«Илебез өчен гаять мөһим сайлау бу. Ул аерым бер чорда – илебез көнбатыш илләренең агрессив һөҗүме омтылышлары фонында уза. Ул законнар чыгару хакимиятенең контурларын билгеләп, җәмгыятьнең ышанычын акларга тиеш. Бу җәһәттән сайлауның үтә күренмәле, гадел узуы бик мөһим», – дигән ул.
Проковьев әйтүенчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе КПРФ тәкъдим иткән федераль кандидатлар исемлеген (329 кешедән тора) теркәгән. Исемлекнең гомумфедераль өлешен 15 кандидат тәшкил итә. Беренче урында – партия лидеры Геннадий Зюганов. Хакасия башлыгы Валентин Коновалов – икенче, КПРФ Үзәк комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин – исемлектә өченче урында.
Шулай ук Прокофьев КПРФның Татарстандагы төбәк бүлеге исемлегендә үзенең беренче урында торуын әйткән. Исемлеккә Дәүләт Советы депутатлары Фәдбир Сафин, Мансур Гарифуллин, Александр Комисаров, Николай Атласов һәм КПРФның Казан шәһәр Думасындагы фракциясе җитәкчесе Динара Хәлимдарова кергән.
КПРФның Татарстандагы төбәк бүлеге беренче секретаре, партиянең Дәүләт Советындагы фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтүенчә, алдагы сайлауда партиянең төп бурычы – Дәүләт Думасында депутатлары санын арттыру.
«Без Дәүләт Думасында коммунистлар санын арттыру бурычын куйдык. Аларның санын икеләтә арттырырга ниятлибез, гәрчә бу катлаулы бурыч булса да», – дигән Миргалимов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез