Көтүне кем көтә?

Көтү бүген дә соң кайтты. Вәсимә сыерын савып кергәнче, урамда караңгы төшкән иде инде. «Ник шулкадәр соң алып кайталар инде? Җәй түгел бит, көннәр хәзер кыскарды», – дип зарлана-зарлана, хатын сөт тулы чиләген күтәреп керде. Сентябрь уртасы җиткән иде шул. Тиз караңгылана, кичләрен салкынча да.

Авылда көтүгә чыгу соңгы елларда халыкның баш бәласенә әйләнде. Элек колхоз заманында рәхәт иде. Көтү көтәргә чуашлар килә. Колхоз аларга яшәп торырга авылдагы бер буш йортны бирә. Көн исәбеннән хезмәт хакы түли. Авыл хатыннары чиратлап иртәнге, кичке ашын ашата, төшкесен болынга илтә. Шуның белән вәссәлам. Көтүнең әнә шул мәшәкатьле ягы хатын-кыз өстенә төшсә дә, зарланучы юк. Иң мөһиме: авыл халкы 12 сәгать буе хайван артыннан йөреп азапланмый. Көз көне чуашларга рәхмәт әйтәләр, йомыркасын, йонын, бәрәңгесен дә кызганмыйлар. Яз җиткәч, кабат килсеннәр генә.

Берзаман дөньялар үзгәрде. Бар нәрсәнең асты өскә килде. Колхоз таралды. Көтүче чуашлар да килми башлады. Аларга хәзер инде хезмәт хакын түләүче юк иде. Тамак туйдыру, йомырка, йон белән генә алдап булмый кешене. Авыл кешесе үзенә дә булмаган акчаны көтүчегә бирә алмады. Шулай итеп авыл көтүе халыкның үз җилкәсенә калды. Челлә кызуда, яисә чиләкләп яуган яңгыр астында сарык, сыерларны болынга алып чыгып, 12 шәр сәгать саклап утыру бик рәхәт түгел икән шул. Башыңа төшкәч кенә аңлыйсың. Авыл әллә ни зур түгел, шуңа күрә чираты да бик тиз килеп җитә. Ул көнне эшкә дә чыгып булмый, сорап китәргә туры килә. Үзе чыга алмаганнар шәһәрдәге балаларын кайтарта. Кыскасы, халык аптырашта калды.

Авыл абзые Рәмис районга баргач ишетеп кайткан. Хәзер «электропастух» дигән әйбер бар икән. Махсус чыбыкны болынга урнаштырып куясың да көтүне шуның эченә җибәрәсең. Ә чыбыкны кыска ялганышлы токка тоташтырасың. Ул терлекләргә зыян салырлык дәрәҗәдә түгел, шул ук вакытта эләгеп китсәң, сикертеп тә куя, имеш. Сыерлар, шуннан куркып, чыбык эченнән чыкмый, аңа якын да бармый икән. Ә сарыкларны көтүгә инде күптән кумыйлар. Алар өчен борчыласы юк.

«Әйдә сатып алыйк», – диде көтү көтеп арыган авыл халкы. Бәһасе шактый икән шактыен. Шулай да ризалаштылар. Акча тиз җыелды. Алып кайттылар «көтүче»не. Шәп нәрсә дип сөйләсәләр дә, «көйсез кияү» кебек бик мәшәкатьле булып чыкты әле. Башта кайсы урынга урнаштырырга белми аптырадылар. Урнаштыргач, дөрес эшләтеп җибәрү бер табышмак булды. Авыл ирләре, башын кашый-кашый, көтүче хезмәтен алыштырырга тиешле чыбыкларны әле алай, әле болай сузып карады. Сүгенеп тә алдылар. Тик замана «көтүче»се эшен җиренә җиткереп башкармады. Сыерларның мондый «могҗиза»га әллә ни исе китмәде. Чыбык эченнән чыгып качу юлын тиз таптылар. Төшке аш вакыты җиткәнче үк, алар авыл башына кайтып җитәләр яисә иген кыры буйлап таралалар. Көтүне бер җирдә туплап торырга тиешле чыбык буйлап ток я бара, я ни сәбәпледер өзелә иде. Шулай итеп «электр көтүче» үз вазыйфасын үтәгәнче, аны эшләтү серләрен аңлаганчы, авыл ирләренә шактый чиләнергә туры килде.

Ниһаять, серенә төшенделәр, җайладылар. Авыл халкы иркен сулап куйды. Хәзер инде болында 12 шәр сәгать сакта торасы юк, сыерларның канәгать мөгрәгәнен, тәмләп хуш исле үләнне күшәгәнен генә күзәткәләп кайтасы. Анысына халык риза иде. Чиратка салып, һәр йорт үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды.

Тик көтмәгәндә тагын бер мәшәкать килеп чыкты. Көтүгә җибәрергә үгез юк. Колхоз таралган, авылда ферманы яптылар. Халык кабат башын кашый. Нишләргә? Сыерлар кысыр кала бит. Каяндыр бер үгезне сөйләшеп алып кайталар. Инде бар да җайланды дигәндә, теге нәселле хайван өметне акламады. Әллә авылның назга сусаган «гүзәл» сыерлары, артык хисләнеп, аны куркытты. Әллә инде «көч»е чамалы иде. Үгез, болынга чыгуга, бер чатка бара да ята, бара да ята. Сыерларга карата бернинди кызыксынуы юк мөртәтнең.

«Нишлибез? – дип чаң сукты халык «Ватсап»тагы төркемдә. – Үгезне кайдан алабыз? Авылыбыз белән кысыр калабыз бит».

Авылдашларын әлеге бәладән Рәмзил коткарды. Хуҗалыгында маллар тота, үгезе дә бар. «Көтүгә үземнең үгезне чыгарам», – диде ул, авыл халкының хәленә керергә теләп. Бу сүзләрне ишеткәч, авыл халкы шатланды. Инде, Ходаем, монысы да теге үгез кебек ялкау гына булмасын.

Үгез хуҗасына охшаган иде. Рәмзилнең үзенең дә ел саен бер баласы туып тора. Болынга чыккан үгезе дә алны-ялны белмәде. Авыл халкының шатлыгы эченә сыймады. Аллага шөкер, эшләр җайлана, дип белгән догаларын укып шөкер иттеләр. Сыерының буаз икәнен белгәннәр шунда ук авылдашларга «Ватсап»та хәбәр итеп торды. Кибет буена җыелган хатыннар да: «Безнең сыерны да бозаулы итә күрсен инде», – дип, теләкләрен теләргә онытмадылар. Көз җитеп, көннәр кыскаргач та, көтүне соңга кадәр тотуның сәбәбе шул иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре