31 гыйнварда Джо Байден Демократик партиянең милли комитеты оештырган чарада катнашты һәм климат үзгәрешләренең атом-төш коралына караганда да шомлырак булуын әйтте. Байден белән бер нәрсәдә килешергә була: атом-төш фаҗигасеннән кешелек дөньясы сакланырга мөмкин әле, әмма табигатьтәге үзгәрешләр кире кайтарып булмый торган чикне узып бара.
Соңгы елларда без даими рәвештә Гарәбстан чүленнән көчле яңгырлар һәм хәтта кар явуы турында шаккатмалы видеохәбәрләр алабыз. Зур гаҗәпләнүнең сәбәбе шул: моңарчы корылыктан интеккән һәм кысыр булган гарәп чүле еш яңгырлар нәтиҗәсендә үзгәрә, яшеллеккә күмелә бара. Андый үзгәрешләрнең кыямәт алдыннан булачагын һәм гарәпләрнең илләренә гөлбакчалар әйләнеп кайтачагын ахырзаман илчесе Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәссәләм) моннан унбиш гасырга якын элек әйтеп калдырган. Бу юллар авторының дәһшәтле һәм зур фаҗигагә китергән Мәккә яңгырын үз күзләре белән күзәтеп торганы бар. Һәм чүлдән үткәндә, аның яшеллеккә күмелә баруына игътибар итеп: «Бу без киноларда күреп күнеккән чүл түгел икән инде», – дип уйлаганы да исендә.
Кыямәтнең вак билгеләре хәзер шулкадәр җыелды һәм шул дәрәҗәдә йөзгә бәреп һәм күзгә кереп тора: алар турында азмы-күпме мәгълүматы булган һәркем таң кала. Әмма минем язмам табигатьтәге үзгәрешләр хакында түгел әле. Ахырзаман билгеләренең безнең тормышның аркау һәм буй җепләренә әйләнгән һәм зур бәхетсезлекләргә китерүче берсе хакында сөйләшергә телим. Ул билге пьедесталга шулкадәр күтәрелде һәм подиумга менгән фахишә кебек шулкадәр ачык күренеп тора: аннан качу да, котылу да кыен.
Пәйгамбәрнең хәдисен китерик әле башта: «Хакыйкатьтә Дәҗҗәл чыгар алдыннан ялган вакыты җитәчәк. Дөреслекне әйтүчене ялганчы дип санарлар, ялганчыны дөресен әйтә дип исәпләрләр; хыянәтчеләргә ышанырлар, ышанычлыларны хыянәтче дип санарлар һәм шул чакта гомуми эшләр хакында сөйләүче бозыклар телгә килер». Тагын бер хәдис өстик: «Шундый көн җитәр: кешеләр бер-берсе белән сәүдә итәрләр, ләкин арада ышанырлык беркем дә калмас диярлек. Кешеләр, фәлән кавемдә ышанычка лаек бер ир бар, дип сөйләшерләр. Алар йөрәкләрендә горчица орлыгы кадәр дә иман булмаган кешеләрнең акылына, кыланмышларына һәм көченә сокланырлар». Бу хәдисләрне мин күптән түгел генә хөрмәтле һәм ышанычка лаек бер кешегә сөйләдем. Ул: «Син бит безнең көннәр турында сөйлисең, бу бит – без яшәгән вакыт», – диде.
Ялган, әлбәттә, барлык заманнарда да яшәгән. Әмма кешеләрдә аңа карата нәфрәт була, алдашучыны күралмыйлар һәм җәзага тартырга тырышалар. Кайчан кешеләр күңелендә ялганга карата иммунитет бетә, шунда ул пьедесталга күтәрелә дә инде.
2010 елда бу юлларның авторы зур бер җыелышта утырды. «Укытучы елы» дип игълан ителгән иде ул. Шуңа күрә ул җыелышта укытучыларны хөрмәтләделәр. Районнан чыккан зур шәхесләр үзләрен укыткан укытучыларга бүләкләр тапшырды, чыгыш ясадылар. Сүз уңаеннан әйтик: безнең җәмгыятьтә укытучы кадәр конформистны, ягъни урнашкан тәртипләр белән пассив рәвештә килешеп, яраклашып, өстенлек алган фикергә буйсынып яшәүче башка профессия вәкилләрен табу кыен. Озак еллар буе мәктәптә эшләгән укытучы буларак мин шулай дип уйлый идем. Әмма бер аналитик берничә көн элек кенә: «Хәрбиләр укытучыга караганда да конформистрак», – дип әйтеп, фикеремне бераз үзгәртте. Остазлары конформист булгач, чир җәмгыятьнең барлык әгъзаларына да тарала инде, бу гаҗәп түгел.
Сүз теге җыелыш турында иде бит әле. Шунда җәмгыятьтә тоткан урыны белән барыбыздан да өстен булган, югары хөрмәткә ия бер шәхес чыгыш ясады һәм тормышның бик күп тармакларына җитәкчелек иткән кеше буларак ике фикер әйтте. «Җитәкче ялганламыйча идарә итә алмый», – диде ул. Мин андый белдерүдән соң зал тын калыр һәм нәфрәт белән гүелдәр дип көткән идем, әмма бернинди дә пауза булмады, зал бердәм һәм куәтле алкышларга күмелде. Икенче фикерне мин бераз оныта төшкәнмен. Аны ялган турындагы хәдисләрне әйткәч таң калган әңгәмәдәшем исемә төшерде. Анысы болайрак яңгырый: «Җитәкче урлашмыйча яши алмый, чамасын белеп урлашырга кирәк». Алкышлар тагын да көчлерәк иде. Җыелыштан авыр тойгылар белән чыгып китәргә туры килде. Җитмәсә, теге шәхес, үзенең сыйныф җитәкчесен бүләкләгәндә, күңеле нечкәргән остаз сәхнәдән төшеп китә алмыйча фикер әйтергә дип микрофонга үрелгәч, укытучысын бар кеше алдында бик ямьсез итеп этеп җибәрде һәм аның колагына нидер пышылдады.
Безнең җәмгыятьнең хәзерге хәле шундый. Сүз Россия турында гына бара дип уйламагыз тагын, ялган глобаль рәвештә планетаның барлык төбәкләрендә дә хакимлек итә. Хәтта нурлы Мәдинәдә йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Төп башына утыртырга теләүчеләр анда да табылачак. Әйе, кайчандыр кешеләрне иманы-дине алдашудан тыя иде, ул булмаса, җәмгыятьтәге законнар җәзасыннан куркып тыелалар иде. Бу чикләр күптән юылды инде. Бик ышанычлы дип санаган кешегә зур суммада акча биреп торып кулы пешкән кеше буларак язам моны.
Без яшәгән чорның фаҗигасе шунда: кешеләр ялганны яраталар һәм (гаҗәп инде) чын дип кабул итәләр. Бу мошенникларга алар белән бармак тирәсендә әйләндереп йөрткән кебек идарә итәргә мөмкинлек бирә. Телефон мошенниклыгының киң таралуы – шуның нәтиҗәсе. Әллә ничә мең километр ераклыкта утыручы алдакчылар (төрмә камерасында да булырга мөмкин алар) телефоннан шундый итеп алдыйлар: гипнозланган кешеләр (арада зур банклар җитәкчеләре бар) үз хисапларында акча җитмәгәч, миллионлы кредитлар алып, караклар хисабына җиңел генә күчерәләр. Эш шундый киң масштаб алды: хәзер, ялган белән гипнозламасыннар өчен, «Госуслуги» аша үзеңә үзең кредит алуны тыюны рәсмиләштереп була. Шулай эшләсәң, мошениклар гипнозлаганда, кредит алып, аларны баетырга телисең, әмма алдан рәсмиләшерелән тыю булгач, банк сиңа кредит бирми. Малың бөтен кала. Ялганны яратасың һәм ялганда тәрбияләнгәнсең икән, үз-үзеңә дә ышанырга ярамый, яратканың белән җәзаланасың, дигән сүз бу.
Ялган җәмгыятькә бик зур матди һәм рухи зыян сала, тормышны фаҗигагә әверелдерә. Дәүләт оешмалары тирәсендә урнашкан бизнес, бернинди уңай нәтиҗәләргә китермәсен белә торып, бик зур проектларга акчалар ала. Түрәләр дә беләләр: бу проект уңышсыз булачак, үз-үзен акламаячак, әмма акчаны мул бүләләр. Үзкыйммәт берничә тапкыр арттырып күрсәтелә, акча бюджеттан булгач, үзем тапкан мал түгел дип, беркем дә борчылмый. Теге укытучыларны бүләкләгәндә зур шәхес әйткән чикләр (чамасын белеп урлау) онытыла. Бик күп акча суга салына, җиргә күмелә. Мәгариф, фән, сәламәтлек саклау тармакларына финанслар калмый. Системаны тоту өчен, бюджетны силовиклар файдасына бүләргә туры килә.
Акка кара белән тегелгән сылтаулар табып, зур конфликтлар оеша, кешелек җәмгыяте дөньякүләм бәрелешкә якыная. Иммунитетын югалткан массалар үз фаҗигаләренә таба берни дә аңламыйча атлыйлар. Югарыда Байден әйткән климат үзгәрешләре куркынычрактырмы әле монда, җәмгыятьтә үлчәүнең ялган тәлинкәсе басу һәлакәтлерәктереме?
Күптән түгел генә бер автор, демократик җәмгыятьтә ахмаклар хакимияткә килә алмый, дигән фикер әйтте. Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәссәләм) ялган турындагы хәдисе кире кага аның демократия белән алдануын. Кыямәт алдыннан бөтен халык эшләрен ахмакларның үз кулларына алачагын әйтә Аллаһның илчесе ул хәдистә. Без шуны күрмибезмени, аек акылга сыймый торган хәлләр тормышыбызга планетакүләм фаҗига буларак бәреп кермиләрмени?
Рәшит Фәтхрахманов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез