Тик амбарга кайтып җиткән ашлыкка да бәяләр куандырмый. Булганы үзебезгә җитә, әмма алдагы көн турында да уйлыйсы бар бит әле. Ә сөт һәм ашлык бәяләре түбән булганда, киләчәкне кайгырту бер дә җиңел түгел.
– Быелгы җәй игенчелек һәм уңыш формалашыр өчен яхшы килде, вегетация чорында дым кытлыгы булмады. Шул ук вакытта урып-җыю вакытында республикада уртача 165 мм явым-төшем күзәтелде, бу – уртача күпьеллык күрсәткечләрнең 150 проценты дигән сүз. Әлеге күренеш туфракның артык дымлылыгына китерде һәм урып-җыю эшләрен авырлаштырды, – диде журналистлар белән очрашуда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Җитәкче әйтүенчә, Татарстанда 4,5–4,7 млн тонна ашлык җыеп алырга фаразлаган булганнар, ләкин, әлегә алдан исәпләүләр буенча, игенчеләр 700 мең тонна ашлыкны җыеп ала алмаган. Министр моны: «Бу – республика өчен дә, ил өчен дә зур сан. Хуҗалыкларның күпме акча югалтканын әлегә әйтеп булмый», – дип бәяләде. Билгеле булганча, туфракның артык дымлылыгы сәбәпле 1 октябрьдән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу игенчеләргә иминият түләүләрен алырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, аларга кыр эшләре белән бергә әле документлар белән дә йөрергә туры киләчәк. Шул ук вакытта Агроиминиятләштерү илкүләм берлеге мәгълүматлары буенча, хуҗалыклар чәчүлек мәйданнарын иминиятләштерергә бик атлыгып тормый. Татарстанда әлеге күрсәткеч – 549 мең гектар, ягъни барлык мәйданның 22 процентын тәшкил итә.
Яңгырлар ашлыкның сыйфатына да йогынты ясамый калмады. Анысын Марат Җәббаров да инкарь итми.
– Көннәр матур торганда без күбрәк 3 нче һәм бераз 4 нче класслы ашлык җыеп алган идек. Соңрак җыелганнарның сыйфаты кимеде, әлбәттә. Шуңа күрә башлыча 4 һәм 5 нче класслы ашлык булды. Артык борчылырга урын юк, фуражга анысы да кирәк. Аңа карамастан республикада ашлык җитә, – диде ул.
Татарстан икмәгенә иң күп өлешне Тәтеш (195 мең 449 тонна), Арча (194 мең 721 тонна) һәм Буа (194 мең 503 тонна) районнары игенчеләре керткән.
леге вакытта кырлардан ашлыкка кукуруз, рапс, җитен, көнбагыш, соя һәм бәрәңге җыеп бетерәселәре бар. Гомумән алганда, быел майлы культуралардан тагын 1 млн тонна чамасы уңыш җыеп алырга фаразлыйлар. Шикәр чөгендеренең уңышы да начар булырга охшамаган. Быел анысын 52,9 мең гектар мәйданда үстерделәр. Әлеге вакытта барлык мәйданнарның 75 процентында эшләр төгәлләнеп килә. Уңдырышлылык гектарыннан 529 центнерны тәшкил итә, гомумән алганда 2,3 млн тонна уңыш җыеп алырга ниятлиләр.
Шул ук вакытта аграрийлар киләсе ел уңышын да кайгырта. Җир эшкәртәләр, 484 гектарда уҗым культураларын чәчкәннәр. Болардан тыш, бакчачылык та мул уңыш белән куандыра. Бүген республикада 1,7 мең гектарда югары технологияле җиләк-җимеш плантацияләре үсә, аларның 600 гектары – алма бакчалары. Соңгы биш елда бу тармакка 480 млн сум акча кертелгән.
Үстерү генә җитми, тамак туйсын өчен аны сатарга да кирәк бит әле. Тик, кызганыч, быел ашлык бәяләре дә, аларны сату да әллә ни куандырмый. 3 нче класслы бодайның бер тоннасы 11 мең 550 сум (узган ел 14 200 сум иде), фураж өчен бодай 8700 сум (11 550 сум иде) тора. Арыш исә 13 500 сумны тәшкил итә. Бөртеклеләрнең бәяләре бер дә сөендерерлек булмагач, соңгы елларда шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс кебек техник культураларга игътибар артты. Чөнки аларның, бердән, акчалата файдасы зур (рентабельлек 12–40 процент). Икенчедән, республика эчендә дә, Самара, Оренбург, Ульяновск һәм Саратов кебек төбәкләрдә дә һәрвакыт сатып алучылары бар. Ләкин быел аграрийлар аларның да бәясе төшүдән зарлана. Әйтик, узган ел 1 тонна көнбагышны 39 мең 200 сумга саткан булсалар, быел аны 24 мең сумга гына тәкъдим итә алалар.
Уңдырышлылык буенча алдынгы районнар: Тәтеш (гектарыннан 50,7 центнер), Әтнә (46,7), Балтач (45,6) һәм Кукмара (45,6).
– Бәяләрнең бик түбән икәнен үзегез дә күрәсез. Бигрәк тә бөртеклеләргә. Әлегә нәрсә бар, шуны сакларга кирәк һәм бәяләр күтәрелер дип өметләнәсе генә кала. Бәлки экспорт хисабына базар бушап, бәяләрдә үзгәреш булмасмы? Майлы культураларга хак артыр дип өметләнеп, быел аларны күпләп утырткан идек. Тик аларның да бәяләре шактый төште. Февраль ахырына нинди культураларны күпме утыртасын планлаштырырга кирәк. Хаталарны да караячакбыз. Киләсе елга кайсы культурага ихтыяҗ буласын алдан әйтеп тә булмый. Шуңа күрә бу иң авыр сорау – нәрсә эшләргә? – дип уйлана Марат Җәббаров та.
Сөт
Икмәге янына сөте дә кирәк. Шуңа күрә «ВТ» хәбәрчесе Марат Җәббаровтан сөт бәяләре турында да сорады. Аның сүзләренчә, август–сентябрьдә бәяләрдә уңай үзгәреш күзәтелә башлады.
– Чыннан да, мондый озак бәя төшү күзәтелгәне юк иде. Ул бер ел дәвамында түбән торды. Хәзер бераз алга китеш сизелә башлады. Сөтнең бер литрын 45–47 сумнан тапшыра торган хуҗалыклар да бар. Республика буенча уртача бәя – 39–41 сум. Әлегә көн саен арту сизелә, алга таба да шулай булыр дип өметләнәбез, – диде ул.
Хуҗалыкларның билләрен көннән-көн кысыбрак бәйләве аңлашыла да. Мондый вазгыятьтә эреләренә дә, вакларына да җиңел түгел. Шуңа күрә Марат Җәббаров тиздән аларның ярдәм акчасы аласын искә төшерде.
– Үсемлекчелек, терлекчелек продукциясе буенча бәяләр арзан. Хуҗалыклар үз хәлләрен үзләре чамалап, бәяләр артуга өметләнеп эшли. Шул ук вакытта ашлыкны сатмыйча, бәяләр күтәрелгәнен дә көтеп торып булмый. Хезмәт хакын бирергә, электр энергиясенә түләргә, башка чыгымнарны күтәрергә кирәк, шуңа күрә алар ашлыкны урнаштыру җаен карый. Бездә, шөкер, барлык программалар да эшли. Республика бюджетыннан планлаштырган акчаны хуҗалыкларга тапшырып бетерәсе бар, шуңа күрә ел ахырына кадәр керемнәр булачак. Киләсе ел бюджетын да киметмәү ягын караячакбыз, – диде ул.
Быел Татарстаннан чит илләргә 102,1 мең тонна бөртекле культуралар сатылган. Бу – 7,1 мең тонна бодай, 29,7 мең тонна кукуруза, 62,1 мең тонна арпа һәм 3,1 мең тонна карабодай.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез