Көзнең бер атнасында алты көнлек эш атнасы көтелә

Октябрь ахыры – ноябрь башында Татарстанда яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. Шимбә – 1 ноябрь ялын дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерүгә бәйле бу.

Сишәмбе – 4 ноябрьдә бөтен Россия күләмендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә ул бәйрәм көне булып тора. 1 ноябрь – шимбә ялының лүшәмбегә күчерелү сәбәбе халыкка рәттән өч көн – 2,3 һәм 4 ноябрьдә ял итү мөмкинлеге тудыруга бәйле.

Исегезгә төшерәбез: быел Татарстанда атнасына 5 көн эшләүчеләргә 245 эш көне һәм 120 ял көне туры килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре