Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы күңелле вакыйгадан башланды. Парламент бинасына җыелган халык Дәүләт Советын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшинның шатлыгын уртаклашты. Баксаң, Фәрит Мөхәммәтшин инде 30 ел дәвамында Татарстан парламентын җитәкли икән. Аксакал дип тә, бренд дип тә, илдә – бер дип тә мактадылар үзен.
Бренд һәм бердәнбер булуын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.
– Фәрит Мөхәммәтшин – республикабыз бренды инде ул. Россиядә сез шундый бердәнбер, – диде Рәис. – Без һәрвакыт кулга-кул тотынышып, бергәләп эшлибез. Кайда гына эшләсәм дә, сез теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәсез. Парламентның системалы, профессиональ эше – республикабызның уңышлы үсеше күрсәткече ул. Парламентыбызны шушындый кеше җитәкләве белән горурланабыз! Фамилиягез ил күләмендә дә, читтә дә яхшы таныш. Ходай сезгә сәламәтлек һәм тигез гомер бирсен.
Рәхмәт ишетү рәхәт, билгеле. Фәрит Хәйрулла улы:
– 30 ел – аз вакыт түгел, – дип куйды. – Мин остазыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә рәхмәтле. Катлаулы елларда төп йөкне ул күтәрде. Күп котлаулар кабул иттем. Валентина Матвиенко да котлады (Россия Федерация Советы Рәисе. – Авт.). «Аксакал», – ди. Мин исә: «Картлыгымны ассызыкламагыз», – дидем.
Кәефләр күтәрелеп киткәч, депутатлар җитди сорауларга күчте. Саннар күп әйтелде бу утырышта. Әйтик, «Татарстан бюджеты турында»гы Законга тиешле үзгәрешләрне хупладылар. 2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре 93,7 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 84,5 млрд сумга арттырылган.
Кабул ителгән закон проектлары да, үзгәрешләр дә, штрафлар да телгә алынды. «Авырткан урын»нарга да кагылдылар.
«Авырткан урын»ның берсе сәламәтлек булса кирәк. Тармак министры Марсель Миңнуллинның чыгышы бу елның 11 аенда ничек яшәгәнебезне күзалларга мөмкинлек бирде. Сүз уңаеннан, республика халкының саулыгы сагында 70 меңләп медицина хезмәткәре тора.
Баксаң, бездә уртача гомер озынлыгы 74,59 яшьне тәшкил итә икән. Әмма шунысы да бар: халык составы үзгәреш кичергән. Хәзерге вакытта республикада 60 һәм аннан да олыраклар саны арта бара, ди.
Министр үлем-китемнәрнең сәбәпләренә дә тукталды. Үлем дигәннән, 1 мең кешегә 11,3 очрак туры килә икән республикада. Медицина тармагы вәкилләрен сөендергәне шул: авыл җирлекләрендә үлем-китем күрсәткечен киметүгә ирешкәннәр (1 мең кешегә 13 очрак).
– Хезмәткә яраклы халык арасында үлем очракларының 80 проценты ир-атларга туры килә, – дип гаҗәпкә калдырды Марсель Миңнуллин. – 40–65 яшьлекләр арасында үлем-китемнәрнең төп сәбәпләре арасында хәмер белән дус булу да бар.
Марсель Миңнуллин китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, халык санын киметкән чирләр буенча беренчелектә йөрәк-кан системасы авырулары тора (39,6 процент). Икенче урында – яман шеш авырулары (15,9 процент). Өченче урында тышкы факторларга бәйле сәбәпләр тора (11,2 процент).
«Авырткан урын»ның тагын берсе – мигрантлар мәсьәләсе. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Марат Галиев чыгышында шулай ук моңа бәйле вазгыять ярылып ята иде.
– Мигрантлар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия төбәкләре арасында да алдынгы урында тора. Ел саен республикада даими һәм вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары саны арта, – диде ул.
Хәзерге вакытта исәптә 99 мең кеше тора икән. 80 проценты – Урта Азия республикалары гражданнары. Шуларның яртысына якыны безгә эшләргә дип килгән. 17 проценты – белем эстәүчеләр.
Иң мөкатдәс нәрсә – эш, ә белем алу фарыз булса да, мигрантлар арасында тәртипсезлек очраклары булу да яшерен-батырын түгел. Марат Галиев сүзләренчә, чит ил гражданнары саны арту белән, алар кылган җинаятьләр саны да арта.
– Әмма республикадагы гомуми вазгыятькә алар сизелерлек йогынты ясамый. Барлык җинаятьләрнең 1 процентын гына тәшкил итә, – диде Марат Галиев.
Быел мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең 60 проценты милеккә бәйле булган. Чит ил гражданнары үтерүгә бәйле – 6, наркотиклар әйләнешенә кагылышлы – 66, кеше урлауга бәйле 1 җинаять кылган. Шулай ук быел радикаль ислам тарафдарлары саналган чит ил кешеләре тарафыннан кылынган 6 җинаять ачыкланган. 5 чит ил кешесе террорчылык өчен җаваплылыкка тартылган.
Шунысы шатландыра: күпмилләтле һәм күпдинле республиканың йөзенә тап төшерә торган җинаятьләр булмаган. Ягъни республикада милләтара низаглар теркәлмәгән. Алга таба бер-беребезне аңлап-санлап яшәргә кала, димәк!
Утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә бәйле закон проектын да телгә алдылар.
Төгәлрәк әйткәндә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты бу. Аны беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр. Димәк, махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына салым һәм иминият кертемнәрен түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукы 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак.
Монысы кем өчендер сөенеч булса, утырышта көендерә торган яңалык та яңгырады. Татарстан Административ хокук бозулар кодексында төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге түләүле юлларда йөргәндә акча түләмәгән өчен җәза билгеләгән яңа маддә барлыкка киләчәк. Штраф хакы – 1,5 мең сум. Әмма йөк машиналары һәм автобусларны иярләгәннәр күбрәк түләячәк – 5 мең сум. Яңа елны бурычлардан башламагыз, яме!
Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш депутатларының эшенә нәтиҗә чыгарды. «Әле өч ай элек кенә эшли башласалар да, Дәүләт Советының яңа составы шунда ук закон чыгару эшенә алынды», – диде ул. Алты утырышта 100 дән артык мәсьәлә каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез