Газетага язылу

Көзге күчтәнәч: авырулар чорына аяк басабыз

Шатлык та, көенеч тә. 1 сентябрь яңа уку елына гына түгел, авырулар чорына да ишек ача. Талпаннардан әле дә сакланасы, ә тычкан бизгәге белән авыручылар саны артачак кына, ди белгечләр. Көзнең юлдашлары – вируслы авырулар, грипп та сагалап тора. Ел фасылы алышынганда, үзеңне ничек сакларга? Быел гриппка каршы вакцинаны ясатудан файда бармы? Чынбарлык белән уйдырмаларны аерырга өйрәнәбез.

Көзге күчтәнәч: авырулар чорына аяк басабыз

 

Талпан энцефалиты

Быел республикада 7546 кеше, талпан кадалып, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Узган елгы белән чагыштырганда 32 процентка кимрәк дигән сүз бу. Бер ел элек саннар ун меңгә кадәр җиткән булган. Аңлашыла инде: яңгырлы көндә табигатькә чыгарга атлыгып торучылар кими. Тикшергән талпаннарның 19 процентында – боррелиоз, 12 сендә талпан энцефалиты табылган.

Җәйнең соңгы атнасы гына бал мичкәсенә бераз дегет булып төшәргә тора. Узган ел белән чагыштырганда, зыян күрүчеләр 44 кешегә күбрәк. Көзнең беренче көннәре дә куркыныч тудырырга мөмкин. Көннәр җылына башлауга, урман-паркларга, табигатькә тартылабыз. Гөмбә сезоны да ишек шакый бит инде. Кәрзиннәрне күтәреп, халык «ау»га чыгып китәргә әзер.

– Сентябрь башында талпан кадалу очракларының артуын көтәбез. Шуңа күрә саклану чаралары турында онытмагыз. Урманга кергәндә ачык төстәге, әмма калын кием киегез. Талпан агачтан төшми, куаклардан, чирәмнән киемгә эләгеп, астан өскә үрмәли. 15 минут саен киемнәрегезне, тәнегезне бер карап алыгыз, – дип кисәтә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Тычкан бизгәге

Бакча һәм дачаларда сезнең эшләр тәмамлануга таба барса да, тычканнарның эше бетмәгән әле. Алар анда кышларга да калачак. Республикада тычкан бизгәге буенча чираттагы сезонлы күтәрелеш көтелә.

– Ел башыннан 408 очрак теркәлде. Кызганыч, узган елгыдан 2 тапкыр артыграк бу. Көзге чорга кереп барабыз, тычкан бизгәген йоктыручылар саны артачак әле. Кимерүчеләр белән урманда гөмбә җыйганда, бакчада уңыш җыеп алганда, шулай юк кышка дип әзерләгән кайнатма-салатларны базларга һәм башка саклау урыннарына урнаштырганда да очрашырга мөмкин. Эшләгәндә саклык чараларын күрегез, – дип аңлатты Любовь Авдонина.

Бакчада, дачаларда эшләр тәмамлангач, территорияне җыештырырга, чүпләрдән чистартырга, кимерүчеләргә каршы эшкәртергә онытмагыз. Кышын сезнең биләмәгә хуҗа булып йөрмәсеннәр өчен кирәк бу. Киләсе елга тычкан бизгәге эләктерү куркынычын да киметәчәк мондый саклану чаралары.

Грипп

Тычкан белән талпан күбесенчә бакчачыларга, табигатьтә ял итәргә яратучыларга янаса, ОРВИ һәм грипп кебек чирләр сайлап тормый, һәркемне егып салырга мөмкин. Узган атнада гына да Татарстанда 5292 ОРВИ очрагы теркәлгән. Әлегә грипп очраклары юк, әмма саклану чараларын күрә башлар өчен нәкъ вакыты инде.

– Киләсе сезонда очрашу ихтималы булган вирусларның штаммнары үзгәрде. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцина яңартыла, киләсе атнада беренче партиясе килер, дип көтәбез. Әлегә шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга киңәш итәбез, – ди Любовь Авдонина.

Грипптан беренче прививканы йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, балалар, студентлар, мәгариф һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре алырга хокуклы. Вакцина ноябрь ахырына кадәр өлешләп килеп бетәчәк. Хәзерге вакытта медицина учреждениеләрен прививка кампаниясенә әзерләү бара. Уку йортларында, хезмәт коллективларында фильтрлар үз эшен башлап җибәрәчәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов гриппка каршы вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты.

«Привика ясагач, кеше авырый башлый».

– Бу – уйдырма. Киресенчә, сакланырга ярдәм итә ул. Ә менә ОРВИ дан сакламый. Гриппка каршы прививка бары тик грипптан гына саклый.

«Соңгысыннан бер ел узмаса, гриппка каршы вакцинаны яңадан ясатырга ярамый».

– Дөрес түгел. Прививка яңартылган, ул гриппның яңа штаммнарына каршы ясала. Яңасын барыбер ясатырга кирәк.

«Вирус бер ел эчендә мутация узган, димәк прививканың файдасы булмаячак».

– Вирусның мутация узуы, үзгәрүе дөрес анысы. Әмма ел саен вакцина да яңартыла, үзгәрешләрне исәпкә алып үзгәртелә.

«Сәламәт кешегә прививка кирәкми».

– Иммунитеты көчле булганнарга да грипп йога. Булган сәламәтлекне ныгытырга кирәк.

«Вакцинаның тискәре йогынтысы зур».

– Тискәре йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Бары тик кыска вакытка температура күтәрелергә, укол ясаган урын авыртып торырга мөмкин. Алары да 1–2 көннән үзеннән-үзе уза.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре