Кояш нурлары җитмәүдән кешене йокы басарга, битарафка әйләндерергә мөмкин.
22 сентябрьдән соң көннәр кыскара, төннәр озыная башлады. КФУның Университет клиникасы табибы – йокы белгече Лилия Шаһиәхмәтова “КП-Казан” хәбәрчесенә кояш нурлары җитмәүнең яшәешебезгә ничек йогынты ясавы һәм моңа җайлашу серләре турында сөйләп үткән.
Кояш нурлары организмда серотонин матдәсе эшләп чыгарылуга ярдәм итә. Ул азайса, эшкә сәләт кими, кәеф начарая, йокы баса.
Табиб көз көне йокы режимын төгәл үтәргә киңәш итә. Иртән йокыдан торганда урамда әле караңгы икән, мелатонинны җимерү, ягъни уянып җитү өчен, яктырак ут кабызырга кирәк. Шулай ук форточканы ачарга. Ә инде физик күнегүләр йокыдан тулысынча уянырга ярдәм итеп, үзеңне күтәренке рухта хис итә башлау мөмкинлеге бирәчәк.
КФУның психологик кафедрасы доценты Илдар Абитов исә кәефне күтәрү өчен һава торышы әйбәт булганда урамда күбрәк йөрергә, яраткан эш белән шөгыльләнергә, якын кешеләр белән аралашырга, ял турында онытмаска, шулай ук файдалы, тәмле ризыклар белән тукланырга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез