• Фото: "Татар-информ"

Көч урыны. Татарстанда Гаилә елына йомгак ясадылар

Ныклы гаилә – ныклы дәүләт. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырган «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны кысасында бу сүзләрнең хаклыгына кат-кат инандык. Марафонда эштә батыр, бәйрәмдә матур булган, балаларына күркәм тәрбия биргән гаиләләр белән танышып кына калмыйча, аларның мәхәббәт тарихлары һәм гаилә традицияләре белән дә таныштык. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

Ил күрке

Берсен алып, берсен куярлык түгел. Барысы да «иң-иң». Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләре бу. Чынлап та, телемарафон кысасында ТНВ студиясенә килгәннәре дә, телеэкраннар аша сюжетларда күренгән гаиләләр дә – барысы да ил күрке булырдай.

Әнә Морев-Максимовлар гаиләсенә генә карагыз! Бу нәселдә СВОда катнашучы 11 кеше бар! Мобилизация буенча повестка икесенә генә килгән булган югыйсә. Әмма гаиләдәгеләр бер-берсен ташламый. Илгә дә, бер-берләренә дә ярдәм итәргә дип, Ватан сагына тагын тугызы китеп бара.

Ил күләмендә танылган Сәид Галиуллинның («Голос. Дети» финалисты. – Авт.) гаиләсенә дә сокланырлык. Әнисе Эльмира – вокал буенча педагог. Әтисе Айрат авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Галиуллиннар гаиләсендә өч егет тәрбияләнә. Һәркайсы җырга-моңга гашыйк.

– Тормыш мәгънәсе – гаиләдә, – ди Айрат Галиуллин.

Батырлар ничек туа?

Бу сорауга җавапны Яңа Чишмә районының Чертуш авылында яшәүче Мусиннар яхшы белә. Танылган көрәшче Булат Мусинның гаиләсе бу! Рәмзия ханым – мәдәният йорты мөдире, Марат әфәнде – «Сибирь» тиз реакция төркеме хезмәткәре. Гаиләнең үз йолдызы – Чулпаны да бар. Ул әле мәктәп укучысы гына.

«Әти-әнием миңа үрнәк», – ди Булат. Кирәк чакта кырыс та, төпле дә тәрбияләре өчен рәхмәтле ул хәзер. «Болар барысы да – минем спорттагы зур уңышларымның нигезе», – ди көрәшче егет. Инде үзе дә гаилә корган Булатның киләчәктә кемнәр үрнәгендә җылы оя корасы көн кебек ачык!

Бәрәкәт – балаларда

Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир, Зөбәер... Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Фәләхиевләрнең бәгырь җимешләре бу. Берсеннән-берсе матурлар, сәләтлеләр! Алсу һәм Мөхәммәт Фәләхиевләр бәхет тә, бәрәкәт тә – сабыйларда, дип саный.

– Балаларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алып кайтырга, тәрбияләргә тиеш без. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Шуңа күрә бала алып кайтудан куркырга кирәкми. Без балаларыбызның күплегендә бәрәкәт күрәбез, – ди ул.

Алар сабыйларына дини һәм хезмәт тәрбиясе бирә. Балалар үзләре дә талантлы. Әйтик, Зөбәйдә телләр өйрәнә. Хыялы – Кытай телен үзләштерү. Уллары арасында спорт сөюче, техника белән мавыгучылар да бар. Гаилә башлыгы Мөхәммәт Фәләхиев – физкультура укытучысы. Ул әле авылда ике дистә елдан артык имам вазыйфасын да башкара. Фәләхиевләр, бар эшне дә бергәләп башкарабыз, диләр. Балалар – һәр эштә дә ярдәмче, кул арасына кереп үсәләр.

23 – бәхетле сан

Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар әле ситса туйларын гына билгеләп үткән гаилә. Аларның никахы 2023 елда Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмәсе кысасында теркәлгән иде. Бу көнне яшьләр әле дә җылы хатирә буларак искә ала. Гаилә елында шатлыклы вакыйгалары күп була аларның. Икесе дә быел аспирантурага укырга кергән. «Беренче елны ике арада ызгыш-талаш булмасын өчен вакытында бер-береңә юл бирә бирергә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга кирәк икән. Без ике як әти-әнидән үрнәк алабыз», – ди алар.

ФИКЕР

Ләйлә Фазлыева, Татарстан вице-премьеры:

– Татарстанда Гаилә елында гаилә статусын күтәрүгә ирешә алдык.  Гаилә – кәеф, хис-кичерешләр, көч һәм мәхәббәт урыны. Сиңа ничек кенә авыр булмасын, якын кешеләрең һәрвакыт: «Без сине яратабыз», – диячәк. Миңа бәхет елмайды: мин әти-әни мәхәббәтендә, әби-бабайлар яратуында коендым, дисәм дә була. Без балачак хисләре, тәэсирләре белән яшибез бит. Татарстан күпбалалы гаиләләре, гаилә традицияләре, олыларга һәм балаларга хөрмәт белән дан тота. Миңа калса, бу сыйфатлар ана сөте белән үк керә.

Яңа елга әзерлек дигәннән, мин – бик традицион кеше. Мин табынга бәрәңге пешереп, суган кыздырып, янына май да өстәп, йә тавык, йә үгез ите куярга яратам. Дусларым, гадәттә, гаилә рецепты буенча балык кыздыруымны сорый.

Эльмира Зарипова, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:

– Россиядә күпбалалы гаиләнең бердәм статусын билгели алдык. Хәзер өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күпбалалы булып санала. Ярдәм чаралары гаиләләргә системалы рәвештә күсәтелә. Бу елның иң төп казанышы – без, ниһаять, гаилә традицияләре турында ачыктан-ачык сөйли башладык. Һәм без «күпбалалы гаилә – ярлы гаилә» дигән калыптан китә башладык. Татарстанда һәр бишенче бала күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә.

Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

– Быел гаилә кыйммәтләренә багышланган бик күп чаралар узды. «Түгәрәк өстәл» янында проблемалы сораулар күтәрелде. Гаиләләргә ярдәм йөзеннән күп кенә түләүләр һәм ярдәм чаралары барлыкка килде. 2025 елга һәм, гомумән, киләсе елларга эш планын төзегәндә, барыбыз да өстенлекле юнәлеш итеп гаиләне күздә тота.

Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе:

– Россиядә игълан ителгән Гаилә елына зур игътибар бирелде. Күпбалалы, матур гаиләләр, буыннар бәйләнеше турында күп күрсәттек, күп яздык. Бу – мөһим һәм кирәкле эш. Гаилә – илнең нигезе. Гаиләбезнең берничә буыны, гадәттә, Сабан туйларында бергә җыела. Яңа ел кичен һәркайсыбыз үз өендә каршылый. Әмма 1–2 гыйнвар көннәрендә бергә җыелабыз. Пилмәнне дә кул белән бөгәбез, әлбәттә. Шулай ук Яңа ел алдыннан бергәләшеп винегрет салаты да ясыйбыз.

Татьяна Ларионова, Россия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләсе буенча комитеты әгъзасы:

– Барлык гаиләләр дә нык, имин булсыннар. Ел саен Яңа ел сәгате сукканда өч теләк телим. Берсе аның эшкә бәйле булса, икенчесе якыннарыма кагыла. Өченче теләк – үзем өчен. Иң мөһиме – алар һәрвакыт чынга аша. Яңа ел табынына «Тун астында балык» салатын әзерлим. Аны ашап караганнар, моннан да тәмлерәкне ашаган юк иде, ди.

Айгөл Хурамшина, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры:

– Демографик вазгыять дүрт күрсәткеч белән бәяләнә: никахлашу, аерылышу, туу һәм үлем очраклары. Никахлашу һәм туучылар саны кимү тенденциясе бар, әмма шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан күрсәткечләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән һәм хәтта Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечләрдән дә яхшырак. Ягъни никахлашу бераз югарырак, аерылышу бераз түбәнрәк.

Соңгы арада күрелә торган чаралар туучылар санына уңай йогынты ясар дип уйлыйм. Әмма шуны аңласак иде: бу нәтиҗәләр бүген-иртәгә булмаячак. Сабый дөньяга килсен өчен дә 9 ай кирәк бит. Тырышлыкның нәтиҗәсен күрү өчен ким дигәндә 5–10 ел таләп ителә.

Гаилә елы – саннарда

Ир-егетләр 25–29 яшьтә гаилә корган, кызлар 18–24 яшьтә кияүгә чыккан.

Хәзерге вакытта Татарстанда 480 мең балалы гаилә яши. Аларның 55 меңнән артыгы – күпбалалы.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырган «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафоны 12 сәгать дәвам итте. ТНВ студиясендә 4 пар никахларын рәсмиләштерде. Марафонда 50 ләп гаилә катнашты. Студиядә кунак булган иң кечкенә сабыйга нибары 6 ай иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре