу көннәрдә башка сөенечле мәшәкать белән янып йөрүләре. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, сугыш ветераннары, тыл батырлары истәлегенә һәйкәл куярга җыеналар.
– Авылыбыз кияве Дамир белән киңәшләштек тә, Җиңү өчен өлеш кертүчеләрнең исемен мәңгеләштерергә булдык. «Ватсап»тагы авыл төркеменә хәбәр иткәч, авылдашлар да хуплады. Төрле җирдә яшәүче якташларыбыз ярдәм итәргә ашыкты. Әлегә 300 мең сумга якын акча җыелды. Дамир барлык кирәк-яракларны ташыды. Урыны әзер, плитәләр җәелгән инде. Һәйкәлгә язу яздыртасы гына калды. 9 Майга өлгермәдек инде. Ел саен Авыл көне уздырабыз. Менә шунда ачарга җаенабыз, – ди 73 яшьлек Наил абый Муллагалиев.
Тау өстендә урнашканга, авылга Югары Сәрдек дип исем биргәннәр. Узган гасырның егерменче еллары ахырында Түбән Сәрдек кешеләре күченеп килгән анда. 1930 нчы елларда биредә 48 хуҗалык булганы билгеле.
1930 елда яшь гаиләләрдән торган авылда колхозга да яшьләрчә исем бирелә – «КИМ» (Яшьләрнең коммунистик интернационалы). Элек клубы, мәктәбе, кибете – бар нәрсәсе дә булган авылның. Мәктәбенә күршедәге Мари Эл Республикасына кергән Яңавылдан да килеп укыганнар.
– Мин белгәндә, авыл гөрләп тора иде. Ул чакта 46 йортта кеше яшәде. Яшьләре дә, бала-чагасы да күп иде. Берара мәктәптә 50 гә якын бала укыды. Кызганыч, Хрущев заманында вак авылларны бетерү сәясәте безнең авылга да килеп җитте. Ярты авыл – Киров өлкәсенә, 13 хуҗалык күршедәге Әтнә авылына күченде, – ди Наил абый Муллагалиев.
Аның әйтүенчә, авыл халкы хәзерге тормыштан зарланмый. Атнага бер мәртәбә автокибет килсә, почтаны атнага ике тапкыр тараталар, чүпне ике атна саен җыялар. Газы, суы кергән, юлы бар. «Киләчәге бармы?» – дигән сорауга гына төгәл җавап бирә алмады. «Күпчелек авылда шундый ук хәл, әйтү кыен», – диде.
Гөлнур апа Фазылҗановага – 59 яшь. Ире Габделхак белән ике бала үстергәннәр. Алар инде үз тормышларын корган. Шулай да кунакка еш кайтып йөриләр икән.
– Без авылга 1986 елда Киров өлкәсеннән күчендек. Югары Сәрдекне Казанның бер оешмасы ярдәмче хуҗалык итеп алды. Авыл зурая дип, яшьләр төрле җирләрдән күченеп килде. Шәһәрдән кайтучылар да булды хәтта. Без дә ризалаштык. Иремнең туган авылы бу. Аның кайтасы килде. Мин үзем ашханәдә эшләдем, – ди Гөлнур апа. – Башта бар да гөрләп барды. Тик 2000 нче еллар башында хәлләр мөшкелләнде. Өметләре акланмаганнар кире киттеләр. Балалар үскәндә, безгә дә кыенга туры килде. Юл газабы борчыды. Тугыз чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә йөреп укыдылар бит. Кышкы салкыннар, көзге пычраклар үзәккә үтте. Хәзер зарланырлык түгел. Юлларга таш түшәделәр. Тыныч кына яшәп ятабыз. Беркая да китәсе килми. Кайчак кеше аз булганга гына моңсуланып куябыз. Эш белән көн үтә.
Фазылҗановлар мал-туар асрап көн күрә. Терлек саны кайчак уннан арта. Дүрт сыер тоталар. Сөтне кышын – 40, җәен 38 сумнан җыялар. «Сөттән табыш керә. Шул акчага яшибез», – ди алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез