Күккә тию: фатир бәяләре төшми, алучылар арта

Фатир бәяләре кыйммәтләнәчәк! Илдә яшәүчеләрне әнә шулай дип кисәткәннәр. Бәяләр тагын күпме үсәргә мөмкин, болай да күккә җитте бит инде, диярсез. Белгечләр исә кирегә юл юк дигән фикердә. Ул арада Казан фатир бәясе иң кыйммәт булган өч шәһәрнең берсе санала. Торак базарын ни көтә? Бик кирәк булса да, фатир сатып алыр чакмы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Чапма, бәя!

Җәйге тынлыктан соң, августта илдә яңа йортлардагы фатирларга бәяләр 0,7 процентка арткан. Бу хакта ДОМ.РФ белгечләре хәбәр итте. Тик бу әле чик түгел ди алар: октябрьдә үк торак тагын 10–15 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Сәбәбе – Россия Үзәк банкы төп ставканы 28 июльдә – 18, ә 12 сентябрьдә 17 процентка кадәр төшергәннән соң, халык җыйган акчасын эшкә җигә башлаган.

– Август аенда ил күләмендә төзелештә өлешчә катнашу килешүләре буенча (ДДУ) 2,1 миллион квадрат метр яңа торак сатылган. Узган елның августы белән чагыштырганда 28 процентка күбрәк бу. Торак базары да җанланды: кредит оешмалары августта, июльгә караганда, 8 процентка күбрәк, ягъни 26 мең кредит биргән, – ди ДОМ.РФ белгечләре.

2025 елның августында Татарстанда 2,9 мең ипотека рәсмиләштергәннәр. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 11 процентка күбрәк.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, моңа артык аптырыйсы юк.

– Соңгы берничә елда илдә, дөньяда барган вакыйгаларга бәйле рәвештә без акчаны артык әрәм-шәрәм итмичә, саклап тотарга өйрәндек. Халык кулында акча бар. Шуңа күрә торак шартларын яхшырту турында хыялланучылар, гомумән, акчаны шул рәвешле инвестицияләргә теләүчеләр төп ставка төшкәнгә, тизрәк фатир сатып алып калырга ашыга. Белүемчә, торак базарында тәкъдим дә чикле. Ә соңгысы тиз генә яхшы якка үзгәрмәячәк. Чөнки бүген төзелеш оешмаларының хәле мактанырлык түгел, – ди ул.

Белгеч фикерен башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Альбина Сәгыйрова да куәтләде.

– Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел башыннан бирле төзелеш материалларына бәяләр уртача 10 процентка кадәр кыйммәтләнгән. Димәк, фатирларның үзкыйммәте арта. Шуңа күрә торакка бәя төшәчәк дип көтеп утырасы юк. Төзелеш оешмаларын акча-кредит сәясәтен катгыйландыру, сатып алучылар саны кимү дә кыен хәлдә калдырды. Бүген яңа фатирларның уртача мәйданы 36 квадрат метрга кадәр кимеде. Тик мондый куышлар төзеп кенә ерак китеп булмый, – ди ул.

Һәр икенче кешегә кирәк

Вазгыять икенчел торак базарында да катлаулы, ди риэлтор Айгөл Җәләева.

– Бу җәйдә иске йортлардагы фатирлар сатылмады диярлек. Мин мондый хәлнең булганын хәтерләмим. Коронавирус чорында да яхшырак саттык без, – ди ул.

Айгөл Җәләева сүзләренә караганда, торак базары августта җанлана башлаган. «Гадәттә көз көне сату-алулар саны арта, шул чор җиттеме, башкасымы, фатир бәяләре турында кызыксынып шалтыратучылар да, интернетта игъланнарны караучылар да сизелерлек артты. Моңа кадәр акчасын зур процентлар белән банкка салып куючылар да кертемнәрен кире ала башлагандыр, мөгаен», – ди риэлтор.

Аның әйтүенчә, фатир сатып алырга теләүче өч кешенең берсе кредит рәсмиләштерергә тели.

– Процент ставкасы югары икәне аңлашыла, әлбәттә. Бу кадәр зур суммадагы бурычны һәркем күтәрә алмый. Әмма 1–3 миллион сум кредит алып, икенчел торак базарыннан арзанрак фатир сайларга мөмкин. Бүген иске йорттан фатир сатып алу отышлырак. Чөнки беренчел торак белән икенчел торак арасындагы бәяләр ике тапкыр диярлек аерыла. Алга таба ни булыр икән дип көтеп утырудан да файда юк. Сез 200–300 мең сум акча җыйганчы, фатир бәяләре 1 миллион сумга кыйммәтләнеп куярга мөмкин. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: төп ставка 14 процентка кадәр төшсә (ел ахырында шулай булачак дип фаразлана. – Ред.), торак шартларын яхшыртырга теләүче бөтен кеше базарга ыргылачак. Бу исә үзеннән-үзе бәяләрнең 15–20 процентка кадәр кыйммәтләнүенә китерәчәк. Бүген һәр икенче кеше торак шартларын яхшыртырга тели, – ди Айгөл Җәләева.

Сан

«Домклик» мәгълүматларына караганда, Татарстанда август аенда яңа төзелгән йорттагы торакның бер квадрат метры 193,8 мең сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә Мәскәү (364,3 мең сум) һәм Санкт-Петербургны (252,6 мең сум) гына уздырган.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада ел башыннан бирле 2 миллион 848 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу – еллык планның 87 проценты. Кулланышка тапшырылган барлык торакның 2 миллион квадрат метр чамасы – шәхси торак төзелеше.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре