Кесә телефоны булган балаларның 96 проценты төнлә дә аны кулыннан төшерми. Илдә үткәрелгән соңгы тикшеренү нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. Шул ук вакытта, һәр икенче әти-әнинең бу хакта хәбәрдар булмавы ачыкланган. Белгечләр исә чаң суга: балалар чынбарлыкны телефон экранына алмаштырды, ди алар. Ике арада чик калдымы? Баланы телефон коллыгыннан ничек коткарырга? Әлеге сорауларга җавапны белгечләр белән эзләдек.
Казанда яшәүче Гөлфирә Гыймадиева бакчага йөрүче улы Ниязга да, дүртенче сыйныфка баручы кызы Зөлфиягә дә телефон бирми. Гаиләдә тәртип шундый.
– Балаларның кесә телефоннары гомумән дә юк. Мәктәптә укучы кызымның элемтә өчен махсус кул сәгате бар. Кирәк булса, шуннан шалтырата. Кичләрен без, өлкәннәр дә, диванга кырын ятып телефон актармыйбыз. Шуңа күрә социаль челтәрләрем дә юк. Телефон – бары тик элемтә чарасы гына. Уку һәм эш өчен өйдә компьютер бар. Әти-әнидән күрмәгәч, балалар да гаджет сорамый. Бу – мөгез чыгарырга тырышу яки артта калганлык билгесе түгел. Мин сәгатьләр буе телефон экранына төбәлеп утыруның бернинди дә файдасын күрмим. Ә менә интернетта чамасыз утыруның зыяны бик күп, – ди әни.
Мондый гаиләләр сирәк, әлбәттә. Күпчелек бүгенге балалар кулына телефон тотып туа, дигән фикердә. Үзебез үк биләүсәдәге балага да телефон тоттырып куябыз бит. Бирмичә кара әле, каравыл кычкырачак.
Югары икътисад мәктәбе үткәргән сораштырудан күренгәнчә, 3–6 яшьлек һәр өченче баланың кесә телефоны бар. Ә 12–14 яшькә әлеге күрсәткеч 90 процентка җитә. Үсмерләр интернетта көненә уртача 380 минут утыра. 4–17 яшьлекләр гаджетларда күбрәк мультфильмнар, төрле товарларга күзәтү («распаковка»), лайфхаклар, видеоклиплар һәм кино карый, блогерларны күзәтеп бара, социаль челтәрләргә керә.
Баксаң, балалар төнлә дә телефоннан аерылмый. «Известия» басмасы тәкъдим иткән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, кесә телефоны булган малай-кызларның 96 проценты төнге сәгать унбер белән иртәнге сәгать биш арасында гаджетлардан файдалана. Шул ук вакытта, әти-әниләрнең 55 проценты: «Минем балам төнлә йоклый», – дип ышандырып әйткән. Димәк, белмиләр. Өлкәннәрнең 22 проценты гына бу хакта хәбәрдар. Тик бу бәйлелеккә каршы ничек көрәшергә икәнен белмиләр.
«Башта өлкәннәрне өйрәтәсе»
Гаджетларның сәлмәтлеккә зыяны турында табиб-педиатр, доцент, медицина фәннәре кандидаты Илдус ЛОТФУЛЛИН белән сөйләштек.
– Йоклар алдыннан телефонда утырырга ярыймы?
– Телефон, смартфоннар баланың төп эш-шөгыльләре – сәламәт йокы, ашау һәм спортка дигән вакытына комачау итәргә тиеш түгел. Югыйсә алар бик зур зыян салырга: гади җәрәхәтләнүдән алып (мәсәлән, велосипедка утырган килеш телефонга текәлеп барган бала егыла ала), гаджетларга бәйлелеккә кадәр китереп җиткерергә мөмкин. Йокларга ятар алдыннан кимендә бер сәгать кала телефоннан баш тарту – сәламәт йокының ун кагыйдәсенең берсе. Кулга гаджет тоткан килеш, видеоролик тавышына йоклап китү – йокыны боза. Сүз уңаеннан, бу – өлкәннәрнең яраткан гадәте – эшләп торучы телевизор каршында йоклап китүгә дә кагыла.
– Балага ничә яшькә кадәр телефон бирмәү хәерлерәк?
– Россиядә моңа бәйле фәнни стандартлар юк. Халыкара педиатрия берләшмәсе исә бу мәсьәләдә шактый катгый: алар 18 айга кадәрге сабыйларга гомумән дә телефон күрсәтмәскә, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аны бик чикле күләмдә генә бирергә киңәш итә. Алга таба интернетта утыру вакыты малай-кызларның үсеш үзенчәлекләренә бәйле, кемдер моңа иртәрәк әзер була, икенчеләре исә юк. Балага кесә телефоны сатып алырга вакытмы-юкмы икәнен аңларга ярдәм итүче махсус сораштырулар да бар. Мәсәлән, PhoneReady анкетасы шундыйлардан.
Балага телефон сатып алганчы түбәндәгеләрне исәпкә алырга киңәш итәм:
* аңа гаджет чыннан да кирәкме? (Мисал өчен, өй белән мәктәп арасы ерак, иптәшләре белән аралашу, иминлек өчен кирәк);
* бала башка медиа җайланмалардан файдалану вакытын чикли аламы? (Мәсәлән, без телевизор караудан бик җиңел баш тартабыз);
* баланың холкы нинди? (Ул бик тиз кызып китүчән яки, киресенчә, төпле фикерле).
Ничек кенә булмасын, без санлы дөньяда яшибез. Балаларга ул уку өчен дә кирәк. Шуңа күрә телефонны тыеп кына тыелып булмый. Чикләр югалмасын өчен баланың кесә телефонына «әти-әни контроле» кушымтасын урнаштырырга мөмкин. Гаилә медиа планы төзүнең дә файдасы бар: кем, кайчан, нәрсә карый икәнен алдан ук сөйләшеп куегыз. Балага социаль челтәрләрдән янаган куркыныч турында да аңлату зарур. Моңа бәйле ачы тәҗрибә: танышымның улы «ВКонтакте»дагы бер төркемдә ясалган басым астында үз-үзенә кул салды.
– Медицина күзлегеннән чыгып караганда, гаджетларның файдасы бармы?
– Телефон, смартфон, планшет ул – кулдагы корал гына. Барысы да аннан ничек файдалануыбызга бәйле. Телефонда чамадан тыш утыру зыянлы, әлбәттә. Без, әти-әниләр, балаларны телефоннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә тиеш. Ә моның өчен иң элек үзебезгә өйрәнәсе.
«Ярамый!»лар булышмый
Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан НИГЪМӘТҖАНОВА-ГАРӘФИЕВА әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
– Гаджетларга бәйлелек куркынычмы?
– Ни кызганыч, бүгенге технологик яктан зур үсеш алган тормышта виртуаль дөнья чынбарлыктан күпкә кызыграк. Алай гына да түгел, баланың баш мие смартфондагы яраткан уен, кушымтаны наркотик кебек кабул итә. Баш миендә дофамин, ягъни бәхет, канәгатьлек гармоны бүленеп чыга. Шуңа күрә баланың гел телефонда утырасы килә. Бу исә үз чиратында биологик дәрәҗәдә генә түгел, ә психологик дәрәҗәдә дә бәйлелек барлыкка китерә. Соңгысы балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә куркыныч.
– Аны тыю дөресме?
– Гаджетлар – заманча тормышыбызның бер өлеше. Бала кулыннан телефонны тартып алып, без турыдан-туры аның социальләшүе, җәмгыятьтә үз урынын табуга бәйле кыенлык тудырачакбыз. Чөнки балага яңалыклар үзәгендә булу, иптәшләре белән аралашу, ни белән булса да шөгыльләнү мөһим. Ә болар барысы да – телефонда. Шуңа күрә белгеч буларак, мин телефонны тыйганчы, аннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтү яклы.
Телефонда утыручы балага ярдәм кирәк икәнен аңларга ярдәм итүче билгеләр
! Бала телефонны кулыннан төшерми.
! Аның кәефе телефонда утыру-утырмауга бәйле.
! Гаджетны кире алу өчен, бала теләсә нәрсә эшләргә әзер.
! Игътибарны телефон экраныннан читкә юнәлтү кыенлаша.
! Гаджетта утырганнан соң, бала үзен агрессив тота.
! Телефон карарга рөхсәт ителгән вакытка бәйле таләпләр үтәлми.
! Дуслар белән вакыт үткәрү һәм телефон арасында бала соңгысын сайлый.
– Баланы телефоннан ничек тартып алырга?
– Әйткәнемчә, тыю – мәсьәләне хәл итү җае түгел. Киресенчә, болай эшләп әти-әниләр балага зыян салырга мөмкин. Иң яхшы очракта бу – өйдәге җәнҗал, иң начары психологик яра белән тәмамланачак. Соңгысы бала әти-әни контроленнән чыккач чагылачак. Шуңа күрә белгеч буларак «Ярамый!» дип кенә чикләнергә түгел, ә телефоннан файдалануны чикләгән очракта аңа алмаш тәкъдим итәргә киңәш итәм. Гаджетлар ни өчен үзенә тартып тора соң? Чөнки бала смартфон экраны аша тормышта булмаган хис-кичерешләрен ала. Телефонга бәйлелек кечкенә яшьтән үк барлыкка килә. Сәбәбе барыбызга да билгеле: өлкәннәрнең еш кына бала белән уйнап утырырга вакыты юк. Комачау итмәсен өчен, кулына телефон тоттыралар. Югыйсә балага игътибар кирәк. «Телефонда утырганчы, йөреп кайт», «Китап укы», «Файдалы эш белән шөгыльләнсәң иде» кебек гомуми сүзләр булышмаячак. Балалар белән ешрак сөйләшегез, вакытны бергә үткәрегез.
Фикер
Гүзәл ИДРИСОВА, Татарстанның атказанган артисты:
– Бу яктан без – таләпчән әти-әни. Телефонда күп утырырга рөхсәт итмибез. Уку өчен кирәк булмаса, аны, башны ял иттерү өчен, ун-унбиш минут кына карый алалар. Буш вакытлары булса, урамга чыгарып җибәрергә тырышам. Үз йортыбыз белән яшәгәч җайлы, саф һавада берәр сәгать хоккей уйнарга мөмкиннәр. Берәр җирдә чыгыш ясыйсы булса, кичтән киемнәрен, уен коралларын да үзләре әзерли. Гомумән, балалар белән даими шөгыльләнергә кирәк. Бу аларның физик сәламәтлегенә дә, сәләтләрен ачарга ярдәм итүгә дә кагыла.
Мәктәп укучыларына компьютерда өзлексез утыру вакыты
1–4 сыйныфлар: 15 минут
5–7 сыйныфлар: 20 минут
8–9 сыйныфлар: 25 минут
10–11 сыйныфлар: 30 минут
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез