Газетага язылу

Куянны озатканда. 2023 ел ниләр белән истә калды?

Бу елның санаулы сәгатьләре калып бара. 2023 елның борчулары да, шатлыклары да шактый булды. Ул ниләр белән истә калды? Узып баручы елга йомгак ясап, Татарстан һәм ил күләмендә игътибарны җәлеп иткән төп вакыйгаларны барладык.

Яңа атама

Республикада «Татарстан Рәисе» атамасы гамәлгә керде. Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, без республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка әнә шулай дип дәшә башладык. Билгеле булганча, аңа кадәр Татарстанда Президент атамасын үзгәртү турында закон кабул ителеп, анда үзгәртү өчен күчеш чоры билгеләнгән иде. Ягъни республика башлыгының яңа атамасы яңа сайланган җитәкчегә генә кагылачак, диделәр. Тик депутатлар әлеге җитди мәсьәлә буенча тагын бер кат сөйләшкәннән-киңәшкәннән соң, күчеш чорыннан баш тартырга булдылар. Утырышта кабул ителгән закон проекты 2023 елның 6 февралендә үз көченә керде. Шул көннән без Рәисле булдык.

Ел шәхесе

Якташыбыз, өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәсим Баксиковка махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Герое исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне аңа Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Рәсим Баксиков – Алексеевск районының Биләр авылыннан. Яу кырында якташыбыз җитәкчелегендәге данлыклы «Алеша» танк экипажы берүзе дошманның бронетехника колоннасын тар-мар итә. Бәрелеш барышында дошман сигез хәрби техникасын югалта.  Махсус хәрби операция башлангач, үзе теләп Ватанны сакларга киткән Рәсим Баксиков бик күп ир-егетләр өчен үрнәк кешегә әверелде. Ә андыйлар аз түгел. Аларның батырлыгы турында хәбәрләрне еш ишетәбез. 2022 елның февралендә махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан 11 хәрби Россия Герое исеменә лаек булды, 1 меңнән артык солдат төрле орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика якташларыбыз яу сызыгында уңышка ирешсен, ә аларның гаиләләренә тиешле матди һәм рухи ярдәм күрсәтелсен өчен, хәлдән килгәнне эшли. Узып баручы елда Татарстан башкарган төп эшләрнең берсе әнә шул булды.

Милләт көче

Быелның маенда Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу аркасында тулысынча диярлек янып көлгә әйләнгән Йолдыз (Эчкен) авылын торгызуда бөтен татар дөньясы катнашты. Авылда 228 йорт янды. Татарстан беренчеләрдән булып милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузды. Төзелеш материаллары белән беррәттән, республикада гуманитар ярдәм җибәрү эше дә оештырылды.  Беренче «өй туйлары» да узды инде. Хәзер авылда йөз яңа йорт төзелә. Аларның 40ы яңа елга кадәр үк тапшырылачак. Тагын 36сы гыйнварда әзер булачак. Калганнарын язга өлгертергә ниятлиләр. «Без татар халкына чиксез рәхмәтле. Өйләргә – суыткыч, укучыларга – сәпид, укытучыларга ноутбукка кадәр алып бирделәр», – ди Йолдызда яшәүче Гөлсинә Байтирәкова.

Процентлы баю

Быел Россия Үзәк банкы төп ставканы 7,5тән 16 процентка кадәр күтәрде. Ягъни бер ел эчендә аны ике тапкырдан да күбрәккә арттырдылар. Бу шул исәптән халык арасында кредитлар алу хисабына акча тотуны киметү өчен дә эшләнде. Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең кредитлар буенча 35 триллион сумга якын бурычы бар. Аңлашыла ки, төп ставка артыннан куллану кредитлары, ипотека ставкалары да артты. Хәзер банклар куллану кредитын, мәсәлән, 16–18 проценттан бирә. Белгечләр әйтүенчә, төп ставка арту киләсе ел башында да дәвам итәчәк. Үзәк банкның киләсе утырышы 2024 елның февраленә билгеләнгән. Анда төп ставка тагын 1–2 процентка артырга мөмкин, дип фаразлана.

Эссе сынау

Узып баручы ел табигать кыланмышлары белән дә истә калачак. Бигрәк тә җир кешесендә. Бу җәйдә көннәр артык коры һәм эссе тору сәбәпле, Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Май, июнь айларындагы эсседә синоптиклар кат-кат рекорд яңартты. Ә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә исә югалтуларны саныйсы гына калды. Корылык аркасында республикада ашлык җитештерү 30 проценттан да күбрәккә кимегән, диләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. «Ел үзенчәлекле, коры булды. Яз иртә килде һәм чәчүгә керештек. Шуннан соң берничә көн салкын булды. 50 мең гектарга якын көзге культураны югалттык», – диде министр Марат Җәббаров.

Алтынга тиң йомырка

Быел илдә тавык йомыркасы 50 проценттан да күбрәккә кыйммәтләнде. Бәяләр көзгә кергәч югары «сикерде». Алтынга тиң йомырка өчен Россия Президенты Владимир Путинга халык алдында гафу үтенергә туры килде хәтта. Әлеге хәл Хөкүмәт эшендәге төгәлсезлек аркасында килеп чыкты, диде ул «туры элемтә» барышында. Бәяләр киләсе ел башында төшә башлаячак, дип көтелә. Йомырканы Төркия, Азәрбайҗан, Иран кебек чит илләрдән кайтара башладылар. Быелның 11 аенда республикада 1 миллиард 453 миллион данә йомырка җитештерелгән. Алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 33,6 миллион данәгә күбрәк. Әмма аңа ихтыяҗ да зур. Шушы арада гына Казанда узган ярминкәләрнең берсендә ике сәгать эчендә 200 мең данәдән артык йомырка сатып алганнар әнә.

Киләчәккә юл

М12 автомобиль юлы ачылды. Мәскәү – Казан түләүле трассасы тарихка иң тиз төзелгән һәм иң заманча юл буларак кереп калачак. Аны алдан фаразлаганнан ярты елга иртәрәк кулланышка тапшырдылар. М12 «Көнчыгыш» югары тизлекле трассасы илнең 5 төбәге – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан һәм Чувашия республикаларын тоташтыра. Ул Татарстанның Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Юлны Екатеринбург, Чиләбе һәм Төмәнгә кадәр озайту турында да карар кабул ителде. Алга таба М12не Иркутск һәм Владивостокка кадәр җиткерү, Казахстан, Монголия һәм Кытайга чыгу да күздә тотыла. Юл төзелешенә инвестицияләрнең гомуми финанс нәтиҗәлелеге 1,8 триллион сум күләмендә бәяләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре