Көллиятләрдә кадрлар әзерләүне тизләтергә тәкъдим иттеләр

Көллиятләрдә кадрлар әзерләүне тизләтергә тәкъдим иттеләр.Белгечләрне предприятие җитәкчеләренең сорауларыннан чыгып укытырга җыеналар.

Кадрлар кытлыгы барыннан да бигрәк сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында күзәтелә. Фаразлауларга караганда, 2025 елда авылда белгечләр җитмәү 300 мең кешегә җитәргә мөмкин. 2030 елга кадәр Россиядә эшче кулларга иҗтыяҗ 2 миллион кеше тәшкил итәчәк. Иң зур кытлык эшкәртү производстволарында, транспорт һәм логистика өлкәсендә булачак. Проблеманы Федерация Советында "Профессионалитет" проектын уңышлы сынау ярдәмендә һәм урта һөнәри уку йортларында хәл итмәкчеләр.

Искә төшерәбез, 2022 елдан урта һөнәри белем бирү системасында "Профессионалитет" федераль проекты эшли. Ул колледжлар базасында кадрлар әзерләү өчен эш бирүчеләр белән бергә укыту-җитештерү кластерларын булдыруны күздә тота. Кластерлар инде 350 төбәктә булдырылган. Бу эштә икътисадның 24 тармагыннан 1600 предприятие катнаша. Алар үз базасында урта һөнәри белем бирү программаларын конструкцияләүнең яңа технологиясен эшли, тәҗрибә үткәрәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре