Кинәт барлыкка килә һәм 10–15 минут дәвам итә торган бу халәттә кеше көчле курку хисе кичерә. Йөрәк каты тибә башлый, тын кысыла, калтырата, хәтта кешенең башында «менә-менә үлеп китәм» дигән фикер урнаша. Психолог Наталья Михайлова исә беренче карашка бик куркыныч һәм авыр булып тоелган әлеге халәттән ул кадәр үк курыкмаска киңәш итә. Моңа берничә дәлил.
1. Паника һөҗүме, кайбер очракларда йөрәк өянәген хәтерләтсә дә, кешенең сәламәтлеге өчен куркыныч түгел. Һәрхәлдә, паникадан кеше үлми һәм акылдан язмый.
Шул ук вакытта без аны тәнебез белән кичерәбез. Аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, нерв системаларына йогынтысы зур. Ягъни бу халәт даимигә әйләнә икән, ул организмны да какшата.
2. Әлеге халәт тиз уза. Паника – вакытлы күренеш. Безнең организмда ике нерв системасы бар: симпатик һәм парасимпатик. Берсе «кабыза», икенчесе безне «сүндерә». Ягъни бер система эшли башлый икән, икенчесе дә «кабыначак». Кемдер, андый халәт ике-өч көн дәвам итә ала, дип әйтә икән, димәк, бу инде паника һөҗүме түгел.
3. Паника – нормаль халәт. Ул саклану һәм исән калырга тырышу механизмы. Борын-борын заманда, кеше мәгарәләрдә яшәгәндә, паника вакытында барлыкка килә торган тойгылар һәм психик күренешләр (шул исәптән «сук яки йөгер» реакциясе) исән калырга ярдәм иткән. Дөнья бик нык үзгәрде, ә менә кеше әллә ни үзгәрмәде. Шул ук хис-тойгылар белән яшибез. Тик куаклар арасыннан йөгереп чыга торган юлбарыслар яки башка җанварлар инде очрамый. Шуңа күрә паника башка вакыйгалар вакытында барлыкка килә.
4. Паника һөҗүменең сәбәбен мәңге табып булмаска да мөмкин. Бу җәһәттән безнең уйларыбызның йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Башыбызга «паника ул – коточкыч куркыныч нәрсә, зур трагедия» дигән уй керә икән, бу халәтне көт тә тор.
5. Хис-тойгыларга, рухи халәткә игътибарлы булырга кирәк, әмма «миндә паника башлана бугай» дигән уй зыянга гына. Тәнебезгә артык игътибар бирәбез икән, кечкенә генә үзгәрешләрдән дә зур куркыныч эзләячәкбез. Кеше таш түгел, ул һәрвакыт нинди дә булса тойгы кичерә. Артык күпертү исә, чыннан да, паника һөҗүмен «чакырып» китерә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез