Койманың ике ягы: авылга кем хуҗа?

Хәзер күпчелек авылларда инвесторлар, эре агрохолдинглар эшли. Максатлары билгеле – күбрәк керем алу. Шул ук вакытта элеккеге колхоз системасын саклап калып, үз җирләренә үзләре хуҗа булган хуҗалыклар да бар. Дөрес, алары күпкә азрак. Инвестор килгән авылларда тормыш ничек үзгәргән? Элеккечә яшәргә тырышучылар ничек көн күрә? Бу сорауны җирлек башлыкларына бирдек.

РӘСИМ ЛАТЫЙПОВ

Танышу

Балтач районының Салавыч авыл җирлеге дүрт авылны берләштерә: Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Биктәш һәм Сәрдегән. Аларда 460 хуҗалык бар, 1600 кеше яши. Авылларда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортлары, шәхси стоматология, китапханә, ФАП, кибетләр, почта, спорт комплексы, хоккей, футбол, уен мәйданчыклары бар. Мәктәптә 174 укучы укый, балалар бакчасына 70 ләп бала йөри.

Авылларда кайсы хуҗалык эшли?

Шушы дүрт авылда да «Татарстан» хуҗалыгы эшли. «Кызыл Байрак» колхозы 1952 елда оеша, аннары ул «Социалистик Татарстан» итеп үзгәртелә, ахырда «Татарстан» хуҗалыгы булып кала. 73 ел дәвамында хуҗалык белән бер нәсел кешеләре җитәкчелек итә. Әлеге вакыттагы җитәкчесе – Айнур Нотфуллин. Шушы авыллардагы 204 кеше әлеге хуҗалыкта эшли. Чыгып киткәннәр арасында кире кайтучылар бар. Әле менә яшь белгечләргә унбер йорт салырга җыеналар. Җирләре билгеләнде, йортларын күтәрәсе калды. Бу шулай ук авыл халкына, колхоз эшчеләренә зур ярдәм.

Авыл тормышында хуҗалыкның терәген сизәсезме?

Җирлектә нинди генә сорау булмасын, хуҗалык бер эштән дә читтә калмый. Әйтик, быел җәен Сабан туе, Питрау бәйрәмен оештырганда ярдәм иттеләр. Башка бәйрәмнәр дә аларсыз узмый. Хәзерге вакытта чишмәне төзекләндерәләр. Анысына да хуҗалык ярдәме кирәк. «Авыл территорияләрен төзекләндерү» программасы буенча башкарыла торган эшләрнең дә күпмедер өлешен хуҗалык үз өстенә ала. Мәчетләрне төзекләндерде, «Салавычым – бәхет иле» дип аталган күләмле китап басылып чыкты. Мәктәптә агрокласс ачу мәшәкатьләре белән йөриләр. Анда да хуҗалык 5 млн сумлык ярдәм күрсәтә. Киләчәккә дә планнар зурдан. Бер урамга асфальт җәяргә планлаштырабыз. Үземнең дә авыл өчен ярдәм сорап кергән чакларым күп, Айнур Рамилевич та: «Әйдәгез, моны эшлик әле», – дип тәкъдим итә. Сөйли, саный китсәң, эшләнгән эшләр бик күп.

Халык иң элек кемгә мөрәҗәгать итә?

Колхозга, әлбәттә. Аннан соң – авыл советына. Авылга берәр нинди бәла-каза килсә, үзем дә иң беренче чиратта хуҗалыкка барам, халык та шулай ук. Авыл советының техникасы юк. Кышын урамнарны кардан ачуны да, су проблемаларын хәл итүне дә хуҗалык карый. Быел җирлектә 36 млн сумлык «Чиста су» программасы кысасында суларны карыйлар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калганы юк. Эшчеләренә ашлыгын да, итен дә бирә, бозавын да сата. Колхозда эшләп, пенсиягә чыккан кешеләрне дә онытмый.

Туган җир җылысын тоясызмы?

Әлбәттә. Авылдашлар да шундый ук фикердәдер дип уйлыйм. Бездә җир бүлешеп йөрүче дә, хәтта мондый уйны башларына китерүче дә юк. Күпчелек сорауларны халык белән уртага салып хәл итәбез. Шулай да ахыргы сүзне алар: «Син – бу авылның хуҗасы, үзең ни дисәң, шулай булыр», – диләр. Без инде аларны хуҗалык рәисе белән бергәләп хәл итәбез.

АЛСУ ШАКИРОВА

Танышу

Нурлат районының Бикүле авыл җирлегенә өч авыл керә: Бикүле, Илюткино авыллары һәм Березовка бистәсе. 323 хуҗалыкта 674 кеше яши. 9 еллык мәктәптә – 19, башлангычта 3 укучы укый. Авылларда клуб, ФАПлар, почта, китапханә, кибетләр, мәчет, уен мәйданчыклары бар.

Авылларда кайсы хуҗалык эшли?

2004–2005 елдан бирле безнең авыл җирләрен «Сөләйманов А. И.» фермер хуҗалыгы эшкәртте. Узган ел җирләр «Чистополье» агрохолдингы карамагына күчте. Әлеге вакытта да берсеннән икенчесенә күчеш чоры. Документ эшләрен җайлап бетерәселәре бар. Пайчылар алдындагы 2024 ел өчен бурычларны «Чистополье» агрохолдингы түләде. Үзебезнең авылларда фермалар юк. Халык җиде чакрым ераклыктагы Биләркүл авылындагы комплекста эшли. Анысы шулай ук «Чистополье» агрохолдингыныкы. Моңа кадәр күпчелек кеше Нурлатка барып эшләде. «Чистополье» килгәч, авыл халкы кабаттан хуҗалыкка тартыла башлады. Механизаторларны, каравылчыларны югары хезмәт хаклары белән җәлеп итәләр. 70–90 мең сум акча алу авыл җире өчен бик яхшы бит инде.

Авыл тормышында хуҗалыкның терәген сизәсезме?

Моңа кадәр бернинди дә ярдәм булмады. Барысын да үзебез таба, үзебез эшли идек. Юлларны да чистарттык, чүп үләннәрне дә чаптырдык, күпер дә салдык, күл дә казыттык, суларны да карадык. Авылның төзеклеген сакларга үзара салым акчасы бик булышты. Аны 2500–3000 сумнан җыеп килдек. Дөрес, «Сөләйманов А. И.» хуҗалыгы картлар көненә ризык белән пакетлар тарата иде. Яңа хуҗа килгәч, бераз ярдәм күрә башладык. Быел Сабан туе үткәргәндә: «Хат языгыз, ярдәм итәрбез», – дип үзләре тәкъдим итте. Агрохолдинг эшләгән башка җирлек башлыклары әйтүенчә, игътибарсыз калдырмыйлар. Безнең әлегә башка сораулар белән мөрәҗәгать итәргә туры килгәне юк. Өйрәнелгән гадәт буенча, үзебезне үзебез карыйбыз. Агрохолдинг эшли башлагач, кереп танышып чыккан идем. Чөнки бик зур проблеманы хәл итәсе бар иде. Элеккеге хуҗалык кешеләргә пай җирләрен алырга рөхсәт бирмәде. Яңа хуҗаларга: «Сез бирәчәксезме?» – дип кердем. Алар ныклап торып эшли, төрле программаларны тормышка ашыра башлаганчы, җирләрне алып калырга мөмкинлек булды. Шулай итеп, ике кеше 20 һәм 24 гектар пай җирләрен бүлеп алды. Бу – безнең өчен зур уңыш.

Халык иң элек кемгә мөрәҗәгать итә?

Авыл җирлегенә. Узган ел ике кешенең йорты тулысынча янып бетте. Янгында зыян күргән авылдашыбыз, районнан бирелгән 150 мең сумга халыктан җыелган 50 мең сумны кушты да, 200 мең сумга йорт сатып алды. Хуҗаларның икенчесе Нурлатта яши иде, авылга кайтып-китеп кенә йөрде. Торыр урыны булса да, аңа да районнан ярдәм күрсәтелде, халык та сәдака бирде. Бәла-каза, борчу-хәсрәт килсә, моңа кадәр авырлыкны халык белән бергә күтәрдек. Инвесторларга мөрәҗәгать иткән булмады.

Туган җир җылысын тоясызмы?

Безнең авыл халкы өчен туган җир – пай җире түгел, ә үзе яшәгән йорты һәм ишегалды, дип уйлыйм. Шуңа күрә пай җиренә кем хуҗа булса да, ул артык борчылмый. Берәү әле күптән түгел генә шәһәрдән күченеп кайтып, йорт сатып алды. Аның авылда пай җире бер вакытта да булмаган, ләкин ул бит картаймыш көнендә: «Бу – минем туган җирем», – дип кайткан. Шуңа күрә хуҗалыкка кем генә килсә дә, кеше барыбер авылда үзен хуҗа итеп тоя, чөнки аның нигезе һәм кыйбласы бар. Кыйбла дигәндә, мин динне һәм гыйбадәт йортын күз алдында тотам. Ә дин бездә көчле, мәчетләребез эшләп тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре