Көзгедә күңел күренми

«Миңа борыным ошамый, шуңа операция ясатырга булдым», «Бу күлмәгемне ябыккач кына киям», «Минем көзгегә карыйсым да килми». Гүзәл затлар, танышмы сезгә бу сүзләр? Кызганыч, үз-үзләрен кабул итә алмаучы, яратмаучы хатын-кызлар бик күп. Моның сәбәбе нидә? Тышкы кыяфәтне үзгәртеп кенә тормышка яңалык кертеп буламы? Бу һәм башка сорауларга психолог, коуч Илүзә Әминова җавап бирде.

– Хатын-кызның көзгегә карагач үзен ошатмавы һәм үзен үзгәртергә теләве нәрсәгә бәйле?

– Бу сорауга җавап бирер өчен, балачакка кайтырга кирәк. Кемнәрнедер балачакта «Син иң матуры», «Син минем матур кызым/улым» дип, ниндидер үзенчәлекле якларына игътибар итеп тәрбиялиләр. Кемнедер киресенчә. Мәсәлән, миңа әнием «чегән арбасыннан төшеп калган» ди торган иде. Чөнки мин, җәй җитеп, кояш карый башлауга, кап-кара була идем. Билгеле, мин үземнең кара тәнемнән кыенсына идем.

Үзебезне кабул итү һәм яратуның нигезе – балачакта. Һәм ул, беренче чиратта, тышкы кыяфәттән башлана. Чөнки нәкъ менә тышкы кыяфәт беренче булып күзгә ташлана.

– Ә кыз балага кемнең сүзе, иркәләве мөһимрәк? Әтисенекеме, әнисенекеме?

– Кечкенә вакытта кыз балага үзбәяне әни кеше «сала». Чөнки барыбер дә әни белән вакытны күбрәк уздырасың, аның белән күбрәк сөйләшәсең. Әти кеше инде ул анда-санда гына нидер әйтеп куярга мөмкин. Ул күбрәк эштә, балалар белән без – хатын-кызлар кайнашабыз бит. Шуңа да әни сүзе беренчерәк бара.

Күпләр, шәхси тормыш корган чакта кыз баланың әтисе белән мөнәсәбәтләре мөһим, ди. Асылда әнинең әти белән мөнәсәбәте күбрәк тәэсир итә. Әти кеше күбрәк акча белән мөнәсәбәтләрне «көйли».

– Ә менә япь-яшь кызларның ничек тә үзгәрергә тырышуларын, әйтик, ирен кабартуларын, каш, керфек ясатуларын ничек аңлатырга? Бу үзеңне кабул итмәү генәме?

– Бер яктан, әйе, монда үзеңне кабул итмәү дә булырга мөмкин. Икенче яктан, бу – модага иярү. Бөтен кеше эшли бит, мин дә эшлим әле, дип, «көтүгә» иярү. Безнең бит баш мие – бик ялкау орган. Ул нидер уйлап табарга иренә, яратмый. Аңа кемгәдер яки нәрсәгәдер иярергә җайлырак. Ә баш миенең ялкаулыгыннан маркетологлар бик оста файдалана. Кеше исә, үзе дә аңламыйча, алар тәкъдим иткән әзер образга яраклаша башлый.

– Ә ничек котылырга моннан? Ничек әрәм булмаска?

– Кешедә «минем башкалар кебек буласым килми» дигән фикер һәм үзгәрү теләге барлыкка килергә тиеш. Әмма бу теләк бөтен кешедә дә барлыкка килмәскә мөмкин. Чөнки безнең аңлылык дәрәҗәсе төрле.

– Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз үзен тәрбияләп, карап торырга тиеш. Үзеңне яратып тәрбияләү һәм, кабул итмичә, үзеңне үзгәртергә тырышып тәрбияләү арасындагы чик кайда?

– Кайчакта хатын-кызлар үзләрендә нидер үзгәртеп, үзбәяләрен үстерергә тели. Нәрсәдәндер канәгать булмыйча, үзгәрешкә бара. Тик иң элек канәгатьсезлек хисенең тамырын аңларга кирәк. Аңламыйсың икән, син үзеңне кабул итмичә, үзгәрергә тырышасың. Ә үзеңә нәрсә кирәген белеп, үзеңне шуңа нигезләнеп тәрбиялисең икән, монда инде ярату да бар дигән сүз.

– Ә ни өчен кайбер психологлар: «Тормышыңны үзгәртергә телисең икән, чәчеңне кис», – дияргә ярата?

– Һичьюгы шулай итеп кара, диюләре инде. Әйтәләр бит әле: «Максатыңа таба атлый алмыйсың икән, шул юнәлешкә таба карап ятып булса да тор», – дип. Бу очракта да шулайрак. Ягъни уйда гына калдырмыйча, нинди дә булса бер гамәл кылырга кирәк. Аның артыннан икенчесе, өченчесе булыр.

– Шулай да, чәч кисү – бер хәл. Ә менә пластик операция өстәленә ятарга, куркыныч диеталар белән ябыгырга, ягъни үзләрен бөтенләй үзгәртергә теләүче хатын-кызларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Иң беренче чиратта, күңелләре белән эшләргә киңәш итәм. Андый хатын-кызларның күңелләре тулы психологик травмалар. Ләкин хатын-кызның рухы сау булып та, ул үзен үзгәртергә мөмкин. Әйтик, ул иренең теләге буенча күкрәк ясата. Андый очраклар да була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре