Ковид белән акча проблема тудыралар

 Россиянең эчке яңалыкларында һава торышын ковид билгели башлады. 4 көн рәттән инде рәсми рәвештә теркәлгән авыручылар саны 17 меңнән ашып китә. Авыручыларның иң зур саны Мәскәүдә (7584 кеше), Мәскәү өлкәсендә (1811), Санкт-Петербургта (1046) теркәлә. Пандемия башланганнан бирле илдә 5,33 миллион авыру исәпкә алынган, 129801 кешенең үлеме рәсми рәвештә ковидтан дип танылган. Бу җәһәттән караганда, Татарстан саннары авыручыларның чагыштырмача азлыгы белән сөендерә.

Мәскәү хакимиятләре һәм кайбер төбәк җитәкчелеге 60 процент хезмәткәрләрне мәҗбүри вакцинацияләү ягын каералар. Прививка ясатучылар проценты иң югары булган Израильдә дә соңгы көннәрдә авыручылар саны ишәюен искә алганда, вакцина гына хәлне төзәтерме икән, әйтүе кыен. Израильнең үзендә коронавирусның «импорты» 16 процентка Россиядән дип белдерәләр һәм илләр арасындагы элемтәне өзүне сайлыйлар. Кайбер Россия төбәкләре массакүләм чараларны туктаттылар. Свердловск өлкәсендә музыкаль фестивальләр һәм мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре тыелды.

Санкт-Петербург дәүләт университеты галимнәре июнь ахырында авыручылар  саны иң югары ноктага ирешеп, көнгә 25 меңгә җитәр дип фаразлыйлар. Ә дөнья күләмендә хәл яхшыра, авыручылар саны кими дигән сөенечле хәбәрләр дә бар. Россиядә дә бүгенге күтәрелеш соңгы дулкын булыр дип өметләник.

Пандемия белән көчәйтелгән икътисади кризис исә акча белән бәйле яңа рекордлы саннар тудыра. Үзәк банк отчетыннан күренгәнчә, россиялеләр банк депозитларындагы акчаларын ашыгыч рәвештә кесәләргә күчерәләр. Май аенда физик затлар банклардан 479 миллиард сум акчаларын алганнар. Апрельдә озак яллар алдыннан халык акчасын банкларга илткән булган. Әмма банкка килгән акча белән аннан киткән сумнар аермасы барыбер ахыр чиктә тискәре. Банк балансындагы «ярык» күләме биш айда 447 миллиард сумга җиткән. Акча фонд базарына күчә һәм күчемсез милек базарын үз итә икән. Шуннан аңлап була инде депозитлардагы акчаның кемнәрнеке икәнен. Фәкыйрь халыкның биржа спекуляциясендә катнашырлык та, фатир сатып алырлык та акчасы юк, билгеле. Банк хисапларын бай катлау селкетә. Фәкыйрьләр исә кредит рәсмиләштерү белән мәшгуль. Май аенда кредит портфеле 20 процентка калынайган.

Халык банклардагы акчасын тотып бетерү җаен караганда, бюджет акчасының депозитлардагы запасы рекордлар куя. Өч ай рәттән артып, мондый акча күләме 8,645 триллион сумга җиткән. Тарих банк хисабындагы бюджет акчасының мондый зур күләмен хәтерләми.

Акчаның күплеге аның юклыгын тәэмин итә дә инде. Бердән, бәяләрне рекордлы саннарга күтәреп, безнең кесәләрне чистарта. Икенчедән, ул фәкыйрьләр кесәсеннән башка урыннарга күчә һәм кайбер тармакларда түзеп булмаслык ажиотаж тудыра. Төзелештә, мәсәлән. Бер такта бәясе 1000 сумнан ашып китсә дә, бу материал күп җирләрдә дефицитта.

Росстат тагын бер рекордлы санны атый. Илдә кискен темплар белән пенсионерлар саны кими. 2019 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 1 апреленә кадәр картлык акчасы алучылар саны 1 миллион 276 мең кешегә кимегән. Кимүнең монысына пенсия реформасы үз өлешен кертә, ковид та үз эшен эшли диләр.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов акча ковид

Көн хәбәре