Күчәргә икән, күчәргә! “ВТ" хәбәрчесе аптыратп кайткан хуҗалыкта нинди үзгәрешләр бар?

“Ватаным Татарстан” газетасы­ның 2019 ел, 7 июнь санында шул исемдәге мәкалә басылган иде. Анда сүз Лаеш районындагы “Волжская” хуҗалыгының Сокуры авылы читендә урнашкан терлекчелек комплексындагы аяныч хәлләр, аерым алганда, йөзләрчә баш та­на­лар­ның тиешлечә тәрбияләнмәве турында бара. Редакция, үз чиратында, әле­ге хуҗа­лык­тагы хәлләрне күзә­теп барырга вәгъдә иткән иде. Вәгъдә – иман, дигәндәй, без кабаттан “Волжская” хуҗалыгына барып кайтырга булдык.

...Ике айга якын вакыт узса да, терлекчелек комплексында, беренче карашка, берни үзгәрмәгән сыман. Шул ук таналар, шул ук җимерек ферма биналары... Дө­рес, таналар инде тездән пычрак ерып йөрми, сенаж катыш яшел печән дә – алларында. Комплекс каршында берничә кеше авыр йөк машинасына бозаулар төяп маташа.

– Ферма биналары узган га­сырның җитмешенче елларында төзелгән. Хәзер әнә кайсы ишел­гән, диварлары аварга тора. Бетон плитә төшеп, малларны харап итүе бар. Түбәсе җимерелә башлаган фермада маллар тоту көннән-көн куркынычрак. Аларны хуҗалыкның “Лаеш” терлекчелек комплексына күчерәбез, – ди бү­лекчә идарәчесе Илнар Агълюков.
Минем кайдан һәм ни өчен килүемне белгәч, кечкенә генә митинг та ясап алды терлекчеләр. Үпкә сүзләре дә ише­тел­гәләде.

– Фермаларда ремонт ясасалар, яхшырак буласы...
– Терлекне башка урынга күчергәч, Сокуры авылы халкы кайда эшләр? Болай да эш урыннары аз...
– Кемнәргәдер җир кирәк. Шуңа ферманы тизрәк бушатасылары килә...

Арада иң күп сүзлесе – терлекчелек комплексы энергетигы Фәһим Әмирханов – хуҗалыкта байтак еллардан бирле би­редә. Шуңадыр, башка урынга барып эш­лисе килми. Ферманың бер­ничә сыеры­ның бетон плитә астында калып үлүләрен дә яхшы хәтерли.

Терлекче Илдар Төхвәтуллин, слесарь Аркадий Комаров, сыер саву операторы Сергей Новиков та – ничек кенә булса да, ферманы саклап калу ягында. Ни генә булса да, 548 баш мөгезле эре терлеге булган ферма янәшә­сендә шәхси хуҗалыгыңда маллар асрау да җиңелрәк, диләр.

Хуҗалык җитәкчесе Илнур Шәйхразиев әйтүенчә, терлекчелек комплексында эш­ләүче­ләр­нең нибары бише генә – Сокуры авылыннан. Калганнары – кайсы Мари Иле яки Чуашстаннан, Таҗикс­тан­нан. Күрше авыл­лардан килеп эшләүчеләр дә бар. “Малларны ел азагына чаклы башка комплекска күчергәндә дә, эшләргә теләге булганнарны эшсез калдырмаячакбыз”, – ди ул
Сүзгә катнашмый гына чит­тә­рәк басып торучы механизатор Андрей Семеновтан аена күпме алуы турында сорыйм. “Июнь­дә кулга утыз мең сум чыкты”, – ди.
Ферма мөдире Искәндәр Нә­җипов әй­түенчә, хезмәт хаклары зарланырлык түгел. Сыер савучы­ларның айлык уртача хезмәт хакы 25–30 мең сумга җитә. Эш нәти­җәлә­ренә карап, терлекчеләрнең эш хакы да начар түгел.

– Терлекчелек – безнең ху­җалык өчен хәлиткеч тармак. 2100 мөгезле эре терлек, шул исәптән 820 савым сыерыбыз бар. Көн саен 9 тоннадан артык сөт җитеш­терелә. Килограммын 24-25 сумнан сатабыз. Барлык керем фермаларга яңа техника һәм тех­нологияләр урнаштыру, уңайлы эш шартлары булдыруга юнәлдерелә, – ди Илнур Шәй­х­разиев.
Хуҗалыкның бер чигеннән икенчесенә кадәр 120 чакрым ара исәпләнсә дә, кырларны да әйл­ә­неп чыктык. Елына карата уңыш яхшы булырга тора. Комбайннар бүген-иртәгә кырга чыгачак.

Терлекчелек комплексларында кышка әзерлек эшләре дә тулы көченә бара. Ху­җалыкны кабул итеп алуга нибары ярты елдан артык вакыт узса да, бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган. “Лаеш” бүлек­чәсендә 400 башка исәп­ләнгән терлекчелек комплексы төзелеп бетеп килә. Шунда ук терлек азыгы әзер­ләү цехы, заманча җиһаз­ландырылган саву залы, малларны җылы су белән тәэмин итү җайланмасы, башка күп төрле эшләр башкарылган. Бер баш тер­леккә 20 центнер азык әзер­ләнгән. Кышны исә ел ярымлык запас белән каршыламакчылар.

Кыскасы, районда иң күп сөрү җире, терлек-туары булган хуҗалыкның проблемалары да хәттин ашкан. Аларны тиз генә хәл итү дә мөмкин түгел. Әмма уңай үзгәрешләр дә бар. Шунысы сөендерә.

Камил Сәгъдәтшин

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Камил Сәгъдәтшин авыл Лаеш районы

Көн хәбәре