Север, Енисей, Ной, Геракл, Радость, Услада, Космос... Мәскәүдә яңа туган балаларга әнә шундый исемнәр кушалар икән. Россия башкаласының ЗАГС идарәләрендә үзенчәлекле исемнәргә кызыксыну зур, диләр.
Мәскәү дигән булабыз да без, үзебезнең Казанда да ата-аналар кимен куймый икән бит әле. 15–21 июль аралыгында республика башкаласында Мирас, Мира, Аврора, Амфетрира, Эрен, Эмраннар туган әнә. Чаллыда да узган ел «мөгез чыгаручылар» күп булган. Малайларына Андраник, Карталь, Дарий, Самаэль, Румит (киресенчә Тимур икән), ә кыз балаларга Аюна, Саломэ, Декабрина дип кушучылар табылган. Мондый мәгълүматларга күз салгач, якын арада Әминәләр, Мәликәләр, Әмирләр, Кәримнәр бөтенләй кимер төсле. Ник дигәндә, «баламның адашлары азрак булсын» дип тырыша бугай бит ата-аналар.
Һәр исемнең мәгънәсе генә түгел, үз энергетикасы да бар. Димәк, исем кушуга «әйдә, ярый» дип кенә карарга ярамый. Психолог Рузилә Әхмәтшина-Казанцева да яңа кешегә нинди исем кушасына җитди карарга киңәш итә.
– Ата-анасы сайлап кушкан исем белән кеше гомере буе яши һәм үзеннән соң дәвам калдыра. Исем – иң еш ишетелә, кешене башкалардан аерып тора торган, шул ук вакытта нәселнең дәвамын күрсәтә торган мәгълүмат чыганагы да әле ул. Агач тамырсыз корыган кебек, кешенең дә, нәселен белмәгән очракта, энергия дәрьясы югала, көче кими. Кешеләр белән күп эшләгәч, алардагы исем көченең энергиясен күрәм һәм моңа сокланам. Әгәр дә яшь әти-әниләр, психологик әзерлек мәктәпләренә йөреп, үсеш юлын сайласа, рухият белән кызыксынса, исемнәргә дә башка күзлектән карый башлар иде, – дигән фикердә ул.
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин кеше язмышының исеменә бәйле булуын инкарь итми.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) начар мәгънәле исемнәрне алыштыра торган булган. Ул моны: «Исем җисемгә туры килә», – дип аңлаткан. Кешене яхшы исем белән атасаң – яхшылык, начар исем белән атасаң, начарлык тартып торырга мөмкин. Шуңа күрә бу сүзләрдә дөреслек бар. Кеше тормышта ниндидер авырлык кичерсә, авырып китсә, исемен үзгәртә ала. Андый чакта кешегә шулай эшләргә киңәш итәбез дә, – ди ул. – Дини күзлектән караганда, башка дингә бәйле исемнәрне кушу тыела. Моңа Марс, Венера, Диана кебек исемнәр керә. Болар – мәҗүси исемнәр. Аларны кушкач, син дә шул дингә караган булып чыгасың. Мәгънәсе ямьсез булган исемнәр дә бар. Андыйлар совет чорында аеруча күп очрый иде.
Исем кешене гомере беткәнче озата бара. Үкендертә, күңелне кыра торган булмасын иде ул! Радость, Север, Аврораларның да кайчан да булса бер әби-бабай буласы бар бит әле. Күрше тавыгы һәрвакыт күркә булмый ул.
СОРАШТЫРУ
Зефир хәзрәт Хәлилов, мәчеттә имам-хатыйп:
– Минем әти-әнием – 1940 нчы елгылар. Исемне әти кушкан. Әниемнең миңа Зөлфәт дип кушарга теләге булган. Әти сельсоветка барып кайткан да әнигә: «Балабызны Зефир дип язуын бирделәр, Зөлфәт дип кушып булмый инде», – дигән. Еш кына әтидән: «Ник алай куштың? Мәктәптә укыганда да «баллы» дип үртиләр иде», – дип әйткәли идем мин (көлә). Баксаң, исемнең тарихы бар булып чыкты. Әтием парашюттан сикерергә ярата иде. Парашютчы дусты булган моның. Исеме – Зефир! «Малай туса, шулай дип кушам», – дип үзенә сүз куйган булган әти.
Мәдрәсәдә укыганда, исемемне Җәләлетдин дип үзгәрткән идем. Казан мәчетләрендә эшләгәндә шул исем белән хезмәт куйдым. Авылга кире кайткач, яңадан Зефир хәзрәт булдым. Әле дә: «Җәләлетдин хәзрәткә сәлам әйтегез», – дип сәлам әйтеп җибәрә Казандагылар. Паспортта Зефир булып калдым.
Шөкер, ата-аналар хәзер үзебезнең мөселман исемнәренә кайта башлады. Сөләйман, Кәрим, Ибраһим, Гайшәләр дөньяга килә! Берара сериаллар шаукымына бирелеп, сериалдагы геройлар исемнәрен кушу модада иде. Ата-анага аңлатырга кирәк. Алар, шулайрак итсәң, шулай итсәк, күркәмрәк булыр, дигән белән килешә бит. Бу дөнья белән генә түгел, теге дөньяда да кешене исеме белән дәшәчәкләр. Шуңа исем сайлау – бик җитди эш ул.
Робсон Мусин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Әткәй сугышта булган. Шунда инглизләр белән очрашкач, Америка җырчысы Робсон турында ишеткән. Аның исемен миңа кушканнар. Әбиләр Рәбсүн дип тә әйтә иде. Гаиләдә 11 бала үстек. Абыемның исеме дә үзенчәлекле: Джон исемле. Студент вакытта, әллә исемемне үзгәртимме икән, дип аптырап йөргән чаклар да булмады түгел. Тик әти кушкан исемне алмаштырырга күңелем кушмады.
Лиана Мәрдәнова, «ВТ» хезмәткәре:
– Минем әнинең исеме Силина. Апасы – Светлана. Тормыш иптәше исә – Ригель. Аларның балалары Ирина һәм Регина. Гомумән, Актаныш өчен бу исемнәрнең барысы да бик «нормальный». Әнигә исемен әткәү, ягъни әнинең әтисе кушкан. Әниемә баштарак Инсия дип кушарга теләгәннәр. Ләкин Силина исеме күңелләренә күбрәк хуш килгән. Миңа да баштарак Диана, Лилиана исемнәрен кушмакчы булганнар, ди. Әмма Чия апабыз Светлана: «Лили»лап тормыйбыз инде!» – дип, Лиана исемен кушарга тәкъдим иткән.
Нәркис Зиннәтуллин, җырчы, тамада:
– Миңа исемне әни сайлаган, мулла кушкан. Беркемгә дә атап кушмаганнар. Әнием китапханәдә эшли. Шундагы исемлектән табып, ошатып, куштырган. Кешенең язмышы исеменнән түгел, үзеннән тора дип саныйм. Минем ике улым бар. Берсе – Нариман, икенчесе Раян исемле. Хатыным белән исем сайлаганда, татарча да, русча да язылышы бертөрле булсын, дидек. Аннан исемнәрнең мәгънәсе көчле булуына басым ясадык. Яңгырашлары да охшаган бит.
Бриллиант Абзалова:
– Миңа бу исемне әбием кушкан. Мәктәптә укыган елларда исемемнән ояла идем. «Балагызга кеше исеме кушмагансыз», – диючеләр дә булды. Инде Казанга укырга киткәч, исемемне кабул иттем. Бриллиант булуымны белгәч, барысы да гаҗәпләнә иде.
Сан
* Россиядә бу елның беренче кварталында 300,2 мең сабый туган. Татарстанда өч айда 8,28 мең бала дөньяга килгән.
* Илдә соңгы ун елда исем алмаштыру популярлашкан. Чагыштыру өчен: 2012 елда исемен үзгәрткән россиялеләр 80,5 мең кеше булган, 2017 елда – 85,8 мең, ә 2022 елда алар инде 126,6 мең кешегә җиткән.
Балага нинди исемнәр кушарга ярамый?
❌ Балаларыбызны Аллаһы исемнәре белән атарга ярамый.
Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә ГАБДРАХМАН дип атарга кирәк, ягъни «гәбд» кушымчасын өстәргә. Гәбд кол дигәнне аңлата. ГАБДРАХМАН Рахманның колы дигәнне белдерә.
❌ Шулай ук пот (идол) исемнәре белән атау ярамый.
Мәсәлән, Рәсүлебез вакытында Сәнам (хатын-кыз матурлыгын гәүдәләндергән пот) исеме киң таралган була. Пәйгамбәребез ул исемне тыя һәм кешеләр аны икенчегә үзгәртә.
❌Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабәне әти-әнисе Гәбдешшәмс, ягъни «Кояш колы» дип атаган була. Рәсүлебез, кеше Кояш, Ай колы дигән исемнәр белән атала алмый, дип, аны Габдрахманга алыштыра.
❌ Әгәр исемнең яңгырашы матур булып та, мәгънәсе ямьсез, сәер булса, андый исемнәрне кушмау хәерле. Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас.
(«Дин вә мәгыйшәт»)
Шулай дигән...
Иске авыздан яңа сүз! Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгатендә туу турындагы таныклык дизайнын яңартырга тәкъдим итте. Депутат фикеренчә, документка сабыйның фотосурәтен дә өстәргә кирәк. Бер тапкыр ябыштырдың да бетте түгел инде: балага 3, 7, 10 яшь тулган саен фотосурәтләрне яңартып торасы, ди. «Фотосурәт булмау документның чынбарлык белән тәңгәл килү-килмәве җәһәтеннән сораулар тудыра, гомумән, таныклык үзенең мәгънәсен югалта», – дигән Хамзаев үзенең мөрәҗәгатендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез