Синоптиклар көзне, әбиләр чуагы белән башланачак, дип фаразлаган булсалар да, сентябрь башыннан бирле Татарстанның күп кенә районнарында елак һава торышы саклана. Шуңадыр, күрәсең, соңгы көннәрдә «көзге депрессия» төшенчәсе дә еш ишетелә башлады. Ни өчен көз килгәч, күпләр төшенкеллекә бирелә соң?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.
– Көз килү белән табигатьтә зур үзгәрешләр башлана: көннәр кыскара, кояш нурларының озынлыгы кими, суыта, яңгырлар ява. Бу үзгәрешләр кеше организмына йогынты ясамый калмый: гормональ үзгәрешләр башлана, бигрәк тә кәефне күтәрә торган серотонин гормонының кимүе күзәтелә. Шул сәбәпле, күпләр көзге айларда көч, энергия кимү, төшенкелек тоя башлый. Көз – табигатьнең йокыга талу, тынычлану һәм яңарыш чоры, шуңа бәйле рәвештә кеше дә уйланып йөри, моңсулана башлый.
Бу вакытта кешенең рухи дөньясы да, табигать ритмнарына яраклашып, кышкы чорга әзерләнә. Ә күпләр бу күренешне шактый авыр кабул итә.
– Ел фасылларына бәйлелек нинди кешеләрдә көчлерәк була?
– Ул нечкә күңелле кешеләрдә, психик яки физик авыруларга дучар булганнарда, өлкәннәрдә һәм яшь балаларда ешрак күзәтелә. Моның сәбәбе – организмда барлыкка килгән гормональ үзгәрешләр һәм эмоциональ сизгерлекнең артуы. Әлеге төркемгә караган кешеләр табигатьтәге үзгәрешләргә дә бик сизгер була.
– Димәк, рухи яктан сәламәт кеше урамдагы һава торышына игътибар итми?
– Рухи яктан сәламәт кеше ул – үз-үзен аңлаучы, тотрыклы, хис-кичерешләрен контрольдә тота белүче һәм тормыштагы авырлыкларга каршы тору сәләтенә ия булган шәхес. Шуңа күрә андый кешеләр табигатьтәге үзгәрешләрне күрә һәм сизә, ләкин аларга җайлаша, ияләшә белә. Алар хис-тойгыларын контрольгә алып, начар һава торышының да яхшы якларын таба. Кояшсыз, салкын яки яңгырлы һава торышы кәефләренә вакытлыча йогынты ясарга мөмкин, әмма бу тәэсир озакка сузылмый. Чөнки алар табигатьтәге үзгәрешләрне нормаль һәм көтелгән әйбер итеп кабул итә.
– Гомумән, рухи яктан тулысынча сәламәт кешеләр бармы соң ул? Чөнки соңгы елларда күреп торабыз бит: хафалану, стресс көннән-көн арта.
– Рухи яктан сәламәт булу һәрвакыт елмаеп-көлеп йөрү дигән сүз түгел. Андый кешеләр ниндидер авырлыклар белән очрашкан чакта коелып төшми, ә рухи көченә таянып, аларны җиңеп чыгарга сәләтле була.
Һәркемнең тормышында борчулар да, стресс та, югалтулар да була. Бу табигый. Рухи яктан сәламәт кеше мондый хис-кичерешләрне инкарь итми, аларны кичерә, үзе аша үткәрә дә тормышын дәвам иттерә.
Шуңа күрә, әйе, рухи яктан сәламәт кешеләр бар, һәм алар да барлык төр хисләрне кичерә, әмма бу хисләрне аңлап, контрольдә тота белә.
– Психотерапевтлар, медицинада «көзге депрессия» төшенчәсе бөтенләй юк, дип саный.
– Чыннан да, фәнни төшенчәләр арасында юк, әмма күбрәк халык арасында кулланыла торган аңлатма ул. Медицинада исә «сезонлы аффектив бозылу» (Seasonal Affective Disorder, кыскартылып SAD) дигән төшенчә бар. Ул көз-кыш айларында башланып, кәеф төшү, энергия кимү, мотивация югалу кебек симптомнар белән билгеләнә һәм депрессиянең бер төре булып санала. Бу – диагноз, һәм ул махсус критерийлар буенча куела.
Кешенең кәефендә һәм халәтендә көзге чорда күзәтелә торган үзгәрешләрнең төпле, фәнни яктан аңлатыла торган сәбәпләре бар. Алар физиологик яктан – кояш яктылыгы җитмәү, гормональ үзгәрешләр һәм тормыш ритмы үзгәрүгә бәйле. Физиологик процесслар психикага турыдан-туры тәэсир итә, чөнки химик һәм нерв системасындагы үзгәрешләр кешенең кәефен, рухи халәтен билгели. Шулай итеп, «көзге депрессия» – уйлап чыгарылган яки арттырып сөйләнә торган күренеш түгел, ә организмдагы табигый үзгәрешләргә бәйле күпкырлы процесс. Кайбер кешеләр өчен ул вакытлыча уңайсызлык кына булса, башкалар өчен чын психик тайпылышка әверелергә мөмкин. Андый очракта профессионал ярдәме кирәк була.
– Көзге айларда моңсулану, төшенкелеккә бирелүдән ниләр коткара? Әйтик, ачык төсләрдәге киемнәр кияргә, тәмле ашарга киңәш итәләр. Бу ни дәрәҗәдә ярдәм итә?
– Чыннан да, ачык, матур төсле киемнәр безнең халәтебезгә уңай йогынты ясый, кәефебезне күтәрә. Тәмле ашау да бик мөһим. Ләкин кайбер кешеләр тәмле ашауны тиз үзләштерелә торган углеводлы ризыкларга бай меню дип аңлый. Бу очракта дөрес туклану гына ярдәм итә. Витаминнар һәм минералларга бай ризыклар – балык, банан, йомырка, чикләвекләр һәм яшелчәләр – серотонин һәм дофамин, ягъни бәхет гормоннарын җитештерүне стимуллаштыра һәм кәефне күтәрә.
Һәм тагын берничә киңәш:
– җәяү йөрү һәм хәрәкәттә булу да ярдәм итә;
– медитация, сулыш практикалары да файдалы. Мәсәлән, икегә кадәр санап сулыш алу, алтыга кадәр санап сулыш чыгару техникасы – тынычлану өчен гади һәм нәтиҗәле ысул. Ул нерв системасын тынычландыра, стрессны киметә һәм йөрәк тибешен җайга сала;
– бу чорда күңелне күтәрә торган, беренче карашка вак тоелган эшләрне планлаштыру да мөһим. Мисал өчен, яхшы фильм карау, үзеңнең яраткан ризыгыңны пешерү, кафега бару, дуслар белән очрашу, өйдә кечкенә үзгәрешләр кертү һ.б.
Башка караш
Медицина күзлегеннән карасак, көзге төшенкелек организмда D витамины дәрәҗәсе кимүгә дә бәйле. Табиблар әйтүенчә, җәен без бу витаминны озак вакыт кояшта йөреп туплыйбыз. Шуңа җылы, кояшлы чорда кеше сирәгрәк авырый. Ни генә дисәң дә, D витамины организмдагы барлык системаларны җайга салуда катнаша. Ә бу витаминның кимүе хәлсезлек, тиз ару, апатия, иммунитет төшүгә китерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез