– Көннәр җылы тору сәбәпле, боз өстенә керү тыела. Юридик затларга 5-7 мең сум, вазыйфаи затларга 50-70 мең сум штраф салыначак. Җиһазландырылмаган боз кичүләре аша чыгучы транспорт хуҗаларына 400 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга туры килмәгәе, – ди Регина Гаязова. – Бозга керергә ярамый дип торсак та, тыңламаучылар байтак. Шушы көннәрдә Тәтеш районында дүрт ир-атны коткарырга туры килде. Шөкер, барысы да исән сау. Аларны да нәзек бозга кергән өчен 2 мең сум күләмендә штраф көтә.
Коткаручылар язгы чорда аеруча уяу булырга киңәш итә. Балыкчылар да әлегә сулыкларга кермәсен иде, ди алар. Республиканың төрле районнарында 10 урында коткару постлары эшли.
– Татарстандагы 4 мең елганың барысына да коткаручы куеп бетереп булмый. Шуңа күрә һәркем үз гомерен сакласын, җаваплы булсын иде, – ди Регина Гаязова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез